Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Әб Әв Әг Әд Әз Әй Әк Әл Әм Ән Әр Әс Әт Әф Әх Әш Әя Әү Әҗ Әһ Ө Җ Һ

Әсабигъ ис. к. Бармаклар.

сущ. мн. Пальцы.


Әсагыйр Сагыйрь-нең к.

мн. от сагыйрь.


Әсаит ис. к. Начарлык эшләү, әшәкелек итү. Берәү үзенең әсаитенә разый булса, ул үзенең аслы начарлыкка гуаһ бирде. (К. Нас.)

сущ. мн. 1) Причинение зла. 2) Оскорбление, обида.


Әсаләт ис. 1) Асыллык, затлылык, ак сөяклек. 2) Ныклык, нигезлелек.

сущ. 1) Благородство. 2) Прочность, твёрдость, постоянство.


Әсами Исем-нең к.

мн. от исем.


Әсами көтеб ст. Китаплар исемлеге, каталог.

сс. Список книг, каталог.


Әсам с. Чукрак, саңгырау.

прил. Глухой.


Әсанид Испад-ның к.

мн. от иснад.


Әсарәт ис. Әсирлек, тоткынлык; коллык.

сущ. Плен, пленевие; рабство, неволя.


Әсас ис. Нигез, төп, фундамент; база. Ниләем аслым, әсасем дәрдә итмем ибтина. Та әзәлдән дәрде шәүка мебтәнаем, ниләем. (Г. Тук.)

сущ. Основа, фундамент; принцип; база, базис.


Әсаселбәйт гыйб. Өй җиһазлары, мебель.

фр. Мебель, домашняя обстановка.


Әсаси с. Төп(кә), ннгез(гә бәйләнешле).

прил. Основной, базовый; фундаментальный.


Әсасия кара: әсаси.

см. Әсаси.


Әсасән р. Нигез буларак, нигездә, төптә.

н. В основе, в принципе.


Әсатиз Остаз-ның к.

мн. от остаз.


Әсатиз ис. к. Баганалар, терәкләр, колонналар.

сущ. мн. Столбы, колонны, опоры.


Әсатыйр ис. к. Борынгылар турында булган мифик әкиятләр, мәсәлләр, легендалар.

сущ. мн. Легенды, мифы, предання, басни.


Әсатыйр ирания ис. к. — иран телендә язылган мифик әкиятләр.

Иранские мифы.


Әсатыйри c. Мифлар(га бәйләнешле), мифик.

прил. Мифический, сказочный, легендарный.


Әсафил c. Бик түбәннәр, бик начарлар, бик пәсләр, иң түбән, иң начар эшләр белән шөгыльләнүчеләр.

мн. пр. ст. от әсфәл—самый низкий, нижабший, самый подлый.


Әсах c. 1) Дөресрәк, турырак, яң дөрес. 2) Ин сәламәт.

пр. ст. от сәхих — 1) Верный, правильный, точный. 2) Здоровый.


Әсбаб* иc. 1) Сәбәб-нен к. 2) Кирәк-яраклар, җиһазлар. Әшья вә әсбабларны номер мосафирханәдә калдырып... (3. Биг.)

сущ. 1) мн. от сәбәб. 2) Предметы, вещи, принадлежности, пособия.


Әсбабе хәрб ст. Сугыш кирәк-яраклары.

сс. Доспехи, снаряжение.


Әсбәкъ с. Моннан элегрәк, элеккерәк булган.

пр. ст. от сабикъ - предпоследний; прежний.


Әсваб I ис. к. Кием-салымнар. У мәгъюбдән алыб әсман вә әсваб. (Һ. Сал.)

сущ. мн. Одежда.


Әсваб II ис. к. Иң дөрес, иң тусысы, бик туры.

пр. ст. прил. Саный правильный, верный.


Әсвак ис. к. Базарлар.

сущ. мн. Базары, рынки.


Әсвар ис. к. Шәһәр тирәли балчыктан өелгән стеналар, валлар.

сущ. мн. Стены, ограды; крепостные валы.


Әсват Саут-ның к.

мн. от саут.


Әсвәд с. Кара (төс).

прил. Чёрный.


Әсгаб с. Читенрәк, кыенрак, иң читен, иң кыен; ин авыр.

пр. ст. от сәгыб — грудный; тяжёлый.


Әсгад с. Бик бәхетле, бәхетлерәк.

пр. ст. от сәгыйд—счастливый.


Әсгар с. Бик кечкенә, иң кечкенә, иң бәләкәй.

пр. ст. от сагыйрь — маленький.


Әсим с. 1. Гаепле, гөнаһлы. 2. Начар эшләр (гөнаһлы эшләр) эшләүче; җинаятьче.

прил. 1. Грешный, виновный; преступный. 2. Грешник; преступник.


Әсир I* ис. 1) Сугышта дошман кулына төшкән кеше. 2) Кол, тоткын. Бу соңгы елларда дөнья аны әсир әйләмеш иде. (3. Һад.)

суш. 1) Пленный. 2) Раб, невольник.


Әсир II ис. 1. Сайланган. 2. Эфир.

суш. 1. Предпочитаемый, избранный. 2. Эфир.


Әсиранә гф. р. Тоткыннарча, колларча

ар.-п. н. По-невольничьи, по-рабски.


Әскал I с. Авыррак, бик авыр.

пр. ст. от сәкыйль — тяжёлый.


Әскал II ис. к. Авыр әйберләр; йөк, багаж.

сущ. мн. Тяжёлые вещи; поклажа, багаж.


Әскам ис. к. Авырулар, чирләр.

сущ. мн. от сәкам — болезнь.


Әслах с. Яхшырак. Һәр җәһәттән сәрпа әслах булган нәрсәләргә иршаддан гыйбарәттер. (К. Нас.)

пр. ст. от салих — хороший, добрый.


Әсляф Сәләф-нең к. Сәнең бу вардыгың юл раһе әсляф. (Г. Тук.)

мн. от сәләф.


Әслихә Силах-ның к.

мн. от силах.


Әсләм с. Иң таза, тазарак; иң дөрес, иң туры; саурак, сәламәтрәк.

пр. ст. от сәлим — здоровый, крепкий; правильный.


Әсма I Исем-нең к.

мн. от исем.


Әсма II с. Бик югары, бик күтәренке.

пр. ст. от сами — 1) Высокий, возвышенный. 2) Верховный, высочайший.


Әсмакь Сәмәк-нең к.

мн. от сәмәк.


Әсман I ф. ис. Күк, күк йөзе. Яңрый башлый монда әсманнан мәхәббәт җырлары. (Ш. Баб.)

п. сущ. Небо.


Әсман II Сәмән-нең к. У мәгъюбдән алар әсман вә әсваб. (Һ. Сал.)

мн. от сәмән.


Әсмар Сәмәрә-нең к. Кереп гөлзарыца, бән дә тәнавел иттем әсмарың. (Г. Тук.)

мн. от сәмәрә.


Әсмәр с. Кара кучкыл, кызгылт-көрән. Аларныц әсмәр төсе, кара күзләре Халит бине Вәлитне искә төшерә (Г. Газиз).

прил. Смуглый, коричневый.


Әсна ис. к. Ара, вакыт, момент. чак. 530 нчы еллар әснасында зоһур итмеш. (К. Нас.)

сущ. мн. Промежуток времени, время, момент.


Әснам Санәм-нең к. Илаһ урынында тотканнар агач, таш төрле әснамны. (Г. Тук.)

мн. от санәм.


Әснан ис. Син II-нең к.

мн. от син II.


Әснане мөсалләхә — казык тешләр.

Клыки.


Әснанә дахил улан —яше кергән, ягъни гаскәри хезмәткә барырга яше җиткән.

Достигший призывного возраста.


Әснаф Сыйныф-ның к.

мн. от сыйныф.


Әсрар Сир-нең к. Әсрарларына мөтталигъ улды. (3. Биг.)

мн. от сир (сер).


Әсраре хәфийя ст. Яшерен серләр. Менә хәзер вакыт җитә инде бөтен әсраре хәфийяне ачарга (Г. Газиз).

сс. Тайные замыслы.


Әсрар әнгиз ф. гыйб. Яшерен (серле) уйлар уятучы, серләр уята торган. Әллә аларның әсрар әнгиз шыкырдавы бер-бер нәрсә сөйлиме (Г. Газиз).

п. фр. Возбуждающий таинственность.


Әссәламе галәйкем гыйб. Сезгә тынычлык булсын! (Исәнләшү гыйбарәсе.) Әссәламе галәйкем асыл затка, мәйданнан узып килгән аргамакка. (Ак.)

фр. „Да будет мир над вами!" — формула приветствия — здравствуите!


Әстәгъфируллаһ гыйб. дини Әстәгьфирулла („Алланың кичерүен эстим"). Тфү, әстэгъфирулла.! Бәбекәем Хәбибулла... Печән бирде Ходай юлда. (Г. Аф.)

фр.рел. „Прости господи!" —употребляется для выражения чувства недоумения, растерянности, недовольства.


Әстар I Сәтер-нең к.

мн. от сәтер.


Әстар II Сотыр-ның к.

мн. от сотыр.


Әсфар с. Сары (төс).

прил. Жёлтый.


Әсфәл с. Бик түбән, бик начар, бик пәс. Хәрислек гаять әсфәлдер, сәфилдер. (Г. Тук.).

пр. ст. прил. Самый низкий, нижайший, самый подлый.


Әсфәлессафилин гыйб. 1) Түбәннәрдән түбән. 2) Җәһәннәм. Бу ни гаҗәп, ашыгып ибне авыйны әсфәлессафилингэ ташладың. (Г. Фәез.)

фр. 1) Низший из низших. 2) Ад.


Әсхаб Сахиб-нең һәм сәхабә-нең к.

мн. от сахиб п сәхабә.


Әсхабе кәһәф гыйб.1) Бер әкиятнең берничә йөз ел тау тишегендә йоклаган 7 кеше йәм бер эттән гыйбарәт геройлары. 2) Мәгарә (тау тишеге) хуҗалары.

1) Семь человек и одна собака, пробывшие несколько лет в пещере — герой одной сказки. 2) Пешерные жители.


Әсхар Сәхәр-нең к.

мн. от сәхәр.


Әсхия Сәхи-нең к.

мн. от сәхи.


Әсәд ис. 1) Арслан. Аны мәдех вә сәнамез та әбәддер, каләм гүя аны мәдхә әсәддер. (Г. Тук.) 2) Июль ае.

сущ. 1) Лев. 2) Июль (по иранскому календарю).


Әсәр* ис. 1) Эз, билге, галәмәт. 2) Булып үткәннәрнең, калдыгы, эзе; тарихи истәлек. 3) Йогынты, тәэсир. Дәрьядан әсәр иткән һава белән июньнең һавасы җиңеләер. (К. Нас.) 4) Әсәр (китап).

сущ. 1) След, остаток, знак. 2) Памятник древности.З) Влияние. 4) Нпечатление, эффект. 5) Произведение (литературное, научное).


Әсәф ис. Күңелдән ачыну; көенү, кайгы, хәсрәт. Ва әсәф, ачлык вә коллыктан бүтән һич нәрсә юк. (Г. Тук.)

сущ. Сожаление; горечь, печаль.


Әсһәл с. Бик җиңел, ин уңайлы; җиңелрәк.

пр. ст. от сәһел — лёгкий, удобный.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Т Ф Х Ш Я Әб Әв Әг Әд Әз Әй Әк Әл Әм Ән Әр =>Әс<= Әт Әф Әх Әш Әя Әү Әҗ Әһ Ө Җ Һ