Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
А Б В Габ Гав Гад Газ Гаи Гак Гал Гам Ган Гар Гас Гат Гау Гаф Гаш Ги Го Гр Гу Гы Гя Гә Гө Гү Ги Го Гр Гу Гы Гя Гә Гө Гү Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Газа ис. Сугыш (изге сугыш).

сущ. Война (священная).


Газаб* ис. Азап, җәфа, җәза.

сущ. Му'ка, страдание.


Газазил ис. 1) Иблис, шайтан. 2) миф. Җәннәттән куылган бер фәрештә исеме. Инде аны мәңгегә Иблис диләр, Газазил дип эндәшергә кушмыйлар. (Ш.Баб.)

сущ. 1) Дьявол, черт. 2) Имя ангела, изгнанного из рая.


Газаим ис. Газыймә-нең к.

сущ. мн. от газыймә.


Газаль ис. 1) Кыр кәҗәсе. 2) Күч. Матур, сөйкемле.

сущ. мн. 1) Газель, антилопа. 2) перен. Красивая, любимая.


Газамәт ис. 1) Олылык, бөеклек. Газамәтле диңгез ай яктысында ялтырый. (Ш.Кам.) 2) Тантана, мәһабәтлек. 3) Горурлык.

сущ. 1) Величие, достоинство. 2) Великолепие. 3) Гордость.


Газаэ ис. Сабырлык күрсәтү, борчылмау.

сущ. 1) Терпение. 2) Безмятежность.


Газбан ис. Ачулы, ачуланган.

сущ. мн. Гневный, сердитый.


Газбнакь гф. ис. Ачулы кеше.

ар.-п. сущ. Сердитый, гневливый человек.


Газвә ис. Сугыш, һөҗүм итү.

сущ. Поход, набег, нашествие; война.


Газд ис. Кул, беләк; беләк сөяге.

сущ. Рука, предплечие; плечевая кость.


Газеб с. 1) Татлы, тәмле, ләззәтле. Лисане газеб - татлы тел. 2) Төче. Маэ газеб - төче (тозсыз) су.

прил. 1) Сладкий; приятный, нежный; сладкоязычный. 2) Пресный.


Газел ис. 1) Урыннан төшерү, хезмәттән чыгару. Патшалыктан карганы газел дә кылмак булдылар. (М.Гаф.) 2) Читләтү.

сущ. 1) Смещение, отстранение, увольнение (со службы). 2) Удаление; отделение, изоляция.


Газем ис. 1) Тәүвәккәллек, кискен ният. 2) Бер ният белән юлга чыгу.

прил. 1) Решимость; твердое решение. 2) Отправление куда-нибудь с какой-либо целью.


Газзә вә җәл (ә) ст. дини Югары кадер һәм бөеклек иясе (Алла дигән урында кулланыла).

сс. рел. Величие и великолепие (эпитет Аллаха).


Гази сф. 1) Сугышта җиңеп чыгучы; яулап алучы. 2) Дошман белән сугышучы.

пр. д. 1) Победитель; завоеватель, захватчик. 2) Воин.


Газиз* с. 1) Кадерле, хөрмәтле, газиз. 2) Кыйммәтле. Бу игенне газиз белеп һәркем игәр (М.Кол.) 3) дини Изге. 4) Патша, хаким.

прил. 1) Милый, дорогой. 2) Редкий, ценный. 3) рел. Святой. 4) Правитель, властелин.


Газим сф. 1) Алдан уйлап куючы, исәпләүче, ниятләүче. 2) Батырлык итүче, кыюлык итүче. 3) Баручы, юл тотучы. Улалым җөмләмезбер юла газим. (Г.Тук.)

пр. д. 1) Намеривающийся, решившийся (на что-либо). 2) Смелый, решительный; твердый. 3) Следующий по определенному пути.


Газимәт ис. 1) Күңелдән уйлап кую, ниятләү. Ризык хасиль итмәк өчен Бәгъдадтан күчмәгә газимәт кыйлдылар. (К.Нас.) 2)Юлга чыгу, сәфәр кылу.

сущ. 1) Намерение; заветное желание. 2) Отправление в путь; поездка.


Газлә ис. Сум ит, мускул.

сущ. Мускул, мышца.


Газм ис. к. Сөякләр.

сущ. мн. Кости.


Газраил ис.1) дини Газраил (җан алучы фәрештә). 2) Каты күңелле, шәфкатьсез.

1) рел. и. с. Азраил (ангел смерти). 2) Жестокосердный, жестокий.


Газраэ ис.Кыз, гыйффәтле кыз.

сущ. Девственница, девушка.


Газыб м. I Ачу; ачулану; кызулану. Газыбилә агзыннан утлар чәчәр. (Г.Тук.)

м. I Гнев, недовольство; злоба.


Газыйм с. 1) Бөек. 2) Чиксез зур. 3) Югары дәрәҗәле; бик өлкән. 4) Әһәмиятле, җитди.

прил. 1) Великий. 2) Огромный. 3) Знатный. 4) Важный; серьезный.


Газыймә ис. Гадәттән тыш зур эш, әһәмиятле мәсьәлә.

сущ. Важное (великое) событие (дело).


Газәват ис. Газвә-нең к.

сущ. мн. от газвә.


Газәл ис.1) Гыйшык-мәхәббәт шигырьләре, бәетләре. 2) Сөйгән кызга карата язылган мәдхия.

сущ. 1) Газель, лирическое стихотворение. 2) Ода, хвалебный стих.


Газәлият ис. к Гыйшык-мәхәббәткә бәйләнешле шигырьләр (җыентыгы).

сущ. мн. Сборник любовных стихотворений.


Газү ис. к Йөкләү, аудару, бер эш яки сүзне берәр кешегә аудару, аның эше (сүзе)дер дип күрсәтү, япсару.

сущ. Отнесение (к чему-либо); приписывание (кому-либо) чего-либо.

 


Өскә
А Б В Габ Гав Гад =>Газ<= Гаи Гак Гал Гам Ган Гар Гас Гат Гау Гаф Гаш Ги Го Гр Гу Гы Гя Гә Гө Гү Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ