Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Хa Хе Хи Хо Хр Ху Хы Хә Хө Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Хуб* ф. с. Гүзәл, яхшы; күркәм. Хаклы дип, безнең, теләкне хуб табып, вәгъдә биргән иде тәңре күптән үк. (Ш. Баб.)

п. прил. Хороший, добрый; красиый.


Хубан Хуб-ның к. Фарси шагыйрьләренең болгар кубаннары дия мәдех әйләмеш кызлары ушбу кәнизәкләрдер. (Г. Габ.)

мн. от хуб.


Хубру ф. с. Гүзәл йөзле, матур, чибәр.

п. прил. Красивый (лицом).


Хукь ф. ис. Дуңгыз. Сыйфаты охшар аның нәҗес хука. (М. Кол.)

п. сущ. Свинья.


Хун ф. ис. Кан.

п. сущ. Кровь.


Хунаб, хунабә ф. ис. Канлы су, күз яше. Таләп юлына кердем янарым юк, ничә хунабә эчсәм канарым юк/ (Ш. ж.)

п. сущ. букв. Кровавая вода, т. е. слёзы.


Хунриз ф. ис. Кан коючы, кеше үтерүче.

п. сущ. 1) Проливаюший кровь. 2) Убийца.


Хунхор ф. ис. 1) Канечкеч, кан эчүче. 2) Изүче, җәберләүче.

п. сущ. 1) Кровожадный, лютый. 2) Кровопийца, тиран.


Хур (хар) I ф. с. 1) Ашаучы. Риба хур — процент ашаучы.. 2) Хур, кадерсез, түбән, игътибарсыз.

п. прил. 1) Живущий ростовщичеством. 2) Презренный, низкий, ничтожный.


Хур II ис. 1) Кара күзле, матур күзле гүзәл кыз. 2) Җәннәт кызы, хур кызы (ислам дине буенча җәннәткә кергән кешеләргә вәгъдә ителгән кыз).

сущ. 1) Черноглазая красавица. 2) Гурия, райская дева (обещанная по исламу тем, кто попадёт в рай).


Хури ис. 1) Җәннәт кызы. Болар, әлбәттә, җир хатыны булмас, болар я пәриләр, я хурилар булыр. (Г. Ибр.) 2) Гүзәл кыз.

сущ. 1) Гурия, райская дева. 2) Красавица.


Хурелгаен гыйб. Кара күзле, матур, күзле. Күбәләк күк хуры-гаеннар хөрләшеп, йөрделәр абзаңны мактап ерлашып. (Ш. Баб.)

фр. Черноглазая, черноокая.


Хут ис. 1) Дингездәге бик зур балык. 2) Кит балыгы. 3) Зодиак тамгалары буенча 22 февральдән 22 иче март арасында була торган вакыт.

сущ. 1) Большая рыба.. 2) Кит. 3) По знаку зодиака время от 22 февраля до 22 марта.


Хуш* (хош) ф. с. 1) Гүзәл, яхшы, күркәм, шат. Тау башында дөп-дөп алкышлар куба, хуш киләсез... мәрхаба! Ура... ура!.. (Ш. Баб.) 2) Сау бул.

п. прил. 1) Краснвый, приятный, весёлый, радостный, милый. 2) Будь здоров.


Хушаб ф. ис. 1) Татлы су. 2) Җимеш суы, компот.

п. сущ. 1) Сладкая вода. 2) Компот.


Хушамәд ф. ис. 1) Хуш килдегез. Вакытында хушамәд орып йөргән иптәшләре, хатыны да ташлап киткән иде. (Ш. ж.) 2) Мактау сүзе.

п. сс. 1) Добро пожаловать. 2) Лесть, комплимент.


Хушбуй* (хушбу) ф. с. Яшы (хуш) исле, ислемай.

п. прил. Ароматный, благоуханный, благовонный, духи.


Хушдил ф. с. Яхшы күңелле, шат.

п. прил. Весёлый, довольный, радостный.


Хушмәзә ф. с. Татлы, тәмле, ләззәтле.

п. прил. Сладкий, вкусный.


Хушнуд кара: хошнуд.

см. Хошнуд.


Хушхой ф. с. Яхшы табигатьле, гүзәл холыклы. Бән сәне хушхой итим. (Г. Тук.)

п. прил. Добронравный, с хорошим характером, весёлого нрава.


Хуҗа кара: хаҗә.

см. Хаҗә.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Т Ф Хa Хе Хи Хо Хр =>Ху<= Хы Хә Хө Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ