Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
А Б В Габ Гав Гад Газ Гаи Гак Гал Гам Ган Гар Гас Гат Гау Гаф Гаш Ги Го Гр Гу Гы Гя Гә Гө Гү Ги Го Гр Гу Гы Гя Гә Гө Гү Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Гаиб сф. Күз алдыннан югалучы; күз алдында булмаучы, күз арты. 2) Юкка чыккан, күздән югалган. Кичә сыгып киткән Шәех шул көе гаиб булды. (М.Гаф.)

пр. д. 1) Отсутствующий. 2) Скрытый, невидимый; исчезнувший, скрывшийся.


Гаибанә гф. р. Күрмичә, күз артында торып, читтән торып, үзе юкта.

ар.-п. н. Заглазно, заочно, в отсутствие.


Гаид сф. 1) Берәр нәрсәгә кайтучы, кайткан. Сөйләячәгем - унҗиде яшь тулып яңа унсигезгә чыккан заманыма гаид. (М.Гаф.) 2) ...-га караучы, ...-га караган, ...-га бәйләнешле, ...-га бәйләнеше булган.

пр. д. 1) Восходящий (к чему-либо). 2) Имеющий отношение к чему либо.


Гаидә ис. 1) Берәр нәрсәгә бәйле керем, хезмәт куймыйча килә торган табыш. 2) Файда.

сущ. 1) Поступление (извне), прибыль, доход, рента. 2) Польза, выгода.


Гаикъ сф. 1) Кичектерүче, тоткарлык ясаучы. 2) Киртә, тоткарлык.

пр. 1) Припятствующий. 2) Преграда, помеха, замедление.


Гаика ис. Берәр эшнең кичегүенә сәбәп булган нәрсә.

сущ. Преграда, помеха; задержка, замедление.


Гаилә* I ис. Өй җәмәгате, гаилә.

сущ. Семья, семейство, фамилия.


Гаилә II ис. 1) Бәла, борчу. 2) Авыр эш, читен нәрсә.

сущ. 1) Зло, несчастие; бедствие, беда, затруднение. 2) Трудный, сложный вопрос.


Гайб I м. I 1) Күз алдында булмау, гаип булу. 2) Билгесез әйбер, көтелмәгән нәрсә, уйланмаган әйбер; сер.

м. I 1) Отсутствие. 2) Все невидимое, сокровенное; неожиданное; тайна.


Гайб II м. I 1) Кимчелек, җитешсезлек, гаеп. 2) Яманлау.

м. I 1) Недостаток, порок. 2) Порицание.


Гайбәт* ис. Берәүнең артында гаепләрен сөйләү, яманлау; гайбәт.

сущ. Сплетня, хула; дурная молва, худая слава.


Гайбүбәт ис. Күз алдында булмау, югалу, юкка чыгу. Кальбемә гайбүбәтең таглар кадәр вирде кәдер. (Г.Тук.)

сущ. Отсутствие, исчезновение.


Гайд ис. 1) Бәйрәм. 2) дини Гает.

сущ. 1) Праздник. 2) рел. Праздник гает (в конце месяца рамадана и в день Курбан байрам).


Гайде фитыр - Ураза гаете.

Праздник разговения.


Гайде әзхия - Корбан гаете.

Праздник жертвоприношения.


Гайз м. I Ачу, орышу, ачулану.

м. I Гнев, раздражение, ярость.


Гайн I ис. "гайн" хәрефе исеме.

сущ. Название буквы "айн".


Гайн II ис. 1. 1) Күз. 2) Чишмә, болак. 3) Дәүләтнең күренекле кешесе. 4) "Гайн" хәрефе исеме. 2. 1) Үзе; нәкъ үзе, тач үзе, бөтенләй үзе кебек. 2) Бөтенләй, тулысынча. Сыйххәткә гайне зарардыр. (К.Нас.)

сущ. 1. 1) Глаз. 2) Источник (воды). 3) Видный деятель государства. 4) Название буквы "айн". 2. 1) Тот же самый, он сам. 2) Совсем, полностью.


Гайнелякыйн из. 1. Ачыктан-ачык, бөтенләй ачык. Арысланның ниятен гайнелякыйн белде. (Г.Фәез.)

из. Ясно, со всей очевидностью, точно.


Гайни с. 1) Күз(гә), күрү(гә бәйләнешле). 2) Әһәмиятле.

прил. 1) Глазной. 2) Существенный.


Гайнән р. Үзгәртмичә; ничек булса шул көенчә; үзенчә.

н. В точности, точь-в-точь; подлинно; в подлиннике.


Гайре с. 1) Бүтән, башка, үзгә. Фәридәнең боннан гайре хезмәте юк иде. (З.Биг.) 2) Гарәпчә сыйфат яки сыйфат фигыльләр белән килгәндә татарчада "сыз-сез" кушымчасы яки "түгел" мәгънәсен аңлата. Кочакларга аны шул гайре мөмкин. (Г.Тук.)

прил. 1) Иное, другое. 2) Не, без, бес. (Перед прилагательными и причастиями выполняет роль отрицательных частиц.)


Гайре гамил ст. Эшләмәүче.

сс. Не работающий.


Гайре ихтыяри ст. 1) Ихтыярсыз. 2) Көчләп, мәҗбүри рәвештә.

сс. 1) Невольно, вынужденно. 2) Насильно, силой, принудительно.


Гайре могайян ст. Билгесез. Мәъюбләрнең һәр икесен халык алдында гайре могайян рәвештә тәүбә иттерделәр. (Г.Ибр.)

сс. Неопределенный, неясный.


Гайре мәгъкуль ст. Акылга муафыйк түгел, акылга сыймый торган. Җүләрлек ул өйләнмәк - гайре мәгъкуль. (Г.Тук.)

сс. Неразумный, непонятный; абсурдный.


Гайре мәгъруф ст. Гореф-гадәттә булмаган, халык каршында танылмаган.

сс. 1) Неизвестный; не существующий в обычаях. 2) Непризнанный.


Гайре мәхдүд ст. Чикләнмәгән.

сс. Неограниченный.


Гайре мөмкин ст. Мөмкин түгел, булдырып булмый, мөмкин булмаган.

сс. Невозможный; невыполнимый.


Гайре мөнтазам ст. Тәртипсез, рәтсез.

сс. Неорганизованный; беспорядочный.


Гайре мөнтәһа ст. Иксез-чиксез.

сс. Бесконечный, беспредельный, нескончаемый.


Гайре натыйк ст. 1) Сөйләшми торган. 2) Хайван.

сс. 1) Бессловесный. 2) Животное.


Гайре рәсми ст. Рәсми булмаган.

сс. Неофициальный.


Гайре табигый ст. Табигый булмаган. Шулай итеп, бөтен хәрәкәтендә гайре табигыйлык күрсәтә иде. (М.Гаф.)

сс. Неестественный.


Гайре җаиз ст. Тыелган, ярамый торган

сс. Недозволенный, запрещенный.


Гайрәт* ис. 1. 1) Батырлык, кыюлык. 2) Тырышлык. Яхшы тәрбия кылмага гайрәт идәм. (З.Биг.) 3) Көч, энергия. 4) Чыдамлык, үз-үзен тота алу сәләте. 2. 1) Үз фикеренә бик нык ябышып яту. 2) Ашкынып-ашкынып эшләү. 3) Җикеренү.

сущ. 1. 1) Смелость, мужество. 2) Усердие, рвение, пыл. 3) Энергия. 4) Самообладание, терпение. 2. 1) Самоуверенность. 2) Возбужденность. 3) Покрикивани (на кого-либо), грубость.


Гайш ис. 1) Тормыш, тереклек, яшәеш. 2) Икмәк, ашау-эчү.

сущ. 1) Жизнь, существование. 2) Хлеб, пища, пропитание.


Гайяр I ис. Гайрәт иясе, дәртле кеше, гайрәтле.

сущ. Усердный, ревностный, энергичный.


Гайяр II ис. 1) Ялганчы, алдакчы. 2) Хәйләкәр.

сущ. 1) Обманщик, плут. 2) Хитрый.


Гайяш ис. 1) Кәеф-сафа коруны бик яратучы. 2) Икмәк сатучы.

сущ. 1) Гуляка. 2) Торговец хлебом.

 


Өскә
А Б В Габ Гав Гад Газ =>Гаи<= Гак Гал Гам Ган Гар Гас Гат Гау Гаф Гаш Ги Го Гр Гу Гы Гя Гә Гө Гү Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ