Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Лa Ли Ло Ля Лә Лө Лү М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Ләамәт ис.1) Саранлык, үзеннән дә кызгану дәрәҗәсендә саранлык. Үз тәгамыгызны китреп аның янында ашагыз дип, дустының гаять ләамәтен белдерде. (К.Нас.) 2) Түбәнлек.

сущ. 1) Скупость, жадность. 2) Низость (в моральном отношении).


Ләб ф. ис. 1) Ирен. Ләб итү — үбү. Туянча ләб итәр идем кочып Сәхибҗамалымны. (Г. Кан.) 2) Чит, кырый, яр. Ләби дәрья — елга яры.

сущ. 1) Губа. 2) Край, срез, берег.


Ләбабә ис. Акыл иясе, акыллылык.

сущ. Проницательносты, разумность.


Ләббан ис. Сөтче.

сущ. Молочник (продавец молока).


Ләббәйкә* ст. 1) дини Менә мин синең алдыңда (Мәккәдә хаҗ вакытында әйтелә торган сүз). 2) Әү, тыңлыйм, ни боерасыз? Боерыгыз, йомышыгызга хәзермен, баш өсте. 3) Кичерегез, ишетеп җитмәдем.

сс. 1) рел. „Вот я перед тобой" (формула,, произносимая во время исполнеиия церемоний хаджа). 2) Что-что? приказывайте; слушаюсь! 3) Простите, не расслышал.


Ләбес ис. Аера алмаслык итеп катыштыру.

сущ. Затемнение, делание неясным, непонятным.


Ләбиб с. Акыллы, белемле, зирәк кеше. Ләбибләр күплеге берлә, әдипләр күплеге берлә. (Г. Чок.)

прил. Умный, проницательный, разумный.


Ләбәй кара: ләббәйкә.

см. Ләббәйкә.


Ләбән ис. Сөт; әчегән сөт.

сущ. Молоко; кислое молоко.


Ләбәни с. Сөт(кә бәйләнешле).

прил. Молочный.


Ләбәният ис. Сөттән эшләнгән ашамлыклар.

сущ. Молочные продукты.


Ләвазим, ләвазимат ис. 1) Тиешле булган нәрсәләр, кирәк-яраклар, кирәкле эшләр. ,,... йөзекләр, алкалар, тараклар, сәгатьләр — һәрни ләвазимат белән мәмлү иде. (К. Нас.) 2) Хезмәт, хезмәт урыны —дәрәҗәсе. Бер кеше бер ләвазимнан төшсә гомер буе шул ләвазимга көрмәкне фәраз кылып йөридер. (К. Нас.)

сущ. мн. 1) Необходимые вещи, принадлежность, всё необходимое, снаряжение. 2) Должность, работа.


Ләвен ис. Төс (буяу).

сущ. Цвет.


Ләгаллә тер. Шаять, бәлки. Хаҗәт иясен ләгаллә белән ишегендә көттермәктән, юк, гаеп итмә, дип җибәр мәк морадына ирештерү кебектер. (К. Нас.)

част. Можвт быть, авось, вероятно.


Ләгу ис. 1) Буш сүз, юк сүз. 2) Чынлыкта булмаган эш, юк эш. 3) Ялгышу, хаталык. 4) Гамәлдән чыгару, бетерү, бозу.

сущ. 1) Болтовня, вздор. 2) Недействительность. 3) Ошибка, заблуждение. 4) Отмена, ликвидация, Веселье.


Ләгу вә ләһәб — уен-көлке. Ләгу вә ләһәб күрсәтелә торган кяфир йортына баргалавы хәзрәткә җиткерелде. (Г. Ибр.)

Веселье.


Ләгънәт* ис. 1) Куу, сөрү. 2) Каргыш.

сущ. 1) Изгнание. 2) Проклятие.


Ләгыб ис. Уен-көлке, юаныч. Булмасын һичберсе, тик булсын ләгыб, булсын ләһү. (Ш. Баб.)

сущ. Игра, веселье, забава.


Ләгыйн* с. Каргыш төшкән, юньсез, мәрхәмәттән мәхрүм ителгән. Күрде батыр, шлтда яткан ул ләгыйн. (Г. Тук.)

прил. Проклятый, заклятый, лишённый милости.


Ләгыль ис. мин. Ал, кызыл төстә кыйммәтле таш. Йөземнәр көнгә каршы ялтырыйлар ләгыл вә якуттай. (Г. Тук.)

сущ. мин. Шпинель, лал.


Ләгын ис. кара: ләгънәт.

см. Ләгънәт.


Ләда бәйл. Каршысында, алдында, янында.

Предлог у, при (выражает принадлежность).


Ләден с. Ягымлы, мәрхәмәтле. Йосыфның йөзен күреп ләден булды. (К. Гал.).

прил. Нежный, добрый.


Ләдәгъ ис. Елан, чаян кебек нәрсә чагу.

сущ. Укус (змеи; скорпиона и т. п.)


Ләел ис. Кич, төн.

сущ. Ночь, вечер.


Ләзаиз ис. Ләзизә-нең к.

сущ. мн. от ләзизә.


Ләззәт* ис. 1) Тәм, татлылык. һәр җимештә үзенә ләззәт бардыр. (3. һад.) 2) Рух рәхәтлеге. Мәгъсуманә ләззәт, хозур тапкан чагым. (Г. Тук.)

сущ. 1) Вкус, сладость. 2) Приятность, наслаждение, удовольствие.


Ләзиз с. Тәмле, татлы, ләззәтле. Бу җиһанның ләзиз нигъмәтләре күптер, вә ләкин һичберсе бу чәйдик юктыр (Чәй бәете).

прил. Сладостный, восхитительный, тонкий, изысканный; вкусный, аппетитный.


Ләзизә ис. Ләззәтле әйбер, тәмле (татлы) әйбер.

сущ. Сладость, приятность.


Ләим с. Саран, үзеннән-үзе кызганучы, түбән (кеше). Өмит итмә мәгашыңны ләимнән. (Г. Тук.)

прил. 1. Скряга, скупец, 2. Жадный, алчный.


Ләйин с. Йомшак, мөлаем.

прил. Мягкий, неный: гибкий, податливый.


Ләйлаэ ис. Караңгы (төн).

сущ. Тёмная (ночь).


Ләйле камра ис. гыйб. Айлы якты кич. Ки истикъбале милләт раушан улсын ләйле камкадан. (Г. Тук.)

фр. Светлая, лунная ночь.


Ләйлә ис. Кичә, ялгыз бер кичә, төн. "Әлф ләйлә вә ләйлә" — мең дә бер кичә (гарәп әкиятләре җыентыгының исеме). 2. ял. ис. Ләйлә.

1) Ночь, вечернее время. 2) и. с. Лейла.


Ләйлән р. Төнлә белән, кичтә, төн вакытында. Ләйлән тәшрифегездән соң ашау-эчүдән киселеп, аһ чикмәктәдер, —диде. (К. Нас.)

н. Вечером, ночью.


Ләйсә кис. Түгел, булмас, юк.

Отрицательная частица. соответствует русской частице "не", "нет".


Ләйтә кис. Әй булса иде! булса иде! Ул хаҗәт иясен ләйтә вә ләгаллә белән ишегендә көттер мәктән... (К. Нас.)

част. О если бы! (выражение желания).


Ләкаб ис. 1) Кушамат. Яла ягып ләкаб кушты. (К. Нас.) 2) Фамилия, псевдоним. Үземнең, ләкабемә тоташтырдым. (3. һад.)

сущ. 1) Прозвище, звание, титул, 2) Фамилия, псевдоним.


Ләканәт ис. Зирәклек, зиһен йөгереклеге, тиз уйлаучанлык, тиз аңлау, тиз төшенү.

сущ. Сообразительность, понятливость.


Ләкъләка ис. 1) Ямьсез тавыш, гөрелдәү, шакылдау тавышы. 2) Буш (мәгънәсез) сүзләр. Гыйсмәтинең күп вакытта мәгънәдән күп ләкъләка. (Ш. Баб.) 3) Гайбәт сату. 4) Ләкләк тавышы.

сущ. Шум, трескотня 2) Болтовня. 3) Сплетничанье. 4) Щёлканье аиста.


Ләкъләкъ ис. Ләкләк кошы.

сущ. Аист.


Ләкәгь м. I. 1) Түтүрүш, хур кеше.2) Кешегә хурлап эндәшә торган сүз.

м. I. 1) Опозоренный, оскорблённый человек. 2) Оскорбительное слово.


Ләмгъ ис. Ялтыравык, ялтыраш, балкыш.

сущ. Блеск, сверкание, лоск.


Ләмес м. I. Тоту, тию, бәрелү. Вә ләмси без гөнаһкярә әрәмдер. (Г. Тук.)

м. I. Касание, ощущение, осязание.


Ләмех м. I. 1) Күз төшерү, бер карап алу. 2) Бик кыска вакыт.

м. I. 1) Взгляд. 2)Мгновение.


Ләмзә ис. 1) Нечкә мәгънә. 2) Күз, каш беләш ымлау, каш сикертү.

сущ. 1) Тонкий смысл. 2) Подмигивание.


Ләм язәл ст. Бетми торган, югалмый торган, мәңге. Пәнаһ әйлән үзигә ләм язәлне (Сайяди).

сс. Непрекращающийся; вечный, бессмертный.


Ләм ялид ст. Тумады. Мин өмид иткән вәлидләр „Җим Вәлид"тән ләм ялид. (Ш. Баб.)

сс. Не рождён, не родился.


Ләм яльтәфит ст. Илтифат итмәде, исе китмәде, игътибар бирмәде (бу сүз төбендә өченче зат үткән заман фигыль булса да, һәр өч заман һәм өч зат өчен дә кулланыла). Минем хәлне белгән иптәшләр дә миңа күп даруның исемен әйтеп калдылар, әмма мин ләм яльтәфит. (Г. Тук.)

сс. Не обратил внимания, не придал значения (чему-либо).


Ләмәган ис. Ялтырап, нур чәчеп тора торган нәрсә.

сущ. Блеск, сияние, сверкание (звезды).


Ләмәгане сәраб ст. Мираж (эссе чүлләрдә горизонтның ары ягындагы әйберләрнең һавада ялтырап күренүе).

сс. Мираж, марево.


Ләнгәр ф. ис. Якорь. Муафыйк һава вә җил туры килеп, көймәче ләнгәрен ычкындырды. (К. Нас.)

п. сущ. Якорь.


Ләрзә ф. ис. Тетрәү, дерелдәү, калтырау.

п. сущ. Дрожь, озноб, содрогание.


Ләтаиф ис. к. Күңелле (кызыклы) кыска хикәяләр, үткен (тәмле) сүзләр, уен-көлкеләр, анекдотлар.

сущ. мн. Тонкости, остроумные слова, анекдоты, шутки.


Ләтафәт ис. Гүзәллек, матурлык, ямьлелек, йомшаклык, ягымлылык. Ләтафәт багыны читтән күреп, гашыйк булып сайра! (М. Гаф.)

сущ. Красота, мягкость, нежность, доброта, любезность.


Ләтъмә ис. Уч белән яңакка чабу, яңаклау, сугып җибәрү. Әхнәфкә ләтъмә орсаң, сиңа фәлан кадәрле акча. (К. Нас.)

сущ. Удар, пощёчина.


Ләтыйф с. Йомшак, гүзәл, мөлаем, нәфис. Ләтыйф тән — гәүдәсе булмаган, рухани зат (фәрештә, җен һ. б.). Син ләтыйф тәннәр кеби күрсәтмәгел чын сурштең. (Г. Тук.)

прил. Любезный, приветливый, милый, мягкий, добрый, нежный, прелестный, изящный: интересный.


Ләтыйфә с. 1) Күңелле, көлкеле, үткен мәгънәле кыска хикәя; мәзәк-анекдот. 2) Гүзәл.

прил. 1) Тонкость, остроумное слово, анекдот, шутка. 2) Интересная, прекрасная.


Ләтыйфәгү гф. ис. Күңелле хикәя сөйләүче, кызыклы сүз сөйләүче.

ар.-п. сущ. Рассказчнк анекдотов, весёлый собеседник, остряк, шутник.


Ләфаиф ис. к. Төрә торган әйберләр, букчалар.

сущ. мн. Свёртки, свитки.


Ләфзан р. Сүзләрнең мәгънәләренә карамыйча, авазларына, хәрефләренә генә карап.

н. По форме, произношением, произнесением (о слове).


Ләфзый с. Сүзгә (сүзнең аваз ягына) караган, сүздә булган.

прил. 1) Словесный, устный. 2) Речевой. 3) Буквальный.


Ләфзы көфер из. Көфер сүз, аллага ышанмауны белдергән сүз. Ах бәдбәхет, ни сөйли, ләфзы көфер сөйли бит. (Ф. Әмир).

из. Богоотступное слово, богохульство.


Ләф м. I. Урау, төрү, чорнау.

м. I. Свёртывание, завёртывание.


Ләфыз ис. 1) Сүз. 2) Тел белән әйтелгән мәгънә калыбы, сүзнең аваз ягы. „Сөям җаным" ләфызларына ашуын. (Г. Тук.)

сущ. 1) Слово. 2) Произношение, выражение, произнесение.


Ләхед* ис. 1) Гүр. 2) Ләхет (кабернең үлекне куяр өчен уелган өлеше).

сущ. 1) Могила. 2) Боковая ниша в могиле.


Ләхем ис. 1) Ит. 2) Хайван тәненең, җимешнең йомшак җире.

сущ. 1) Мясо. 2) Мякоть.


Ләхен м. I. 1) Җыр, көй, аһәң. Мисырда ләхен гыйлемен ул истихраҗ кылды. (К. Нас.) 2) Акцент. 3) Грамматик ялгышлык, ялгыш уку.

м. I. 1) Песня, мотив, тон, мелодия. 2) Акцент. 3) Ошибка,неправильность (речи).


Ләхес м. I. Ялау (тел белән).

м. I. Слизывание (языком).


Ләхза ис. 1) Күз чите белән карап алу. 2) Карап алу өчен кирәк булган бик аз вакыт, күз ачып күз йому чаклы гына вакыт. Алды тынлык дөньяны шул ләхзадә. (Ш. Баб.)

сущ. 1) Взор, взгляд. 2) Мгновение, миг, момент.


Ләшкәр ф. ис. Гаскәр, армия. Барча шәйтан тупланып, мәхшәр булып, килделәр дицгез кебек ләшкәр булып. (Ш. Баб.)

п. сущ. Армия, войско.


Ләшкәргяһ ф. ис. Гаскәр тора торган урын.

п. сущ. Лагерь, стан (военный).


Ләякыл* ст. кара: ля ягъкыйл.

сс. см. Ля ягъкыйл.


Ләял ис. Ләйлә-нең к.

сущ. мн. от ләйлә.


Ләүз ис. Миндаль, бадәм чикләвеге.

сущ. Миндальные орехи.


Ләүзинә ф. ис. Бадәм чикләвеге белән шикәрдән яки балдан пешерелгән хәлвә.

п. сущ. Род сладостей, халва из миндаля и фисташек.


Ләүм ис. Хурлау, шелтәләү, сүгү.

сущ. Порицание, упрек, ругань.


Ләүх ис. 1) Тигез яссылык; такта. 2) Язарлык такта, класс тактасы (кара такта). Кул тидергән иде, ул ләүх дәхи дивардан шалтырап уалып идәнгә коелды.(К. Нас.)

сущ. 1) Доска, плита, пластинка, дощечка. 2) Классная доска.


Ләүхелмәхфуз из. дини Кешеләргә дөньяда вакытта нинди эшләр булачагы, кешеләр ни эшләячәкләре турында язган такта; язмыш тактасы. Әй Харук кода, безгә кода булышырга ләүхиз - мәүхиз (ләүхелмәхфуз)ләрдә язылган. (Җыр. Такташ авызыннан.)

из. рел. Книга судеб.


Ләүхә ис. 1) Матур язу белән язылып стенага элеп куйган нәрсә, шамаил. 2) Күренеш, картина. 3) Вывеска. Капка башында яшел ләүхә тора. (Г. Тук.) 4) Такта. Буш вәһемнәр берлә ысланган хыялым ләүхәсе. (Ш. Баб.)

сущ. 1) Дощечка с надписями. 2) Полотно (картина), вид. 3) Вывеска,. 4) Доска.


Ләҗаҗ м. I. Ызгышта, дошманлыкта чиктән үтү.

м. I. Крайность в скандале, крайняя враждебность.


Ләҗаҗәт ис. Ызгыш, дошманлыкта чиктән тыш булу; йөдәтү, бәйләнү. Хакны аңламас, аңласалар да хаклыкка итагать итмәс бу кемсәләр үзләренең ләҗаҗәтләрендә дәвам иттеләр. (Р. Фах.)

сущ. Ссора, скандал; приставание.


Ләҗүҗ ис. 1) Тискәре, киребеткән кеше, ызгышучан кеше. 2) Бәйләнчек. Керер бер эшкә ләҗүҗ, юктыр аңа аннан хоруҗ. (К. Нас.)

сущ. 1) Упрямый, упорный, настойчивый. 2) Надоедливый, назойливый; сварливый.


Ләһ алм. Аның өчен, аңа, аның файдасына. Аның ләһенә биш тавыш булды.

мест. Ему, в его пользу, за него.


Ләһат ф. ис. Кече тел.

п. сущ. Язычок.


Ләһелфәрман ст. Боеру аның кулында. Бирер дәрмана дә шаять, җәнабе мән ләһелфәрман. (Г. Тук.)

сс. Приказ (фирман) зависит от него (в смысле, он имеет право приказы вать).


Ләһәб ис. Ялкын, ут. Эбуләһәб —ут атасы.

сущ. Пламя, огонь.


Ләһү м. I. Күңел ачу, уен-көлке. Ләһү-ләгаб белән вакыт үткәрмә!

м. I. Развлечение, заба-ва, игра.


Ләһҗә ис. 1) Тел, диалект, шивә. 2) Сүзлек. Кертмә бер чит ләһҗәдән хәреф (хәреф биредә грамматик элемент мәгънәсендә) ләһҗәбез тәртибенә. (Дәрд.)

сущ. 1) Язык, наречие, говор, диалект. 2) Словарь.

 


Өскә
А Б В Г Д З И К Лa Ли Ло Ля =>Лә<= Лө Лү М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ