Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Әб Әв Әг Әд Әз Әй Әк Әл Әм Ән Әр Әс Әт Әф Әх Әш Әя Әү Әҗ Әһ Ө Җ Һ

Әразил ис. к. Бик түбәннәр, бик хурлар.

сущ. мн. Низкие, подлые.


Әразый Әрыз-ның к.

мн. от әрыз.


Әрбаб Раббе-нең к. Морадымдыр димәктән "дин" — бу диннең җөмлә әрбабы. (Г. Тук.)

мн. от раббе.


Әрбабе каләм — каләм әһелләре, язучылар.

Владельцы пера, т. е. писатели.


Әрбәга сан Дүрт.

ч. Четыре.


Әрбәга гашәр сан Ундүрт.

ч. Четырнадцать.


Әрбәгыйн, әрбәгун сан Кырык.

ч. Сорок.


Әрбәгы кара: әрбәга.

см. Әрбәга.


Әрвах* кара: Рух-ның к. Яңрап чыккан ямьле тавыш коча, коча, баш өстендә әрвах оча ничә, ничә. (Ш. Баб.)

мн. от рух.


Әргуан ф. ис. 1) Иуда агачы. 2) Кара-кызыл төс. 3) Кызыл аракы. 4) Бер төрле чәчәк исеме. Көләр чәһрәң чәчәк тик әргуанга. (Хорәз.)

п. сущ. 1) Иудино дерево. 2) Багровый цвет. 3) Красное вино. 4) Название цветка.


Әрзак Ризык-ның к.

мн. от ризык.


Әрзани ф. Арзан, очсыз.

п. Дешёвый, недорогой.


Әрзый с. Жир(гә караган), җир(гә бәйләнешле), жирнеке.

прил. 1) Земельный, аграрный. 2) Земной.


Әрзәл с. Бик түбән, бик хур. Сиксән яшендәге кешене әрзәл гомердә диерләр. (К. Нас.)

пр. ст. от рәзил — низкий, подлый.


Әркам Рәкым-ның к.

мн. от рәкым.


Әркян Рөкен-нең к. Йиде әркяным, йиде арысланым икәндер белмәдем. (Һ. Сал.)

мн. от рөкен.


Әркъ ис. Йокысызлык, йоклый алмау (авыру).

сущ. Бессонница.


Әрман ф. ис. 1) Теләк, омтылыш. 2) Үкенү, көенеч, сагыш. 3) Үтәлми торган теләк, татлы хыял. Минем һам калмасын күңлемдә әрман (Сәйяди).

п. сущ. 1) Желание, стремление, чаяние. 2) Печаль, сожаленне, раскаянне 3) Неисполненное желание. заветная мечта, грёза.


Әрмәган ф. ис. Бүләк.

п. сущ. Дар, подлрок.


Әрнәб ф. ис. Куян.

п. сущ. Заяц.


Әрсад Рәсад-ның к.

мн. от рәсад.


Әрфәгъ с. 1) Бик югары, бик биек. 2) Бик бөек. 3) Бик вак.

пр. ст. от рәфигъ - 1) Высокий. 2) Знатный 3) Мелкий.


Әрхам Рөхем-нең к.

мн. от рөхем.


Әрхәм с. Бик рәхимле, бик мәрхәмәтле.

пр. ст. от рәхим - милосердный.


Әршәд с. Бик турылыклы, иң туры юлга керүче.

пр. ст. от рәшид — 1) Правильный. 2) Благоразумный.


Әршәкъ с. Гүзәлрәк, төзегрәк, нәфисрәк. Шигырьнең ләфзы вәзеннән әршәкъдер. (К. Нас.)

пр. ст. прил. Изящный, стройный, грациозный.


Әрыз ис. Җир. Калыр манса бәнем әрзы сөрүрем. (Г. Тук.) Көррәи әрыз — җир шары.

сущ. Земля.


Әрҗемәнд ф. с. Хөрмәтле, кадерле. Алар фәрзәнд әрҗемәндләрен күреп, шатлыклар кылып шәһәрне... багладылар (Мажмәгыл хикәять).

п. прил. Благородный. отличный, превосходный, драгоценный.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Т Ф Х Ш Я Әб Әв Әг Әд Әз Әй Әк Әл Әм Ән =>Әр<= Әс Әт Әф Әх Әш Әя Әү Әҗ Әһ Ө Җ Һ