Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
А Бa Би Бо Бр Бу Бү Бы Бә Бө В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Б - Татар һәм гарәп әлифбасында икенче хәреф булып, "ба" исеме белән йөртелә. Әбҗәд хисабында 2 санында йөри.

Вторая буква татарского и арабского алфавита. Цифровое значение 2.


Ба ф. бәйл. 1) Белән: батәртиб - тәртип белән. 2) Чы-че, лы-ле кушымчалары яки бар сүзе белән бирелә: бахәбәр. - белеп торучы, хәбәре бар (кеше); бафәһем - аңлы, зирәк, фәһеме бар.

п. пред. 1) Обозначает орудийность (если стоит при имени, выражающем предмет неодушевленный): бакаләм - пером. 2) Передает значение русского предлога с. Бафәһем - с понятием, т.е. понятливый.


Баб ис. 1) Ишек, капка. 2) Бүлек, бүлекчә, параграф; төр. 3) грам. Фигыль юнәлеше: үтем бабы, калым бабы. 4) Тема. Ачылды язар өчен безгә баблар. (М.Гаф.) 5) Мәсәлә. Мин булам шул вакыт бу бабта мәҗнүннән тиле (М.Гаф.)

сущ. 1) Дверь, вход. 2) Глава, раздел, отдел, параграф; разновидность, род, вид. 3) грам. Глагольная форма, порода (в татарском - залог). 4) Тема. 5) Вопрос, смысл.


Бабелмәмат из. Үлем ишеге. Капаттык (бикләдек) имди без бабелмәмати. (Г.Тук.)

из. Врата смерти.


Бабелмәндәб из. Кызыл диңгезнең көньяк бугазы ("Елау капкасы" дигән сүз).

из. Пролив Баб-эль-Мандеб в Красном море. букв. "Врата слёз".


Бабунәҗ ис. Ак чәчәк, пәйгамбәр чәчәге.

сущ. Ромашка.


Бавәр ф. ис. Ышану, ышаныч. Сәңа булдым ушал бәхер эчрә бавәр. (Сайяди).

п. сущ. Вера, доверие.


Баг ф. ис. Бакча.

п. сущ. Сад.


Багбан ф. ис. Бакчачы.

п. сущ. Садовник.


Багбостан ф. ис. 1) Җимеш бакчасы. 2) Яшелчә бакчасы.

п. сущ. 1) Фруктовый сад. 2) Огород.


Багстан ф. ис. Бакча урыны, бакчалык җир.

п. сущ. Место, изобилующее садами, сады.


Багчәван ф. ис. кара: багбан.

п. сущ. см. Багбан.


Багый сф. 1) Җәберләүче, хаксызлык итүче, изүче. Кем ул Аксак Тимер багый (Г.Чок.) 2) Чиктән чыгучы.

пр.д. 1) Притесняющий, совершающий несправедливость. 2) Притеснитель, тиран. 3) Превышающий (власть).


Багыйс сф. 1) Сәбәп, сылтау. 2) Сәбәпче, кузгатучы. Хатын-кызларның болай качмый йөрүләре менә ничек бәгыйсе фетнә була. (Ф.Әмир.)

пр.д. Причина, мотив, побуждение.


Бад ф. ис. 1) Җил. Сулыйсы килә идебади сәмум. (К.Нас.) 2) Булсын! Нәүруз мөбарәк бад! (Нәүруз бәете).

п. сущ. 1) Ветер, дуновение. 2) Пусть будет.


Бадам ф. ис. Бадам, миндаль.

п. сущ. Миндаль.


Бади I cф. 1) Башлап җибәрүче; баш, әүвәл. 2) Сәбәп, сәбәп булучы. 3) Тышкы як.

пр. д. 1) Начинающий; зачинщик, начало. 2) Повод, причина. 3) Внешняя сторона.


Бади II ф. с. Җилле, җилгә каршы.

п. прил. Ветряный.


Бадинҗан ф. ис. Баклажан.

п. сущ. Баклажан.


Бадирә сф. 1) Билгеле, булу билгесе. 2) Уйламаганда, кинәт булган вакыйга. 3) Уйламастан әйтелгән сүз. 4) Беренче адым, башлау.

пр. д. 1) Признак, предтеча, предвестник. 2) Анезапность, неожиданный случай. 3) Невзначай сказанное слово. 4) Первый шаг.


Бадия ис. 1) Кыр, дала, япан. Дөньяны куып, залаләт бадиясендә йөгерәсең. (Г.Фәез.) 2) Күчмә халык.

сущ. 1) Пустыня, степь. 2) Кочевники.


Бадә ф. ис. Шәрап, хәмер, эчемлек.

п. сущ. Вино, напиток. Чистое вино.


Бадәи наб - саф шәрап. Кил, әй сакый, килгел, бадәи наб. (Хорәз.)

Чистое вино.


Баз ф. с. 1) Ачык, ялан. Сәрбаз - ялан баш. 2) Уйнаучы Комарбаз - отыш уены уйнаучы. 3) Янә, тагы. 4) Карчыга, лачын.

п. прил. 1) Открытый, голый. Сәрбаз - с непокрытой головой. 2) Игрок. Комарбаз - играющий в азартные игры. 3) Опять, еще. 4) Сокол, ястреб.


Базаркян ф. с. Алыш-биреш итүче, сатучы, сәүдәгәр.

п. сущ. Купец, торговец.


Баигъ сф. Сатучы.

пр. д. Продавец.


Баин сф. 1) Ачык, күренеп тора торган. 2) Бөтенләй (хатын аеру турында). Талакы баин - яңадан кушылмаслык итеп хатын аеру.

пр. д. 1) Ясный, очевидный. 2) Окончательный (о разводе).


Байтар ис. Хайваннар табибы, ветеринар.

сущ. Ветеринар.


Бакирә сф. Гыйффәтле кыз, кыз кеше.

пр. д. Девушка, девстенница.


Бакый сф. 1) Калучы, калдык. 2) Мәңге яшәүче, мәңгелек. Намнары бакый улды та кыямәт тидия. (Г.Тук.)

пр. д. 1) Осташийся, 2) Вечный.


Балига сф. Балигъ-нең мнс. Балига булганнан соң теләгән адәменә бара белер. (З.Һад.)

жен. От балигъ.


Балигъ* сф. 1) Үсеп җиткән. Балигъ булган балаларны булмас алдап. (М.Гаф.) 2) Ирешүче, җитешүче, ирешкән, җитешкән. 3) Кимчелексез, тулы.

пр. д. 1) Взрослый, достигший совершеннолетия, совершеннолетний. 2) Достигающий, достигший. 3) Совершенный, полноценный.


Балин ф. ис. Мендәр, күпчек.

п. сущ. Подушка, изголовье.


Баль ис. 1) Уй. 2) Күңел, хәтер. 3) Йөрәк.

п. сущ. 1) Ум. 2) Память. 3) Сердце.


Бани сф. Бина төзүче, нигез салучы, төзүче.

пр. д. Строитель, коструктор.


Бану ф. ис. Бикә, ханым, кәләш.

п. сущ. Госпожа, дама; невеста.


Бари сф. Юктан бар итүче, яратучы, Алла.

пр. д. Творец, создатель, Бог.


Барид сф. Суык, салкын. Мулла Галимҗан барид шул, җанга бик салкын бата. (Ш.Баб.)

пр. д. Прохладный, холодный.


Барика ис. 1) Елдырым; яшен ялтыравы. 2) Яшен.

сущ. 1) Отблеск молнии; проблеск. 2) Молния.


Барикъ сф. Ялтыраучы, җемелдәүче, яктылык бирүче.

пр. д. Блестящий, сверкающий, сияющий.


Баруд ис. Дары.

сущ. Порох.


Баруди с. Дары-(га караган).

прил. Пороховой.


Барәкәаллаһ гыйб. 1) дини Алла мөбарәк кылсын. 2) Бик шәп, яхшы, егет! Һай, барәкәаллаһ, бик яхшы булган. (К.Нас.)

фр. 1) рел. Да благословит Аллах! 2) Здорово, хорошо, молодец!


Батыйль сф. 1) Бозык; дөрес түгел, чын түгел; яраксызга, ялганга чыгарылган. Надан сиңа зарарга вә батыйльлеккә киңәш бирер. (К.Нас.) 2) Буш, файдасыз.

пр. д. 1) Ложный, неверный, несостоятельный, недействительный. 2) Тщетный, напрасный; ничего не стоящий, бесполезный.


Батыйн сф. 1) Эчке. 2) Яшерен. 2. Эч, эчке як. Җәмигъ дусларымның заһиры хуш, вәләкин, мәгълүмдер, батыйны буш. (Ут.Им.)

прил. 1) Внутренний. 2) Сокровенный. 2. Внутренность.


Батыйни с. 1) Эчке, эчтәге. 2) Күңелдәге. 3) Серле, яшерен.

прил. 1) Внутренний. 2) Сокровенный. 3) Скрытый, тайный.


Батыйнән р. 1) Эчтән. 2) Яшертен.

н. 1) Внутренне. 2) Скрытно, тайно.


Батыйнән вә заһирән гыйб. Эчтән дә, тыштан да. Зайирән дус булса да, батыйнән дошман иде. (З.Биг.)

фр. Тайно и явно.


Баттәртиб гф. р. Тәртип белән, тәртибе буенча, тәртипле.

ар.-п. По порядку, в полном порядке.


Бахис сф. Бәхәс иткән, берәр нәрсә турындагы мәгълүматны эченә алган.

пр. д. Содержащий сведения, повествующий о чем-либо.


Бахосус гф. р. 1) Бигрәк тә. 2) Атап, махсус, төбәп.

ар.-п. н. 1) Особенно, в особенности. 2) Нарочно, специально.


Бахур ис. Җәйге челлә.

сущ. Самые жаркие дни лета.


Бахәбәр гф. с. Белеп торучы, хәбәрдар, белеме бар. Хикмәте хөкме кадәрдән бахәбәр бусаң әгәр. (Дәрд.)

ар.-п. прил. Осведомленный, сведущий.


Баҗ ф. ис. 1) Пошлина. 2) Салым, ясак.

п. сущ. 1) Пошлина. 2) Дань, налог.


Баһадир* ф. ис. Батыр, көчле кеше.

п. сущ. Боготырь, герой.


Баһадиранә ф. р. Батырларча, батырлардай, каһарманнарча, егетләрчә.

п. н. Смело, по-богатырски; геройски.


Баһир сф. 1) Ачык, анык. 2) Матур, гүзәл. Гаһедкә вафадар - бер нуры баһидыр диде. (К.Нас.)

пр. д. 1) Ясный, очевидный. 2) Прекрасный, превосходный.

 


Өскә
А =>Бa<= Би Бо Бр Бу Бү Бы Бә Бө В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ