Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л Мa Мa Ме Ми Мо Му Мә Мө Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

М (мим). Татар әлифбасында унөченче, гарәп әлифбасында егерме дүртенче хәреф. Әбҗәд тезмәсендә 40 санында йөри.

13-ая буква татарского алфвита обозначает 24-ю букву арабского алфавита . Цифровое значение 40.


Ма кис. 1) Нәрсә, шул нәрсә ки мәгънәсендә гыйбарәләрдә кулланыла: ма кабел (яки кабилә) - шул нәрсә ки алда булды, ягъни алда булган нәрсә, алдагы; ма бәгыд (яки бәгъдә) - шул нәрсә ки соңыннан булды, соңгысы; ма хәзәрә - хәзер ни булса шул. хәзрәт: "ма хәзәрә" диде. (З.Биг.) 2) Ма катнашкан кайбер гыйбарәләр бездә бер исем булып та йөртелә: ма җара - үткән, узган, булып беткән нәрсә (маҗара). "Рөстәм маҗаралары" (Г.Кут.) 3) Юклыкны белдерүче "ма-мә" урынында йөри: Калә шәйхе фишшифа дип укыганың мантыйкмы? ма вәҗәтте (тапмадым), ма рәәйте (күрмәдем) җаныем, синнән артыкны. (Шәкертләр җыры).

част. 1) Что. 2) То, что; то, которое; тогда, когда; там; (употребляется в словосочетаниях, напр. ма кабел - перед, т.е. то, что было ранее; ма бәгыд - то, что было позже и т.п.; перед глаголом прошедшего времени обозначает отрицание.


Ма бакый cт. Калган нәрсә, калдык.

сс. Оста ток; то, что осталось.


Ма биһилифтихар cт. Аның белән мактаныла торган нәрсә, мактаныч. Бөтен галәмнең ма биһилифтихары булган Әхмәт Мидхәт әфәнде үзенең әсәрләрендә димеш. (Г. Ибр.)

сс. То, чем можно гордиться; предмет гордости.


Ма бәгыд cт. Соң булган, соңгы, соңгысы. Ма бәгыде ма кабелендәге җөмләне бәян итәр. (К. Нас.)

сс. Последующий; то, что идёт после.


Ма бәен cт. Арадагы нәрсә, ара, ике ара. Пәрдәи фиркатлә өртелмеш безем ма бәйнемез. (Г. Тук.)

сс. То, что находится между..., между, интер...


Ма вараэ cт. Бер әйбернең арты, аркасында булган, аръяк, арт як, теге як. Ма вараэннәһер — елга аръягы. Ма вараэттабига — табигатьтән тыш булган әйбер, табигый булмаган хәл.

сс. То, что находится позади (чего-либо).


Ма вәкага cт. Булган эш, вакыйга, барлыкка килгән. Ма вәкаганы ишедеп кәлде. (3. Биг.)

сс. Случившееся; то, что случилось.


Мави c. 1) Су(га караган). 2) Су төсендәге, зәңгәр.

прил. 1) Водяной. 2) Цвета воды, голубой, лазурный.


Магада cт. Башка, бүтән, гайре. Маһруя магада балалары юк иде. (3. Биг.)

сс. Кроме.


Магунә ис. Ишкәкле һәм җилкәнле зур көймә.

сущ. Лихтер, парусник.


Мадамә ст. 1) һәрвакыт булганча, дәвам иткәнчә. Мадамелхәят — гомер буе. 2) Мадам, мадам ки формасында булганда чөнки, әгәр шулай икән, чынлыкта мәгънәләрендә кулланыла. Мадам ки ул үзе юк, без аның мәсьәләсен карый алмыйбыз.

сущ. 1) Пока, пока длится. 2) Постольку поскольку, если так, то...


Мадди* с. 1) Материалистик. 2) Материаль, матди. Әхмәт әфәнденең ул әсәрләре аңа һичбер мадди файда китермиләр иде (Г. Газиз).

прил. 1) Материалистический. 2) Материальный, вещественный.


Маддиюн ис. Материалистлар. Маддиюн мәзһәбе — материализм мәктәбе.

сущ. Материалисты.


Маддият ис. Материаль әйберләр.

сущ. Материи, вещества.


Маддиять ис. Материальлек. Мәрҗани, парлак яшә сындырмыйча „кармак" сабын, инша алла, маддиять түгелдер ич бар макъсадың... (Ш. Баб.)

сущ. Материальность.


Маддә* ис. 1) Әйбер, нәрсә, матдә. 2) Әйбернең төбе, маясы, материалы. 3) фәл. Материя (кеше аңыннан бәйсез рәвештә яши һәм анда чагыла торган объектив реальлек). 4) Аерым бүлек, пункт, параграф; статья. Сәбәпләре ушбу маддәдә бәян кылыныр. (К. Нас.)

сущ. 1) Предмет. 2) Материал, вещество. 3) фил. Материя; сущность. 4) Пункт; параграф, статья.


Маддәтән р. 1) Материаль яктан, матди яктан. „Әлгасрелҗәдид"тә маддәтән вә мәгънән иштиракь идәнләрнең лисаны... (Г. Тук.) 2). Асылда, нигездә.

н. 1) Материально, вещественно. 2) В сущности, по существу, в основе.


Мадих сф. Мактаучы, одачы.

пр. д. 1) Хвалящий, восхвалшющий; славословящий. 2) Панегирист.


Мадун ст. Чагыштырмача түбән булган, бер нәрсәгә карата түбән булган. Мәс., ун мадунендә — уннан түбән.

сс. То, что ниже.


Мадәр ф. ис. Ана. Шивәзадә пәдәр вә мадәренен хозурына барды. (К. Нас.)

п. сущ. Мать.


Мадәранә ф. р. Аналарча, аналар кебек, аналарга тиешле булганча, аналарга гына хас булганча.

п. н. Как мать, по-матерински.


Мадәри ф. с. Ана (та караган), ана(га бәйләнешле).

п. прил. Материнский.


Маегъ сф. Су кебек сыек, ага торган сыек. Әй,"әфәләм төрле" шагыйрь, күп катың маегъ була. (Ш. Баб.)

пр. д. Текущий, жидкий.


Маегыйять ис. Сыеклык, әйбернең ага торган сыек хәлдә булу үзлеге.

сущ. Разжиженность, жидкое состояние.


Маел кара: маил.

см. Маил.


Мазый сф. 1) Үткән, кичкән, үткән заман, Әле һич күрмәгән сезләрне мазый. (Г. Тук.) 2) грам. Үткән заман фигыль атамасы.

пр. д. 1) Прошедший, прошлый; прошлое, былое. 2) грам. Прошедшее время.


Мазый шөһуди ст. грам. Үткән заман хикәя фигыль (татар телендә ды-де кушымчалары ярдәмендә ясала).

сс. грам. Прошедшее категорическое время.


Мазый нәкъли ст. грам. Эш яки хәлнең булуын күреп түгел, ишетеп кенә сөйләүне белдергән үткән заман фигыле (татар телендә ган-гән кушымчасы ярдәмендә ясала).

сс. грам. Прошедшее субъективное (прошедшее неочевидное) время.


Маи с. 1) Су(га караган), суда була торган, судагы, мәс., нәбате маи— су үсемлекләре. 2) Су төсендә, су төсле күк.

прил. 1) Водяной, водный. 2) Голубой; цвета воды.


Маидә ис. Аш табыны, ашъяулык, дәстәрхан.

сущ. Накрытый стол, скатерть.


Маил сф. 1) Авыш, һәвәсле; мәел итүче. 2) Тартым, сыман. Кызылга маил — кызылга тартым. Күрең япон әһалисен нәя маил имеш анлар. (Г. Тук.)

пр. д. 1) Склонный, склоняющийся. 2) Имеющий (какой-либо) оттенок.


Маилиять ис. 1) Бер якка авышканлык, авышлык. 2) һәвәслек.

сущ. 1) Наклонение. 2) Наклонность, склонность (к чему-либо).


Ма йогәдде биһ ст. 1) Гадәтләнелгән, күнегелгән, өйрәнелгән эш, аңа күнегелгән әйбер. 2) Әһәмиятле.

сс. 1) Привычный; привычное дело. 2) Значительный, важный.


Ма кабел ст. 1) Әүвәлге, элекке. 2) Алдагы, алдан була торган нәрсә.

сс. 1) Предыдущий, предшествующий. 2) Былое; то, что было раньше.


Макир сф. 1) Хәйлә, мәкер иясе, хәйлә итүче. 2) Хәйләкәр.

пр. д. 1) Хитрец, плут. 2) Хитрый, коварный.


Ма кянә ст. Булган әйбер, булганынча, элеккечә, ничек булган булса шулай.

сс. Былое; то, что было.


Мал* ис. Байлык (терлек, акча һәм кулда булган нәрсәләр).

сущ. Имущество достояние, состояние, богатство (деньги, скот и др.).


Малдар гф. с. Бай, малы күп кеше. Башка имамларә нисбәтән малдар улып. (3. Биг.)

ар.-п. прил. Состоятельный, богатый.


Мали с. Мал(га караган), мал(га бәйләнешле).

прил. 1) Денежный, имущественный. 2) Финансовый.


Малик сф. 1) Милек иясе, ия, хуҗа. 1) Милек иясе, ия, хуҗа. Ук җәядән атылып китсә, атучы аңа малик түгел.1) Милек иясе, ия, хуҗа. Ук җәядән атылып китсә, атучы аңа малик түгел. (К. Нас.) 2) Патша.

пр.д. 1) Обладатель, собственник. 2) Царь, король.


Маликиять ис. Әйбергә ия (хуҗа) булучылык.

сущ. Право собственности; собственность.


Малихулия ис. Күңел төшенкелеге авыруы, меланхолия.

сущ. Меланхолия.


Малия ис. Мал эшләре.

сущ. 1) Финансы. 2) Финансовый.


Малия назыйре ст. Финанс министры.

сс. Министр финансов.


Малия назарәте ст. Финанс министрлыгы.

сс. Министерство финансов.


Малпәрәст ф. с. 1) Мал сөюче, мал җыярга яратучы. 2) Малга табынган ач күзле кеше.

п. прил. 1) Жадный, алчный, корыстолюбивый. 2) Скряга.


Мал самит ст. Саңгырау мал, җансыз мал; алтын-көмеш.

сс. букв. „Молчащее" богатство (в отличие от „кричащего" скота); перен. Ценности в золоте и сёребре.


Ма ля гайне рәәт вә ля өзне сәмәгать гыйб. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән нәрсә. Тартма эчрәсендэ ма ля гайне рәәт вә ля әзне сәмәгатъ тулы. (К. Нас.)

фр. „То, что глаз не видел и ухо не слышало"; невиданное и неслыханное.


Ма лязимә ст. Кирәкле нәрсә, хаҗәт әйбер, кирәк-ярак. Җиде көндә тәмам ма лязимәсе белән тайяр булсын дип әмер бирде. (К. Нас.)

сс. Необходимая вещь, необходимость.


Ма ля кәлям ст. Сүз әйтерлек түгел, әйтерлек тә түгел, һичсүзсез.

сс. Неописуемый, невыразимый словами.


Малямал ф. с. Тулы, туп-тулы. Нидән, белмәм бу рәсмә кальбеңез киберлә малямал. (Г. Тук.)

п. прил. 1) Полный до краев, переполненный. 2) Полным-полно.


Ма ля ниһая ст. Чикләнмәгән, чиксез (хәтсез); чиге булмаган нәрсә.

сс. Безграничный, беспредельный.


Ма ля ягъни ст. Буш, файдасыз һәм кирәксез эш; буш, кирәксез сүз, мәгънәсез. Андый ма ля ягъни кирәк булса, әнә безнец җүләр Хафизга гына килсеннәр. (Г. Ибр.)

сс. 1) То, что не имеет значения, незначащий, бессмысленный. 2) Бессмысленно.


Ма мәза ст. Үткәндәге, үткән хәл.

сс. То, что прошло, прошлое, прошедшее.


Ма мәләкә ст. Милек ителгән әйбер, милкендә булганнар.

сс. То, чем владел; обладаемое.


Манига ст. Манигъ-ның мнс.

жен. р. от манигъ.


Манигъ сф.1) Тыючы, тоткарлаучы, бер эшнең үтәлмәвенә сәбәп булучы. Юлда манигъ күрсәм, тибәм дә аударам. (Г. Тук.) 2) Киртә.

пр. д. 1) Мешающий; препятствующий; удер-живающий. 2) Препятствие, преграда.


Мантыйк ис. 1) Логика (тәртипле, бәйләнешле сөйләргә, уйларга бйрәтә торган фән; схоластика мәгънәсендә дә кулланыла). Укып мантыйк булдык палач. (Г. Тук.) 2) Сөйләнгән сүз.

сущ. 1) Логика. 2) Речь, беседа. 3) Сказанное.


Манәнд ф. ис. Охшаш, кебек, шикелле. Сәна, и шагыйри Фирдәүси манәнд. (Дәрд.)

п. сущ. Подобный, сходный.


Мар I сф. Елан.

п. сущ. Змея.


Мар II сф. Үтүче, үтеп китүче, кичүче.

пр. д. Проходящий; прохожий.


Маран ф. ис. Мар 1-нең к. Гәүдә ахыр локмаи маран икәндер, белмәдем, (һ. Сал.)

п. сущ. мн. от мар I.


Марелбәян из. Аңлатып үтелгән, алда аңлатылган, бәян ителгән.

из. Вышеупомянутый; упомянутый; сказанный, разъяснённый.


Ма садака ст. Туры килгән, муафыйк; дөреслеге, туры килүе расланган.

сс. Подтверждающий, доказывающий, соответствующий.


Масдар ис. 1) Нәрсәнең килеп чыккан урыны, башланган, алынган урыны. 2) грам. Исем фигыль.

сущ. 1) Источник, происхождение. 2) грам. Масдар, отглагольное имя, неопределённое наклонение.


Масдар сәкыйл ст. Калын авазлардан торган төп фигыль (атама).

сс. Масдар, состоящий из звуков твёрдого произношения.


Масдар хәфиф ст. Нечкә авазлардан торган төп фигыль (атама).

сс. Масдар, состоящий из звуков мягкого произношения.


Ма сива ст. Моңардан башкалары, моңа кермәгәннәр.

сс. Кроме, исключая.


Ма сәбәкъ ст. Алда булган, булып үткән нәрсә, хәл.

сс. То, что предшествовало, прошедшее.


Матбуг сф. Басылган нәрсә; басылып чыккан. Матбуг улан язуны төшенеп укырга кирәк. (Р. Фах.)

пр. с. Напечатанный; изданный.


Матбугат* ис. к. 1) Пресса, газета-журналлар. 2) Басылып чыккан әйберләр.

сущ. мн. 1) Пресса, печать. 2) Печатные материалы.


Матбух сф. Пешерелгән.

пр. с. Сваренная, приготовленная пища.


Матбәга ис. Типография, китап баса торган урын.

сущ. Типография.


Матбәх ис. Ашамлык пешерә торган урын, кухня, пекарня.

сущ. Кухня, пекарня.


Матгам ис. Ашханә.

сущ. Столовая.


Матгум сф. Аш ителгән, ашалган.

пр. с. Съеденное.


Матгун сф. Шелтәләнгән, сүгелгән.

пр. с. Порицаемый, осуждаемый, бранимый.


Матди кара: Мадди
Матди юн кара: Мадди юн
Матдият кара: Маддият
Матдиять кара: Маддиять
Матдә кара: Маддә
Матдәтән кара: Маддәтән

см. Мадди
см. Мадди юн
см. Маддият
см. Маддиять
см. Маддә
см. Маддәтән


Матлаб ис. Теләнелгән, таләп ителгән; омтылган нәрсә. Матлабым анчак сәнең мәнзум вә мәнсүрең. (Г. Тук.)

сущ. Требуемое; предмет желания.


Матлуб сф. Теләнгән, эзләнгән, таләп ителгән, соралган нәрсә. Җамәсе көһнә улана бәдгөман матлуб имәс. (Ак.)

пр. с. Желаемый, требуемый, желанный, искомый.


Матләгъ ис. Йолдызның (айның, кояшның) чыгу, туу, калку урыны.

сущ. Место восхода (солнца, луны, звезды)


Матмуг сф. Комсызлык белән теләнгән.

пр. с. Желанное, желаемое с жадностью.


Матмус сф. 1) Төшерелгән, юк ителгән. 2) Түгәрәк хәрефләрнең эчен ачык язмау. Хәрефләрне матмус язма. (К. Нас.)

пр. с. 1) Уничтоженный, стёртый. 2) Неясное написание круглых букв арабского алфавита.


Матмәгъ ис. Комсызланып теләнгән әйбер, ач күзлелек белән өмет ителгән әйбер.

сущ. Желаемая вещь, предмет желания, то, к чему стремятся.


Матмәх ис. Каралган, күз текәлгән әйбер, урын.

сущ. Предмет желания; преследуемая цель.


Матруд сф. Куылган, чыгарылган, куып җибәрелгән.

пр. с. Изгнанный, выгнанный.


Матрух сф. Алып ташланган, ыргытылган, атылган.

пр. с. Выброшенный, брошенный, скинутый.


Матхун сф. Тарттырылган, он ителгән.

пр. с. Смолотый, измолотый, перемолотый.


Ма тәкаддәм ст. Булып үткән нәрсә, үткәндә булган вакыйга, хәл.

сс. Предшествующий, предыдущий, то, что предшествовало.


Матәм* ис. 1) Кайгы тоту, уен-көлке һәм күңел ачулардан тыелып кайгыру, хәсрәтләнү. Ай-вай, нәүрүз көн шатлык дигәнебез матәмгә мәнкалиб булды лабаса. (К. Нас.) 2) Үлгән кеше өчен кайгы тоту.

сущ. 1) Воздержание от развлечений по случаю траура. 2) Траур, плач по умершему; вопль, рыдание.


Матәмзадә ф. ис. Берәүнең үлеме сәбәпле кайгы, хәсрәткә дучар булган кеше.

п. сущ. Носящий траур; оплакивающий покойника.


Ма төрид ис. 1) Ни телисең син (ир кеше). 2) Ул (хатын) теләгән нәрсә. Сафи булмыш Фатыйма апайга мөрид, шул сәбәптән тәфгале һәм ма төрид (Г. Тук.)

сс. 1) Что ты хочешь? (муж. р.) 1) То, что она хочет.


Ма фатә ст. ) Үткән, кулдан ычкынган, күздән югалган әйбер. 2) Юкка чыккан нәрсә. Кыйлмадым һәргиз тәдарек гомеремец ма фатенә. (һ. Сал.)

сс. 1) Что прошло, что минуло. 2) Утраченное; былое.


Ма физзамир ст. ) Күңел (йөрәк) эчендә булган нәрсә, күңелдә булган ният Һәм теләнелгән әйбер.

сс. 1) Скрытая цель; задняя мысль. 2) Задушевные мысли, тайные желания.


Ма филбаль ст. кара: ма физзамир.

сс. см. Ма физзамир.


Ма фиһа ст. Аның эчендәге нәрсә. Ничек кем шәмсә каршы парлаер дөнья вә ма фиһа. (Г. Тук.)

сс. Бсё то, что в ней имеется.


Ма фәвык ст. 1) Өстә, югарыда булган нәрсә, өс, югары як. 2) Югарыда әйтелгән, күрсәтелгән нәрсә.

сс. 1) Вышеуказанный. 2) То, что наверху.


Ма фәвыкыттабигать гыйб. Табигатьтән өстен булган (нәрсә). һәр нәрсәне ма фәвыкыттабигать нәрсәләргә бәйли иде (Г. Газиз).

фр. Сверхестественный.


Ма фәгалтем би Йосыф гыйб. Йосыфка нәрсә эшләдегез? Барчаңызны сәясәтлә үлдерермен, ма фәгалтем би Йосыф дәюр имде. (К. Гал.)

фр. „Что вы сделали с Йосифом?" (фраза из поэмы „Кыссаи Иосиф")


Ма хазәрә ст. Хәзер булган әйбер (нәрсә), бар булган нәрсә, хәзинәдә бары, хәзинәдә булган. Әй фәлан! Ма хазәрә тагамыбызны ник китермисең, — дип кычкырды. (К. Нас.)

сс. То, что есть налицо, имеющееся в наличии.


Ма хасәл ст. 1) Эш нәтиҗәсендә булган әйбер. 2) Барлыкка килгән әйбер, кулга (милеккә) кергән әйбер, төшем, нәтиҗә. Иҗтиһадыңызның ма хасәленә карап хушнуд улыңыз. (3. Биг.)

сс. 1) Результат, общйй вывод; итог. 2) Полученное, добытое.


Махи сф. Юк итүче, югалтучы, кырып ташлаучы, җуючы.

пр. д. 1) Уничтожающйй, сглаживающий; зачёркивающий. 2) Разрушитель.


Махикъ сф. Ватучы, җимерүче; вата (җимерә) торган. Адәмнәрнең бер төрлесе махикъләрдер ки, аталарының фазыйләтләрен җуйдылар. (К, Нас.)

пр. д. 1) Разрушающий; уничтожающий. 2) Сокрушительный.


Машалла гыйб. Нинди шәп! Нинди яхшы! (гаҗәпләнгәндә әйтелә торган тәгъбир. „Алла ни теләгән булса, шул" дигән мәгънәдә). Сөбханалла, машалла, күз тимәсен башалла. (Әйтем.)

1) рел. То, что захочет аллах. 2) Возглас одобрения: „молодец!", как прекрасно! 3) Возглас удивления.


Маши сф. Җәяү йөрүче, җәяүле.

пр. д. 1) Идущий. 2) Пеший, пешеход.


Машиән р. Җәяүләп, җәяү йөргән хәлдә. Аксакаллы шәехләр, башларында чалма, машиән килерләр. (К. Нас.)

н. Пешком.


Маэ ис. Су.

сущ. Вода.


Маи зәмзәм — зәмзәм суы (Гарәбстанда изге саналган бер кое суы) Биэре милләт, май зәмзәм күзләдем еллар буе... (Дәрд.)

Земзем (водный источник в Аравии, считающийся у мусульман священным).


Маэмән ис. Качып сакланырлык урын, яшеренерлек урын, сыеныр урын, котылу урыны, куркынычсыз урын.

сущ. Место прибежища, убежище; безопасное место.


Мая* ф. ис. 1) Нигез элемент, эш өчен иң элек кирәк булган әйбер, төп элемент. 2) Төп капитал. Асылы вә маясы хәрам булган мал белән. (К. Нас.)

п. сущ. 1) Суть; основа, принцип. 2) Капитал; основной капитал.


Ма әшбәһе ст. Охшаган нәрсә, шундый, шуның кебек, шуңа охшаган. Инде намаз, руза, тәсбих, сәдака, дәрвишлек вә ма әшбәһегә нәүбәт. (Г. Ибр.)

сс. Сходный, похожий, очень похожий, такой, тому подобный.


Маҗара* ст. Булган эш; шау-шулы вакыйга.

сс. 1) Событие, приключение. 2) Инцидент; происшествие.


Маҗид сф. Дан һәм игътибар иясе.

пр. д. Славный, прославленный.


Маһ ф. ис. 1) Ай (күктәге ай). 2) Елның 12 дән бере. Кичмәсен караңгылыкта маһымыз һәм салемез. (Г. Тук.) 3). күч. Чибәр, гүзәл кыз.

п. сущ. 1) Месяц (часть года). 2) Месяц, луна. 3) перен. Красавица.


Ма һаза ст. Бу нәрсә, бу ни? Хәзрәт: "Ма һаза", — диде. (3. Биг.)

сс. Что это?


Маһ бәмаһ ф. ст.. Айдан айга, ай саен.

п. сс. Из месяца в месяц, ежемесячно.


Маһи ф. ис. 1. Балык. 2. Ай(га караган).

п. сущ. 1. Рыба. 2. Лунный.


Маһир сф. Оста, мастер.

пр. д. 1) Искусный. 2) Знаток своего дела.


Маһиранә гф. р. Осталык белән, осталарча.

ар.-п. н. Мастерски, искусно, ловко.


Маһирә сф. Маһир-ның мнс.

жен. от маһир.


Маһи таб ф. ис. кара: мәһ-таб.

п. сущ. см. Мәһтаб.


Маһичә ф. ис. Манара һәм байрак очларындагы ай.

п. сущ. Изображение полумесяца на минарете мечети или на древке знамени.


Маһия ф. ис. Айлык, айлык хезмәт хакы.

п. сущ. Жалованье; месячная заработная плата.


Маһиять ис. 1) Нәрсәнең табигый хәле, табигый сыйфаты. 2) Нәрсәнең (эшнең) төбе, чыны, үзлеге, асылы.

сущ. 1) Природное свойство, качество, натура. 2) Сущность, существо (дела).


Маһликаэ гф. ст. (Маһ—ай; ликаэ — а) юлыгу, очрашу, кавышу; б) йөз, чырай) ай йөзле, ай чырайлы; матур, гүзәл. Тәхет өстендә маһликаэ бер падиша белән бергә утырыр. (К. Нас.)

ар.-п. сс. 4) Луноликий, прекрасный. 2) Красавец, красавица.


Маһпәймәр ф. с. Йөзе ай кебек, гүзәл, матур.

п. прил 1) Луноподобный. 2) Красавец; красавица.


Маһрох ф. ис. Ай битле, ай яңаклы, матур

п. сущ. Луноликий, красивый.


Маһру, Маһруй ф. ис. Ай йөзле, матур.

п. сущ. Луноликая, красавица.


Ма һүә ст. Ул ки, ул нәрсәдер ки.

сс. То, что он...

 


Өскә
А Б В Г Д З И К Л =>Мa<= Ме Ми Мо Му Мә Мө Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ