Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З Иб Иг Ид Из Ик Ил Им Ин Ир Ис Ит Иф Их Иш Иэ Иҗ Иһ Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Инабәт м. IV Ышану; ышаныч, таяныч. Галиевнең сүзенә инабәт кылмаенча. (З.Биг.)

м. IV Доверие.


Инас ис. Хатын-кызлар.

сущ. соб. Женщины.


Инба м. IV. Хәбәр бирү, хәбәр китерү, белдерү.

м. IV. Сообщение, извещение.


Инбат м. IV. Үстерү.

м. IV. Выращпвание (растений).


Инбисат м. VII. 1) Җәелү, киңәю, ачылу. Ачык йөзлелек инбисате мунислекне муҗибдер. (К. Нас.) 2) Түшәлү, 3) Күңел ачылу.

м. VII. 1) Расширение, 2) Растилание. 3) Радость, довольство, хорошее настроение.


Инбисате кальб из. Йөрәк киңәю (авыру).

из. Расширение сердца.


Ингам м. IV. 1) Нигъмәт бирү, аш бирү, сыйлау. 2) Яхшылык итү. Асрады шаһ үз ингамы белән. (Мөхм.)

м. IV. 1) Питание; угощение. 2) Милость, благодеяние.


Ингыйкад м. VII. 1) Бәйләнү, төенләнү. 2) Договор төзү. 3) (Мәҗлес) кору, оештыру.

м. VII. 1) Связь, соединение. 2) Занключение договора. 3) Организация обеда или ужина для гостей.


Ингыйкяс м. VII. 1) Чагылу, кире шәүләләнү, нурларның кире кайтуы. Буш вәһемнәр берлә ысланган хыялым ләүхәсе, бәс ничек күцлемдэ илһам анда итсен итыйкяс. (Ш. Баб.) 2) Нур сыну (яктылык нурларының кайбер әйбер аркылы узганда үзенең юнәлешен үзгәртеп сынган кебек булуы). 3) Яңгырау, яңгырык, кайтаваз (авазның урман, тау кебекләргә бәрелеп кире кайтуы, яңгыравы).

м. VII. 1) Рефлексия. 2) Преломление (света). 3) Отзвук, эхо.


Ингыйтаф м. VII. Бер якка юнәлү, борылу; мәел итү, күңел авышу.

м. VII. 1) Отклонение, наклон. 2) Склонность.


Индифаг м. VII. 1) Омтылу, омтылыш. 2) Дәртләнү, дәрт.

м. VII. 1) Стремительность, порыв. 2) Страстность.


Инес ис. Кешеләр, адәм җенесе. Сәгадәт бәхтемезгә калсын инес, җинниләр хәйран. (Г. Тук.)

сущ. Люди, род человеческий.


Инзал м. IV. дини Иңдерү, югарыдан түбән төшерү. Хакимнәр "инзал" кылынмыш дүрт китаптан дүрт сүз сайладылар. (К. Нас.)

м. IV. рел. Ниспослание.


Инзар м. IV. Алдан куркытып тыю, алдан ук кисәтеп кую; киләчәге бик начар булу белән янау, котны алу.

м. IV. Предупреждение, предостережение; увещевание; запугивание.


Инзыймам м. IV. 1) Кушылу, аннексияләнү. 2) Өстәлү.

м. IV. 1) Присоединение, аннексирование. 2) Добавление.


Инкал м. IV. Күчерү, күчереп урнаштыру. Полициядән төрмә хәбесханәсенә инкал кылып. (3. Биг.)

м. IV. Перемещевие, передвижение.


Инкисар м. VII. 1) Сыну, сындырылу. 2) Дошман гаскәренең каршылыгы сыну. 3) Каты нәрсәнең йомшавы. 4) (Күңел) кайту, сыну. Инкисар ит, гадәтеңчә, ян күңел, сызлан күңел. (Г. Тук.)

м. VII. 1) Поломка, надлом. 2) Конец сопротивления войск противника. 3) Смягчение твёрдого дредмета. 4) Обида.


Инмисаф м. VII. астр. Кояш тотылу.

м. VII. астр. Солнечное затмение.


Инкишаф м. VII. 1) Ачылу, күренә торган хәлгә килү, мәйданга чыгу. 2) Фәндә яңа нәрсә ачылу.

м. VII. 1) Открытие, обнаружение. 2) Научное открытие.


Инкишаф әзһар ст. Чәчәкләр ачылу, чәчәк ату.

сс. Раскрытне бутонов, цветение.


Инкыйба м. VII.. 1) Җыерылу, бөрешү, 2) Кысылу, кыскару. 3) Эч кату.

м. VII. 1) Сморщивание, 2) Сокращение, сжатие. 3) Запор, засорение желудка.


Инкыйза м. VII. 1) Срогы бетү, срогы чыгу. 2) Бетү, тәмам булу, бер кисәге дә калмау, төкәнү.

м. VII. 1) Окончание, истечение (срока). 2) Конец.


Инкыйляб м. VII. 1) Әйләнү, асты өскә килү. 2) Алмашыну, үзгәрү, революция, переворот. 3) грам. Чиратлашу (бер авазның икенче авазга әйләнүе, күчүе). "Л"не" "я"гә инкыйлабы. (К. Нас.)

м. VII. 1) Переворачивание, опрокидывание. 2) Переворот, революция. 3) грам. Чередовавание звуков.


Инкыйлябат ис. Инкыйляб-ның к. Заманның инкыйлябатына бәя һәр дәмдә калканым. (Г. Тук.)

сущ. мн. от инкыйляб.


Инкыйляби с. Революцион. Гомере вафа иткән булса, Бабич әллә ничаклы яңа инкыйляби җәүһәрләр бирәчәк иде. (Г. Ибр.)

прил. Революционный.


Инмыйраз м. VII. 1) Бетү, юкка чыгу, сүнү, үлеп бетү, нәсел калмау, нәселе киселү. Бара торгач сандугачлар калды азга, йөз тотты бичаралар инкыйразга. (М. Гаф.) 2) Регресс, түбән китү.

м. VII. 1) Вымирание, угасание, исчезновение, прекращение. 2) Регресс.


Инкыйсам м. VII. Бүленү, өлешләргә аерылу.

м. VII. 1) Разобщённость. 2) Разделелие, раскол.


Инкыйтаг м. VII. 1) Киселү, ара киселү, ара өзелү. 2) Туктау (яңгыр һ. би). 3) Кору, (чишмәнең) суы кору, кибү. 4) (Сүз) бетү, киселү. 5) Юл киселү.

м. VII. 1) Перерыв. 2) Прекращение (дождя и т. п.). 3) Высыхание русла (реки). 4) Прекращение речи. 5) Пресечение (пути).


Инкыйтагы иштиһа гыйб. Ашыйсы килмәү, аппетит бетү.

фр. Исчезновение аппетита.


Инкыйяд м. VII. Буйсыну, сүз тыңлау, кушканны төгәлләү, баш ию.

м. VII. Покорность, повиновение, подчинение.


Инкяр* м. IV. Юк дип әйтү, юкка чыгару, кире кагу, танымау, инкарь итү.

м. IV. Отрицание, непризнание.


Инсан ис. Кеше, адәм. Телим булырга мин инсаны гали. (Г. Тук.)

сущ. Человек.


Инсани с. Кеше (гә), адәм (гә бәйләнешле).

прил. Человеческий.


Инсаниять ис. 1) Кешелек дөньясы, 2) Кешелек, кеше сөючәнлек, адәмдә генә була торган бөек, яхшы сыйфатлар.

сущ. 1) Человечество. 2) Гранность; человечность.


Инсаф* м. IV 1) Гаделлек, 2) Дөреслек, турылык белән эш күрү.

м. IV 1) Сйраведливость, правосудие. 2) Беспристрастное ведение дела.


Инсиять ис. Кешелек. Җиһанда хиссе инсиять озак көррәтлә ганкадан. (Г. Тук.)

сущ. Человечность.


Инсыйраф м. VII. 1) Йөз чөерү. 2) Артка китү, кире кайтып китү.

м. VII. 1)Отказ.2)Уход, отход.


Интак м. IV. 1) Сөйләтү. 2) Телле итү.

м. IV. 1) От глаг. (нәтака)—заставлять говорить. 2) Наделение даром слова.


Интаҗ м. IV. 1) Нәтиҗә бирү, нәтиҗәле булу. Мәгарифнең таралуы сәнагатнең тәрәкъкыйсенә интаҗ итәр. (К. Нас.) 2) Җитештерү.

м. IV. 1) Результативность. 2) Производство, выработка.


Интибаһ VII. (Томаналыктан) уяну, күз ачу. Интибаһ дәвере — уяну чоры.

VII. Пробуждение.


Интизам м. VIII. Тәртиплелек, тәртипле булу, рәтле булу, кагыйдә буенча эш итү.

м. VIII. 1) Порядок. 2) Правильность, регулярность.


Интизар м. VIII. Зарыгу, зарыгып көтү, күз текәп көтеп тору. Минем өчен синнән шәфкать булырмы дип бөтен гаскәр тын да алмый интизарда. (Г. Тук.)

м. VIII. Ожидание, поджидание, томительное ожидание.


Интикад м. VIII. 1) Әдәби, фәнни әсәрләрне битараф рәвештә җентекләп тикшерү нәтиҗәсендә җитешсезлекләрне күрсәтү. 2) Тәнкыйть. Яки уйга калдырадыр интикад, итмәсәм дә мин аңа күп илтифат. (Г. Тук.)

м. VIII. 1) Указание на недостатки литературных и научных трудов. 2) Критика.


Интикал м. VIII. 1) Күчү, күченү, (урын) алмаштыру. Интикал мәкян идеп — урын алмаштырып. 2) Үлү, дөньядан күчеп китү.

м. VIII. 1) Переезд, переход. 2) Кончина, смерть.


Интикам м. VIII. Үч алу, ачу кайтару. Аның күңелендә Закирга карата һичничек интикам итеп булмый торган икътидарсыз ачу хисе кузгалды. (Ф. Әмир.)

м. VIII. Месть, отмщение; реванш.


Интисаб м. VIII. 1) Мөнәсәбәтле булу, бәйләнешле булу. 2) Бер нәсел-нәсәптән булу, кардәш булу.

м. VIII. 1) Нахождение в связи, в отношении кому-нибудь. 2) Родственность.


Интисар м. VIII. Чәчелү, сибелү.

м. VIII. Рассыпание, рассеивание.


Интисаф м. VIII. Яртысына җитү, яртылык.

м. VIII. Достижение половины, половинчатость.


Интифаг м. VIII. Файдалану, файда алу, файда күрү.

м. VIII. Пользование, использование.


Интифах м. VIII. Шешү, кабарып, күбеп чыгу, өрелү.

м. VIII. Вздутие, опухание; наполнение воздухом.


Интихаб м. VIII. Сайлау, аралап алу, сайлап алу.

м. VIII. Выбор, избрание; отбор.


Интихаби с. Сайлау (га бәйле), сайланмалы, сайланып алына торган.

прил. Выборный, связанный с выборами.


Интихал м. VIII. 1) Әдәби караклык, плагиат. 2) Нигезсез дәлил.

м. VIII. 1) Плагиат. 2) Неосновательное утверждение.


Интихар м. VIII. Үз-үзен үтерү, үз-үзенә кул салу.

м. VIII. Самоубийство.


Интишар м. VIII. Таралу, чәчелү; җәелү. Бу вакыйга бөтен шәһәргә анташар итте.

м. VIII. Распростраиение.


Интиһа м. VIII. Соң, ахыр, чик, ахырга барып җитү, бетү, терәлү. Гыйлемнең интаһасы юктыр. (К. Нас.)

м. VIII. Конец, окончание, истечение (срока).


Интиһаз м. VIII. Моменттан файдалану, форсатны качырмау.

м. VIII. Использование удобного случая, момента.


Интыйбаг м. VII. Басылу (типографиядә).

м. VII. Отпечаток, оттиск, печатание (в типографии).


Интыйбак м. VII. Яраклы булу, килешеп тору, туры килеп тору.

м. VII. Соответствие, согласованность, совпадение.


Инфаз м. IV. Үтәү, җиренә җиткерү, эшкә ашыру.

м. IV. Исполнение, приведение в исполнение.


Инфак м. IV. Тереклек өчен кирәк булганнарны биреп тору; туйдырып тору чыгымнары.

м. IV. Расходование, трата, обеспечение.


Инфигал м. VII. 1) Әсәрләнү, бер эшкә пошыну; борчылу. 2) Хурлану, гарьләнү. 3) Гомумән һәртөрле тойгы белән тойгылану. Гаять шиддәтле бер инфигал вә тәэссер эчендә калыр. (Г. Сәгъ.) 4) грам. Фигыль бабларыннан VII форма масдар (исем фигыль) үлчәве.

м. VII. 1) Огорчение, неудовольствие, досада. 2) Стыд. 3) Выражение различных чувств. 4) грам. Форма масдара VII породы арабского глагола.


Инфикяк м. VII. 1) Аерылу, кубып төшү. 2) Торган җиреннән аерылу.

м. VII. 1) Разъединение, отставание. 2) Покидание местожительства.


Инфирад м. VII. 1) Ялгызлану, аерым яшәү; аерымлашу, ялгыз калу, 2) Ялгызлык.

м. VII. 1) Обособленность. 2) Уединение. 3) Одиночество.


Инфисад м. VII. Бозыклык; әшәкелек.

м. VII. Испорченность; негодность.


Инфисал м. VII. 1) Аерылу, 2) Хезмәт урыныннан китү. 3) Берәүне яки бер урынны ташлап китү.

м. VII. 1) Отделение. 2) Удаление, уход (со службы, из партии). 3) Уход (от кого-либо, откуда-либо).


Инфиҗар м. VII. 1) Таң ату, таң беленү. 2) (Су) ташу. 3) Шартлау.

м. VII. От глагола (инфәҗәрә)— 1) Заниматься (о заре). 2) Бить, "вытекать" (о ключе). 3) Взрыв, разрыв (снаряда).


Инфиһам м. VII. Аңлашылу, аңлану, беленү.

м. VII. Быть понятым.


Инхилал м. VII. 1) Таркалу, 2) Чишелү, (берәр мәсьәләнең) хәл ителүе.

м. VII. 1) Распад, развал, разложение. 2) Разрешение (вопроса).


Инхина м. VII. Бөгелү, иелү, бөкрәю, кәкрәю.

м. VII. 1) Искривление, изгибание. 2) Кривизна, выгнутость.


Инхинак м. VII. 1) Буылу, тончыгу, тын бетү; күкрәк кысу. 2) мед. Бума авыруы (астма).

м. VII. Удушье. 2) мед. Астма.


Инхираф м. VII. Тайпылу, авышу, туры юлдан таю; читләшү, читкә китү, дүнү.

м. VII. Уклонение, отклонение в сторону.


Инхисаф м. VII. Ай тотылу.

м. VII. Затмение луны.


Инхитат м. VII. 1) Түбән төшү, түбәнәю. 2) Кимү. 3) Кирегә таба китү.

м. VII. 1) Спуск, 2) Убыль. 3) Падение, упадок.


Инша м. IV. 1) Барлыкка китерү, кору, салу, төзү. 2) Уйлап табу, уйлап чыгару. Күперләр вә тимер юллар инша вә тәгъмир кылынды. (К. Нас.) 3) Үзлегеннән иҗат итеп язу; укылган әсәрнең эчтәлеген күңелдән язу, инша, сочинение.

м. IV. 1) Создание, построй ка, стро ительство, 2) Изобретение. 3) Составление, сочинение, изложение.


Инша алла гыйб. дини Алла теләсә, алла кушса.

фр. рел. Если аллаху будет угодно.


Иншад м. IV. Шигырь уку, шигырь сөйләү. Иншад итүче мөләкъкаб дәрдемәнд Акменлаңыз. (Ак.)

м. IV. Декламирование, чтение (стихов).


Ин шаэ фиг. Теләсә, әгәр теләсә. Батыйли ибтальидәр ин шаэ мәмдүд әйләмәз. (Г. Тук.)

гл. Если захочет, если ему будет угодно.


Иншикак м. VII. 1) Ярылу, икегә аерылу. Камәрләр иншикак итте (айлар ярылды), гакыллар шашты гаугадан. (Г„ Тук.) 2) Чатнау.

м. VII. 1) Расщепление, 2) Раздвоение. 3) Раскол, трещина.


Инширах м. VII. 1) Ачылу, күңел ачылу. 2) Шатлык, сөенеч. Тәсныйг вә тәзйин белән инша кылынмыш кәлям зиядә инширах бирер. (К. Нас.)

м. VII. Радость, веселье, довольство.


Инҗиля м. VII. 1) Ачылу, якты булу, яктыру, нур чәчү. 2) Ачыклык.

м. VII. 1) Выясненйие; прояснёние. 2) Ясность.


Инжимад м. VII. Туңу, бозлану, кату, бозга әйләнү.

м. VII. Затвердеванме, оледенение, замерзание.


Инһидам м. VII. Җимерелү, бозылу, ватылу.

м. VII. Разрушение; порча.


Инһизам м. VII. Җиңелү, җиңелеп чигенү/ качу, сафлары бозылып тәртипсез рәвештә качу.

м. VII. Поражение; отступление; отход, бегство.

 


Өскә
А Б В Г Д З Иб Иг Ид Из Ик Ил Им =>Ин<= Ир Ис Ит Иф Их Иш Иэ Иҗ Иһ Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ