Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
А Б В Габ Гав Гад Газ Гаи Гак Гал Гам Ган Гар Гас Гат Гау Гаф Гаш Ги Го Гр Гу Гы Гя Гә Гө Гү Ги Го Гр Гу Гы Гя Гә Гө Гү Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Гаса ис. 1) Таяк. Хәзрәте Җарулла Муса, башына төште гаса! (Ш.Баб.) 2) Таянып йөри торган таяк.

сущ. 1) Палка. 2) Трость, посох.


Гасаб ис. 1) Нерв. 2) Сеңер.

сущ. 1) Нерв. 2) Сухожилие.


Гасаби с. 1) Тиз кызучан (кеше), нервный. Ул гасабичә атлап яныма җитүгә аның йөзе, күз карашы миңа шундый күренде. (Г.Ибр.) 2) Көчле.

прил. 1) Нервный. 2) Жилистый, сильный.


Гасабиять ис. Тиз кызучанлык, нерв авыруы.

сущ. Нервозность, вспыльчивость.


Гасабә ис. 1) Ялгыз нерв, нерв җебе бөртеге. 2) Ялгыз бер сеңер. 3) Ата ягыннан булган туганнар. 4) Кабилә.

сущ. 1) Один нерв, нервная нить. 2) Одно сухожилие. 3) Родственники (со стороны отца). 4) Род, племя.


Гасакир ис. Гаскәр-нең к.

сущ. мн. от гаскәр.


Гасб м. I 1) Көчләү, тартып алу, талап алу. ... таҗирләрне гасблап малларын алалар, дип хәбәр бирделәр. (К.Нас.)

м. I Насилие, отнятие, захватывание; принуждение.


Гасбән р. Талап, көчләп. Ул балыкны гасбән тартып алды. (К.Нас.)

н. Насилно, силой.


Гасир с. Авыр, читен, мәшәкатьле.

прил. Трудный, тяжелый.


Гаскәр* ис. Армия.

сущ. Армия, войско.


Гаскәри* с. 1) Гаскәр(гә бәйләнешле). 2) Солдат.

прил. 1) Военный, воинский. 2) Рядовой, солдат.


Гасфур ис. 1) Кечкенә кошчык. 2) Чыпчык. Бер карчыга бер гасфурны тотып очканда... (К.Нас.)

сущ. 1) Маленькая птичка. 2) Воробей.


Гасый сф. 1) Буйсынмаучы, баш тартучы, каршылык итүче. 2) Баш күтәрүче, чуалыш тудыручы. 3) Гөнаһлы. 4) Гөнаһ эшләүче. Күп татарны имгән иде ул гасый. (Г.Тук.)

пр. д. 1) Восставший, неповинующийся, непокорный. 2) Повстанец. 3) Грешный. 4) Грешник.


Гасыйб сф. Талап алучы, көчләп тартып алучы.

пр. д. Захватчик; грабителҗ; узурпатор.


Гасыйм сф. Начар эшләрдән сакланучы.

сущ. Водерживающийся от дурных поступков.


Гасыйф сф. 1) Бик каты, көчле исүче. 2) Көчле исә торган җилле көн.

пр. д. 1) Сильный (о ветре). 2) Бурный, ветренный (о дне).


Гасыр* ис. 1) Йөз елны эченә алган вакыт; чор, дәвер. 2) Гомер.

сущ. 1) Век, столетие; эпоха. 2) Жизнь.


Гасыя с. Гөнаһлы (хатын-кыз).

прил. Грешная (о женщине).


Гасәкъ ис. Эңгер-меңгер вакыт.

сущ. Сумерки, полутьма.


Гасәл ис. Бал.

сущ. Мед.


Гасәян ис. Укшу, күңел болгану.

сущ. Тошнота.

 


Өскә
А Б В Габ Гав Гад Газ Гаи Гак Гал Гам Ган Гар =>Гас<= Гат Гау Гаф Гаш Ги Го Гр Гу Гы Гя Гә Гө Гү Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ