Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Әб Әв Әг Әд Әз Әй Әк Әл Әм Ән Әр Әс Әт Әф Әх Әш Әя Әү Әҗ Әһ Ө Җ Һ

Әҗаниб Әжнәби-нең к.

мн. от әҗнәби.


Әҗвибә Җаваб-ның к.

мн. от жаваб.


Әҗвәф с. 1) Эче буш, буш эчле. 2) грам. Буш фигыль (тамырында икенче хәрефе „у" яки "яй" булган фигыль). 3) күч. Буш башлы, белемсез, надан; ахмак кеше.

прил. 1) Пустой, полый. 2) Пустой глагол. 3) перен. Пустой, тупой, невежественный; глупый.


Әҗдад Җәд-нең к.

мн. от җәд.


Әҗер* ис. 1) Бер эш өчен бирелгән нәрсә. 2) дини Савап. Унөч яшьлек кызга тисяң, хаҗның әҗере җуела. (Г. Тук.)

сущ. 1) Награда, вознаграждение, плата. 2) рел. Благодеяние.


Әҗза ис. 1) Җөзэ-нең к. Бу үләннең һәр әҗзасы дарудыр. (К. Нас.) 2) Дарулар, медикаментлар.

сущ. 1) мн. от җөзэ. 2) Медикаменты, лекарства.


Әҗзаи мапя — су элементы.

Элемент воды.


Әҗзаи төрабия — җир, туфрак элементы. Алтынның әҗзаи мапясенең, әҗзаи төрабиясенә шиддәт ихтилатына бинаэн әҗзасын тәфрикъ итмәккә утның кувате җитмәс. (К. Нас.)

Элемент почвы.


Әҗзаханә ис. Аптека.

сущ. Аптека.


Әҗиннә Җәнин-нең к.

мн. от җәнин.


Әҗир ис. Көнлекче, көнлек эштә эшләүче. 2) Хезмәтче.

сущ. 1) Подёнщик. 2) Слуга.


Әҗляф ис. к. Ахмаклар, тупаслар, түбәннәр, әшәкеләр.

сущ. мн. Грубые, неотёсанные; невежственные; невоспитанные (люди).


Әҗмәгыйн ис. к. Барысы бергә, барысы да, һәммәсе.

сущ. мн. Все.


Әҗмәл с. Бик матур, бик күркәм, матуррак, күркәмрәк, гүзәлрәк.

пр. ст. от җәмил — красивый, прекрасный.


Әҗнас Җенес-нең к.

мн. от җенес.


Әҗнихә Җәнах-ның к.

мн. от җәнах.


Әҗнәби с. 1) Чит кеше, ят кеше, башка җенес кешесе. 2) Чит ил кешесе.

прил. 1) Чужеземец, иностранец. 2) Чужой, посторонний.


Әҗнәбиять ис. Чит илнеке булучылык, башка җенес кешесе булучылык.

сущ. Относящийся к чужеземному, иностранному.


Әҗрам ис. 1) Җансыз җисемнәр. 2) Күк җисемнәре (ай, кояш, йолдызлар). Шул мәләкләрнең күзләрен йолдыз дибез, белмәенчә сез шуны. әҗрам дисез. (Ш. Баб.)

сущ. 1) Неорганические тела. 2) Небесные тела.


Әҗраме голүвия, әҗраме сәмавия гыйб. Күк йөзендәге барлык җисемнәр (ай, кояш, йолдыз) һ. б.

фр. Небесные тела.


Әҗсад Җәсәд-нең к.

мн. от җәсәд.


Әҗсам Җисем-нең к.

мн. от җисем.


Әҗфан Җәфен-нең к.

мн. от җәфен.


Әҗәл* ис. Үлем, үлем вакыты. Дәрдемә дәрман бәнем вар: я әҗәлдер, я васаль. (Г. Тук.)

сущ. Смерть, кончина.


Әҗәлл с. Иң югары, иң югары дәрәҗәле; иң кадерле, хөрмәтле.

пр. ст. от җәлил — 1) Большой. 2) Великий, славный, великолепный, важный. 3) Знатный, почтенный, уважаемый.


Әҗһәл с. Иң надан, иң белемсез, бик надан.

пр. ст. от җаһил — невежда, неграмотный.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Т Ф Х Ш Я Әб Әв Әг Әд Әз Әй Әк Әл Әм Ән Әр Әс Әт Әф Әх Әш Әя Әү =>Әҗ<= Әһ Ө Җ Һ