Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайтны Әхмәт Дусайлы эшләде

Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ- ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
А Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Төзүчедән

80 нче елларның уртасында җәмгыятьтә башланып киткән демократизация процессы Россиядәге рус булмаган халыкларның милли хәрәкәтенә киң юл ачты, 1991 нче елны Татарстан суверенитеты турында Декларация кабул итү милли мәдәниятне торгызу эшендә яңа этап булды; тел, әдәбият тарихы һәм татар халкының үзенең чын тарихы тирәнтен өйрәнелә башлады.

Татар галимнәре үз язмышлары һәм басма хезмәтләре очен борчылмыйча гына эшли башладылар; алар татар һәм гарәп мәдәнияте мөнәсәбәтләре тарихы, Ислам дине мәсьәләләре буенча китап-мәкаләләрен ачыктан-ачык мәйданга чыгара башладылар. Татар мәктәбен торгызу, яңарту һәм ана телендә укыту очен кызу эш башланды.

...Мең елга якын татарлар гарәп язуыннан файдаланалар, милли мәктәпләре җитәрлек күп була, XX йоз башында, башка халыклар белән чагыштырганда, Россиядә иң укымышлы халыкларның берсе була. Ләкин 20—30 нчы елларда милли мәдәният зур зыян күрә: халыкның теләге белән исәпләшмичә, ике мәртәбә алфавит алмаштырыла, өлкән буынны ана телендә надан калдыралар, яшь буынны элекке бай әдәби мирастан аералар, мәхрүм итәләр. Гасырга якын коммунистлар партиясе тарафыннан Ислам мәдәниятен эзәрлекләү нәтиҗәсендә милли традицияләргә сусаган халык, рухи таланганлыгын сизеп, озак еллар тыелып торган дини китапларга сузыла.

Лексикасыннан меңләгән гарәп сүзе һәм гыйбарәләре алып ташланган татар теленә бүген игътибар артты. Элекке вакытта «гарәп» дигәнне надан чиновниклар күрә алмаганнар: алар аны бай Ислам мәдәнияте татар теленә, халыкның культурасы үсешенә, китап, язу таралуына гаять көчле (һәм заманасына күрә прогрессив) йогынты ясаган, мәгърифәт китергән Ислам культурасы белән түгел, фәкать дини йолалар белән генә бәйләп аңлаганнар. Хәтта гарәп хәрефләрен мыскыл итеп «комган хәрефләре» дип йөрткәннәр. Мәгълүм ки, барлык телләрнең дә үсеш тарихы башка телләрдән сүзләр алу шикелле объектив күренеш белән нык бәйләнгән. Бу күренеш татар әдәби теле тарихына да карый. Башка телләрдән кергән күпсанлы алынмалар катламында гарәп һәм фарсы телләреннән алынганнары да шактый урын алып тора. Бу алынмаларның күп гасырларга сузылган тарихы бар. Аларның күбесе әдәби телдә генә түгел, бәлки халыкның гарәп-фарсыны үз сүзе итеп аңлаган (кабул иткән) сөйләм телендә дә киң кулланыла. Мисал очен, китап, дәфтәр, хат, мәктәп» иман, сабый, сабыр, вөҗдан, намус, каләм, сандык һәм меңләгән шуңа охшашлы көн дә кулланыла торган сүзләр татар сүзләре түгел дип, кем генә әйтә алыр икән?

XX йөзнең башына чаклы булган әдәби әсәрләр телендә (китап телендә) гарәп-фарсы сүзләре татар телендә җитешмәгән сүзләр өчен генә түгел, хәтта татар телен чүпли торган һәм аны аңларга кыенлаштырган, төп үз сүзләре урынына да кулланылган. Ләкин ХХ йөз башында алынмаларның артыграк өлеше саф татар сүзләре белән алмаштырылган. Калган алынмалар фән һәм әдәби телебезнең совет чоры үсеше башланганчы киң кулланышта булалар.

Соңгы ярты гасыр эчендә элек киң күләмдә кулланылган бу гарәп-фарсы сүзләренең күпчелеге татар теленең үз сүзләре, рус һәм интернаңиональ сүзләр белән алыштырылдылар. Татар теленә бик кирәкле булган меңләгән сүз һәм сүз тезмәләре алып ташланды. Әдәби телебезнең үсешендә мондый үзгәреш эзлеклелек принцибын жимерде, телне ярлыландырды, ул чор әдәбиятын укуда зур гына читенлек тудыру гына түгел, кешенең хәтта фикерләү сәләтенә дә тискәре йогынтысы булды шикелле.

Татар теленең югалткан сүз байлыгын, теле һәм әдәбиятының милли колориты белән бәйле аның синонимикасын, идиоматик тәгъбирләрен кире кайтару һәм торгызу өчен күп еллар тырышлык күрсәтергә кирәк булыр. Моның өчен халыкны фәнни һәм методик әдәбият белән, мәктәп дәреслекләре, сүзлекләр һәм белешмәләр белән тәэмин итәргә зарурдыр.

1965 нче елны бик зур кыенлыклар белән бастырылган «Гарәп-фарсы алынмалар сүзлеге» милли мәдәниятне советлаштыру процессында бай лексикасы таланган татар теле өчен сүз байлыгы хәзинәсе булды. Ул киң катлау укучылар, укытучылар, студентлар, тәрҗемәчеләргә, әдәбият һәм матбугат өлкәсендә эшләүчеләргә, фон әһелләренә югарыда әйтелгән читенлектән чыгуга ярдәм итүче белешмә-сүзлек итеп төзелде. Аннан файдаланучылар арасында рус телен татар теленә караганда яхшырак белүчеләр булуны искә алып, һәм иске әдәбиятны русчага торжемә итүчеләрнең хезмәтен жиңеләйтү нияте белән, сүзләрнең тәрҗемәсе татар һәм рус телләрендә бирелде.

Сүзләр XIII йөз шагыйре Кол Галидән башлап хәзерге чор шагыйрь әдипләренең әсәрләреннән, шулай ук төрле фәнгә караган дәреслекләрдән, элекке чор вакытлы матбугатыннан чүпләп тупланды.

Сүзлеккә, белешмә сүзлек булганга, сүз берәмлеге булган сүзләр генә түгел, әдәбиятыбызда очраган сүз тезмәләре, әйтем һәм мәкаль төсендәге катып калган гыйбарәләр до кертелде. Сүзләр сүз берәмлеге булган төп формаларында гына алынмады, бәлки әдәбиятта очраган грамматик формаларында да, артикль, бәйлек, зат кушымчалары һ. б белән бергә килгән хәлендә дә алынды. Мондый сүзләр, татарлар тарафыннан бер сүз итеп үзләштерелгәнлектән, күп очракта кушылып язылалар. Мәсәлән, би-эл-илтифат - билилтифат. Сүзлеккә сүзләр һәм сүз тезмәләре хәзерге татар алфавиты тәртибендә урнаштырылды. Ләкин шуның янында ук шул сүзнең гарәп хәрефләре белән дә (гарәп орфографиясе нигезендә) язылышы күрсәтелде.

Алынмаларга, сүзгә-сүз мәгънә бирү белән беррәттән, аңлатмалы сүзлекләрдәгечә, аңлатулар һәм, кирәк тапканда әдәбияттан алынган мисаллар да бирелде. Мисаллар сүзнең мәгънәсен аныклау өчен китерү белән бергә, әдәбиятта куллану барлыгын, сүзне бозып яки ясап кукллану барлыгын, бик борыннан кулланылуын, яки хәзерге чорда да кулланылуын һ. б. күрсәтүөчен дә китерелделәр; файдаланучыларның эшен жиңеләйтү өчен мисалларның күпчелеге соңгырак чор, XIX йөз азагы һәм XX йөз башы әдәбиятыннан алындылар.

Сүзлеккә кергән күплек санындагы сүзләр, сүзлектә берлек саны булса, тәрҗемә ителмәде, берлегенә юнәлтелде, берлеге сүзлектә булмаса, яки берлегендә булмаган өстәмә мәгънәсе булса, аларга тәрҗемә бирелде. Мәсәлән, мотәгалликат-ис.— 1) Мотәгалликъның күплеге. 2) Якыннар, кардәшләр. 3) грам. Җөмләнең иярчен кисәкләре; Лосус-ис. к. Караклар (берлеге сүзлектә юк).

Бер үк сүз мөзәккар (м. р.), мөәннәс (ж. р.) формасында килгәндә, мәгънәләрендә аерма булмаса, мөәннәсе тәрҗемә ителми, Мөзәккәренә юнәлтелә, мәсәлән, балига - кара: балигъ. Сүзләрнең русча мәгънәләре дә татарча мәгънәләреннән чыгып бирелде.

Мисаллар, татарча мәгънәгә иллюстрация булганлыктан, русчага тәрҗемә ителмәделәр, Төп сүзне иллюстрацияләүче сүз тезмәләре, идиомалар, лексик берәмлек булганлыктан, русчага тәрҗемә ителделәр, Мәсәлән, мн. от Кәбир. Гонахе- кәбаир—«грехи великие» дип торжемә ителде.

Татар теленә кергән һәм өлешчә фарсы алынмаларының грамматик үзенчәлекләре турында -сүзлеккә өстәмә итеп "Гареп теле грамматикасы белешмәсе" бирелде.

Сүзлеккә материал җыю 1940 нчы елларда башланып, таррак күләмдә 1946, елда ук тәмам була язса да, төрле сәбәпләр аркасында (төзүчеләрнең берсе шул вакытларда ук мәрхүм булды, икенчесе милләтчелектә гаепләнеп кулга алынды) сүзлекне матбугатка чыгару мөмкин булмады. Эш тик 1956 нчы елда гына башланды, һәм СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалының тел, әдәбият һәм тарих институтының Гыйльми советы ярдәмендә дәвам иттерелде. Ләкин аны тәмамлауга һәм рәсми шәхесләрнең шундый сүзлекне чыгару идеясенә каршылыгын җиңеп, гарәп хәрефләрен эзләп табуга (Мәскәүдә генә табылдылар), сүзлекне бастырып чыгаруга күп вакыт сарыф ителде, 30 елга якын элек чыккан сүзлек хәзер сирәк табыла торган китапка әверелде.

Сүзлекне төзегәндә фәнни һәм әдәби әсәрләрдән тыш, төзүчеләр беренче басмада исемләп күрсәтелгән элек төзелгән сүзлекләрдән дә файдаландылар. Автор Сүзлекнең икенче басмасын иткән өчен Диләрә Шакировага һәм китапны мәйданга чыгарышучы Винерулла Якуповка үзенең рәхмәтен белдерә.

Сүзлекнең яңа басмасы галимнәргә халыкның бай тарихын һәм мәдәни мирасын иске чыганаклардан өйрәнергә, борынгы татар һәм гарәп телләре белән кызыксынучыларга ярдәмлек булыр дип ышанасы килә.

Мирза МӘХМҮТОВ.

 


А Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ