Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
А Б В Габ Гав Гад Газ Гаи Гак Гал Гам Ган Гар Гас Гат Гау Гаф Гаш Ги Го Гр Гу Гы Гя Гә Гө Гү Ги Го Гр Гу Гы Гя Гә Гө Гү Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Гар ис. Тау тишеге, тау куышлыгы, мәгарә.

сущ. Пещера.


Гарабә ис. Арба. Нә гарәбә, нә чана. (М.Ак.)

сущ. Коляска, экипаж, телега, арба.


Гарабәт ис. 1) Читләшүлек, ят булучылык; ят, чит тоелучанлык, гаңәплек. 2) Үз иленнән аерылып читтә яшәү.

сущ. 1) Отчуждение, странность, необычайность. 2) Пребывание вдали от родины, на чужбине; эмиграция.


Гараз I ис. Әйбернең үзендә булмыйча, аңа билгеле шартларда килеп ябыша торган сыйфат, хәл, вакытлы хәл.

сущ. Внешнее свойство предмета, явления, не составляющее его по сути.


Гараз II ис. 1) Теләк, исәп, максат; алдан уйланган уй. Мән тәкый гаразым әйтәем сәңа. (Мөхм.) 2) Яшерен бозык уй, бозык теләк. 3) Дошманлык, начар теләктә булу, усаллык.

сущ. 1) Цель, мишень, объект, стремление; назначение. 2) Корыстное желание; заинтересованность. 3) Вражда, враждебное чувство; злоба.


Гаразан р. Дошманлык белән, усал уй белән; астыртынлык белән.

н. Враждебно, по-вражски; злонамеренно; исподволь.


Гаразый I с. Тумыштан булмыйча, соңыннан барлыкка килә торган, вакытлы.

прил. Случайный; преходящий; временный.


Гаразый II с. Гараз II (гә бәйләнешле).

прил. 1) Своекорыстный. 2) Целеустремленный. 3) Заинтересованный.


Гараиб ис. Гарибә-нең к. Тик сөйли күргән кеше анда гараибләр барын. (Г.Тук.)

сущ. мн. от гарибә.


Гараис ис. к. Яшь киленнәр, кияүгә яңа чыккан кызлар.

сущ. мн. Невесты; молодухи.


Гарб ис. Көнбатыш.

сущ. Запад.


Гарби ис. Көнбатыш(ка бәйләнешле), көнбатыш(ка караган).

прил. Западный.


Гаргар ис. Артыш агачы.

сущ. Можжевельник.


Гаргарә ис. Тамак чайкай, тамакка су алып гырылдату. 2) Үлем алдыннан бугаздан гырылдап чыккан тавыш, гыжылдау.

сущ. Полоскание горла. 2) Шипение; булькание. 3) Предсмертный храп.


Гареш ис. 1) Тәхет. 2) Күк түбәсе, күкнең иң югары катлавы (дини миф буенча Алла тәхете урнашкан иң югары тугызынчы кат күк). Ни өчендер тапмады күңлем карар гаршен дә. (Ш.Баб.)

сущ. 1) Трон, престол. 2) Эмпирей, небесные сферы; возвышение (по религиозному преданию место престола Аллаха на девятом небе).


Гарзан р. Киңлек ягыннан, киңлектә.

н. Шириною, в ширину.


Гарзы халь ис. Хәлне аңлату, хәлне бәян итү, үтенеч, хәлне аңлатып үтенү. Ир булырсың, гарле халең гизләсәң (яшерсәң). (Мөхм.)

сущ. Заявление, прошение, петиция.


Гарзый с. Иң(гә), киңлек(кә бәйләнешле).

прил. Поперечный, штротный.


Гари ис. 1) Ялангач, шәрә. Лотфы хактан пакь икән, гари икәнсең син һәнүз. (Г.Тук.) 2) Каплаусыз, ачык. 3) Үсемлексез, үсемлек үсми торган. 4) Буш, җиһазсыз. 5) Саф, чын, кушымтасыз. 6) Берәр нәрсәдән коткарылган.

прил. 1) Голый; обнаженный. 2) Открытый, непокрытый, нагой. 3) Лишенный растительности (о земле). 4) Пустой, необорудованный. 5) Чистый, настоящий, без примеси. 6) Свободный от чего-либо.


Гариб с. 1) Туган-скән иленнән аерылып читтә яшәүче. 2) Ят, чит, таныш булмаган. 3) Гарип, зәгыйфь, физик җитешсезлекле. 4) Ярлы, йортсыз-җирсез. Гарибләрне һичбер адәм алмаз санга. (М.Кол.) 5) Ят күренгән, чит күренгән (хәл), күрелмәгән, ишетелмәгән (ят эш, вакыйга). Чит илләрдән гариб моңнар китергән. (Дәрд.)

прил. 1) ивущий вдали от родины; эмигрант. 2) Чужой, чуждый; посторонний, незнакомый, неизвестный; чужестранец; незнакомец. 3) Инвалид, человек с физическим недостатком. 4) Пустой, необорудованный. 5) Странный, необыкновенный, удивительный.


Гарибеддияр из. Эмигрант, үз иленнән (туган җиреннәннән) аерылып, чит илдә яшәүче. Ят җирләрдә гарибеддияр булып сәфәрдә йөргән кемсәнәләр. (К.Нас.)

из. Эмигрант.


Гарибә ис. Күрелсәгән, ишетелмәгән ят эшләр, вакыйгалар, хәлләр. Әхбәре гарибә - таң калырлык хәбәрләр.

сущ. 1) Диковина, редкость. 2) Любопытный рассказ.


Гариз I с. 1) Очраклы, очраклы рәвештә килеп чыккан. 2) Төп яратылышта булмыйча, соңыннан барлыкка килгән. Тәннең бер җирендә хәрарәт зазиз булганлыктан шеште диләр. (К.Нас.) 3) Яңак, бит алмасы. Сәмән (ясмин) тик гаризең гөлдер тикәнсез. (Хорәз.)

прил. 1) Случайный, неожиданный. 2) Появление, возникновение. 3) Щека, щеки.


Гариз II с. Киң.

прил. Широкий.


Гариза* I ис. Гариза, үтенеч (язма формада).

сущ. Заявление, прошение, петиция.


Гариза II ис. 1) Гариз I-нең мнс. 2) Соңыннан килеп чыккан кимчелек.

1) жен. от гариз. 2) Появившийся недостаток, дефект.


Гаризи с. Табигый, тумыштан килгән.

прил. Природный, врожденный, натуральный; естественный.


Гаризый с. Очраклы. Ләкин бу хәл вакытлы гына килгән бер авыру кебек гаризый бер хәлдер. (Г.Тук.)

прил. Случайный.


Гаризә ис. Яратылыштагы үзенчәлек, характерның тумыштан килгән үзенчәлеге.

сущ. Натура, природа; врожденное свойство характера.


Гарикъ I ис. Суга батып һәлак булган, тончыккан.

прил. 1) Утонувший. 2) Утопленник.


Гарикъ II сф. Суга батучы, суга чумган, суга баткан.

пр. д. Утопающий.


Гарим с. Көтәргә акча (мал) биреп торучы, алачагы булган кеше.

прил. Кредитор.


Гарир с. 1) Яшь, тәҗрибәсез. 2) Дөнья хәлләреннән хәбәрсез. 3) Алданган.

прил. 1) Молодой, не опытный. 2) Несведущий. 3) Обманутый.


Гариф сф. Белүче, танучы, төшенүче; укымышлы; акыл иясе. Бар файдаң фикер иткән һәр гарифкә. (М.Гаф.)

пр. д. Знающий, сведущий; мудрый; образованный.


Гарифә с. Билгеле, атаклы, танылган (хатын-кыз).

прил. Известная, признанная.


Гариять ис. Бурыч, алып тору. Синнән бер инә гарриять сораса, пигамбәргә дә син бер инә бирмәссең иде. (К.Нас.)

сущ. Долг, заем.


Гаркъ м. I 1) Суга бату, батыру. Тырыштырып гаркъ кылдым кызыл канга. (М.Гаф.) 2) Тую, йөдәп бетү.

м. I 1) Погружение (в воду), потопление. 2) Изнурение ( от приставаний, придирок).


Гарс ис. Утыртылган агач, үсемлек. Әшҗаре мөсәммәрә гарс кылдым. (К.Нас.)

сущ. Посаженное дерево, растение.


Гаруз ис. Шигырь үлчәве турындагы белем (метрика).

сущ. поэт. Метрика, теория стихосложения.


Гарус ис. 1) Кәләш. 2) Яшь килен.

сущ.I 1) Невеста; нареченная. 2) Сноха.


Гарше көрси из. Күк тәхете. Масайма син, Тәңрем, кодрәтеңә, Тартып алып нибар бәхетемне, Килер беркөн ватар, көл итәрмен Гарше көрсең, сәмаң тәхетеңне. (С.Рәм.)

из. Небесный престол, божий трон.


Гарше әгъля ст. 1) Күкнең иң югары катлавы. 2) Биеклек, югарылык. И, тумыштан гарше әгъляларга җилкенгән күңел! (Г.Тук.)

сс. 1) Самый верхний слой небесного свода. 2) Возвышение, самая высокая точка; высь.


Гарыз I иc. 1) Берәр эш яки хәл турында телдән сөйләп яки язып тиешле урынга аңлату, җиткерү. Ихтыяҗын гарыз итеп килсә теләнче капкаңа. (Г.Тук.) 2) Тәкъдим итү. Кулларына тоткан киемнәрне кияргә гарыз итте. (Ф.Әмир.) 3) Сузу. 4) Алга китереп кую.

сущ. 1) Прошение; докладная, объяснение. 2) Предложение; представление. 3) Протягивание с (целью вручить что-либо). 4) Приношение.


Гарыз II иc. 1) Киңлек, иң. 2) Географик киңлек.

сущ. 1) Ширина. 2) Промежуток. 3) Географическая широта.


Гарь иc. Хурлык, оят. Татарлыктан татар һич гарь итәрме? (Дәрд.)

сущ. Позор, стыд, срам.


Гарәб иc. к. Гарәп халкы, гарәпләр.

сущ. мн. Арабы.


Гарәби c. Гарәпчә, гарәп(кә бәйләнешле).

сприл. Арабский.


Гарәбият иc. 1) Гарәп әдәбияты, гарәп филологиясе. 2) Гарәп теле дәресләре. 3) Гарәп теле.

сущ. 1) Арабская филология, арабистика.2) Уроки арабского языка. 3) Арабский язык.


Гарәбстан гф. иc. 1) Гарәпләр яши торган җир. 2) Гарәбстан.

сущ. 1) Страна арабов. 2) Аравия.


Гарәкъ иc. 1) Тир. 2) Аракы.

сущ. 1) Пот, испарина. 2) Водка.


Гарәсат иc. 1) Йорт, ишек алды. 2) Мәйдан, йорт тирәсендәге буш, ачык урын. 3) (Мөселманнар ышануынча) Ахирәт көнендә барлык халык кубарылып җыелачак мәйдан. 4) Давыл.

сущ. 1) Двор. 2) Площадка, площадь. 3)(По поверью мусульман) место сбора воскресших в день Страшного суда. 4) Буря.


Гарәт иc. Дошманның малын талау теләге белән дошман җиренә ясалган һөҗүм. 2) Басып алу, баскаклык. Гакылым алып, сабырымны гарәт кылды. (К.Гал.)

сущ. 1) Грабеж, набег, нападение. 2) Захват.


Гарәфә иc. дини Бәйрәм алды көне; Корбан бәйрәме буласы көннең алдагы көне.

сущ. рел. Канун праздника; день на кануне праздника жертвоприношения.

 


Өскә
А Б В Габ Гав Гад Газ Гаи Гак Гал Гам Ган =>Гар<= Гас Гат Гау Гаф Гаш Ги Го Гр Гу Гы Гя Гә Гө Гү Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ