Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
А Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җа Җе Җи Җо Җә Җө Һ

Җөббә ис. Җөббә (җиләннең бер төре).

сущ. Джубба (вид одежды).


Җөбен ис. Курку, куркак булу ... аны җөбен вә йөрәксез дип зәм кыйлырлар. (К. Нас.)

сущ. Трусость, малодушие.


Җөгаль ис. Тирес корты, тирес коңгызы (көньякта була). Җөгальгә на хуш ула буе гөлаб. (Ут. Им.)

сущ. Навозный жук, скарабей.


Җөда ф. ис. Аерылган, аерылуга дучар булган. Барча иркеңнән вә циркыңнан җөда булдың, инде бәс сиңа миннән дога. (Г. Тук.)

п. прил. Разъединённый; расставшийся (с кем-либо).


Җөзам ис. мед. Махау авыруы.

сущ. мед. Проказа.


Җөзаф ис. 1) Үлчәүсез сөйләү. 2) Уз дәрәҗәсеннән узып ляф ору. Тел төбендә бер сүзем бар, сүз төбендә бик лаек. Бер җөзаф сүз булса да гәр, бер изахсыз үтмәек. (Ш. Баб.)

сущ. 1) Необдуманный поступок; необдуманное слово. 2) Хвастовство.


Җөзэ ис. 1) Кисәк, өлеш. :2) Бүлек, бүлекчә, парча.

сущ. 1) Часть; часть от целого. 2) Доля, частичка.


Җөзьэн ля ятәҗәзза гыйб. Тагын да кисәкләргә бүленә алмый торган кисәк, атом. Җөзьэн ля ятәҗәзза кабиленнән хәрдәбин аркылы карап та көч белән күренә торган кечкенә хайваннар бардыр. (К. Нас.)

фр. Неделимая часть, атом.


Җөзэ фәрд ис. Атом.

сущ. Атом.


Җөзьи с. 1) Әйбернең бер өлешенә бәйләнешле, бик аз. 2) Вак, кечкенә; әһәмиятсез.

прил. 1) Частичный,. частный. 2) Мелкий, незначительный; пустячный.


Җөзьият Җөзьи-нең к.

мн. от җөзьи.


Җөлаб ф. ис. 1) Роза чәчәге суы. 2) мед. Йомшаткыч дару. Шифа җөлаб бар матур күзеңдә. (Дәрд.)

п. сущ. 1) Розовая вода (сок розы). 2) Смягчающее средство.


Җөлүс ис. 1) Утыру. 2) Тәхеткә утыру.

сущ. 1) Сидение. 2) Восшествие (на престол).


Җөмадиәлахир гыйб. Ай елының алтынчы ае исеме.

фр. Название шестого месяца лунного календаря.


Җөмадиәләүвәл гыйб. Ай елының бишенче аеның исеме.

фр. Название пятого месяца лунного календаря.


Җөмлә* ис. 1) грам. Җөмлә. 2) Бөтен, барлык, һәммә. Ни сәбәп соң җөмлә әдна бәндәләрдән бән дәни. (Г. Тук.) 3) Иш, рәт, исәп. Ул фөнүне әдәбия җөмләсеннән бер фәндер. (К. Нас.)

сущ. 1) грам. Предложение. 2) Совокупность, всё, сумма, итог. 3) Пара; некоторое количество, одно из ...; счет.


Җөмләи могтариза ст. Кереш җөмлә, җәяләр эченә алынган җөмлә.

сс. Предложение, взятое в скобки; вводное предложение.


Җөмләтән р. Бары бергә; һәммәсе дә, берьюлы, барысы да. Белмәли сән: җөмләтән дустыр голум әһле сәңа. (Г. Тук.)

н. Все сразу, целиком.


Җөмәл Җөмлә-нең к.

мн. от җөмлә.


Җөмһүр ис. 1) Җәмәгать, халык, гомум халык. 2) Җәмгыять, груһ.

сущ. 1) Толпа, масса, публика, народ. 2) Общество, группа.


Җөмһүри с. 1) Җөмһүр(гә бәйләнешле). 2) Республика(га караган).

прил. 1) Общий, народный. 2) Республиканский.


Җөмһүриять ис. Республика.

сущ. Республика.


Җөмһүрияте мөттәхидә ст. Союздаш республика; федератив республика.

сс. Союзная республика; федеративная республика.


Җөнд ис. Гаскәр, армия.

сущ. Войско, армия.


Җөнуд Җөнд-нең к.

мн. от җөнд.


Җөнүн ис. 1) Акылдан язучылык. 2) Ярсу.

сущ. 1) Безумие, помешательство. 2) Ярость.


Җөрга ис. 1) Бер йотым. Бер-ике җөрга аракыны эчеп ... (З. Биг.) 2) мед. Доза.

сущ. 1) Глоток. 2) мед. Доза.


Җөрем ис. Гөнаһ, начарлык, закон чигеннән чыгып эшләнгән эш, закон бозу.

сущ. Грех, преступление, нарушение законов.


Җөрмук (җәрмук) ис. Ерыклы аяк киеме, шнур белән бәйләп киелә торган аяк киеме.

сущ. Шнуровая обувь.


Җөрьәт* ис. Батырлык, йөрәклелек, кыюлык, батырчылык. Мин дә каршы килемгә җөрьәт итә алмадым. (Ш. Кам.)

сущ. 1) Смелость, отвага, дерзание. 2) Дерзость.


Җөссә ис. Гәүдә, җисем. Бер гарәп кулындагы бер динарга карап: „Ни га-җәб, синең җөссәц бу кадәр кечкенә, әмма һиммәтең бик зур",— диде. (К. Нас.)

сущ. Туша (животного); туловище, фигура (человека).


Җөсстән р. Гәүдә буларак, гәүдәсе ягыннан.

н. Телом, туловищем.


Жөст ф. с. Җитез, тиз. Анасы җөст, чапык купты анда (Сайяди).

п. прил. Расторопный, быстрый.


Җөфет кара: җефет.

см. Җефет.


Җөюш Җәйш-нең к.

мн. от җәйш.


Җөһәля Җаһил-нең к.

мн. от җаһил.


Җөһүд ф. ис. Яһүд, еврей кешесе.

п. сущ. Еврей.


Җү ф. ис. Арпа.

п. сущ. Ячмень.


Җүд ис. Юмартлык. Ул вакыт Гыйракта җүд иясе Мәһләб дигән бер вәли бар иде. (К. Нас.)

сущ. Щедрость, великодушие.

 


Өскә
А Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җа Җе Җи Җо Җә =>Җө<= Һ