Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л Мa Ме Ми Мо Му Мәa Мәб Мәв Мәг Мәд Мәе Мәз Мәй Мәк Мәл Мәм Мән Мәр Мәс Мәт Мәф Мәх Мәш Мәэ Мәя Мәү Мәҗ Мәһ Мө Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Мәга (мәгал) бәйл. Белән, бергә.

Предлог с.


Мәгабид ис. Гыйбадәт урыннары.

сущ. Места поклонения; храмы.


Мәгабир ис. к. 1) Кичүләр, 2) Күперләр.

сущ. мн. 1) Переезды; переправы. 2) Паромы. 3) Мосты.


Мәгад ис. 1) Кире кайту урыны. 2) күч. Ахирәт.

сущ. 1) Место возвращения/.2) перен. Будущая, загробная жизнь.


Мәгадин ис. Мәгъдән-нең к.

сущ. мн. от мәгъдән.


Мәгаз ис. Сыену урыны, саклана торган җир.

сущ. Убежище.


Мәгаз Aлла —Aлла сакласын. Мәгаз алла, хак белүр, мән һич күрмәдем... (К. Гал.)

Сохрани господи! Не дай бог!


Мәга залик ст. Шуның белән бергә. Вә мәга залик тәкәбберлек хакында әйтелер. (К. Нас.)

сс. Вместе с этим, в то же время.


Мәгазәрә м. III. Гозер (сылтау) белән гафу үтенү.

м. III. Принесение извинений; извинение.


Мәгаиб ис. к. Гаепләр, кимәчелекләр; хаталар.

сущ. мн. Пороки, недостатки; ошибки.


Мәгаиш ис. Мәгыйшәт-нең к.

сущ. мн. от мәгыйшәт.


Мәгалмәмнүниять ст. Шатлык белән, шатланып. Мәгалмәмнүниять кабул итә инде ул аны, диде. (Ш. Кам.)

сс. С радостью, радостно.


Мәгали ис. 1) Югары сыйфатлар. 2) Бөек идеяләр. Суңы рифгать, тәрәккыйдер мәгали. (Г. Тук.)Мәгалмәмнүниять кабул итә инде ул аны, диде. (Ш. Кам.)

сущ. 1) Высокие качества. 2) Возвышениые идеи.


Мәгальурра вә билбанзай игыйб. „Урра... һәм банзай!" белән. Бетер, сындыр, кырып ташла, мәгальурра вә билбанзай. (Г.Тук.)

фр. С криком ура! и с криком банзай!..


Мәга ма фиһ ст. Шуның белән бергә. Мәга ма фиһ Юнан хөкемдарлары Асия хөкемдарлары кеби мөстәбид дәгел иде. (X. Чис.)

сс. Вместе с этим (с тем что в нём).


Мәга һаза ст. Шуның белән бергә. Мәга һаза үзе казыйга варыр. (Һ. Сал.)

сс. Вместе с тем, в то же время.


Мәган кис. Бергә, бергәләшеп, икесе бергә.

част. Вместе с..., совместно с..., вдвоем.


Мәгани I ис. Мәгънә-нең к.

сущ. мн. от мәгънә.


Мәгани II ис. к. 1) Өйләр. 2) Кунак өйләре.

сущ. мн. 1) Жилища. 2) Дома для гостей.


Мәгариб ис. Мәгърибенең к.

сущ. мн. от мәгъриб.


Мәгариф* ис. 1) Мәгърифәт-нең к. 2) Мәгълүмат, аң-белем. Газета укучылар гыйлем вә мәгарифкә дәлаләт кылалар. (3. Һади). 3) Мәгариф, уку-укыту, аң-белем бирү.

сущ. 1) мн. от мәгърифәт. 2) Сведения; знания. 3) Просвещение.


Мәгарә* ис. 1) Тау тишеге, өн. 2) Җир казып ясалган урын. Җир асты мәгарәдә урын табып, жу итеп тора болар... (Ш. Баб.)

сущ. 1) Пещера, грот. 2) Берлога.


Мәгасил ис. к. 1) Су коену урыннары. 2) Үлек юа торган урыннар.

сущ. мн. 1) Мсета для купанья, купальни. 2) Места омовения покойников.


Мәгасый ис. 1) Мәгъсыять-нең к. 2) дини Гөнаһлы итә торган, гөнаһландыра торган эшләр ...аны укыган намазы мәгасыйдан мәнгы кылыр, диде. (К. Нас.)

сущ. мн. 1) от мәгъсыять. 2) рел. Греховные дела.


Мәгаттәәссеф ст. Кайгы белән; үкенечкә (кайгыга) каршы.

сс. К сожалению.


Мәгаф сф. Гафу ителгән, кичерелгән, коткарылган, ярлыканган. Егетлек мөтдәтеннән соң адәм кямил ир куәтендәдер, балалар авыруыннан мәгафдыр. (К. Нас.)

пр. с. Прощённый, извинённый, оправданный.


Мәгаш ис. 1) Яшәү, тереклек. 2) Яшәү өчен кирәк нәрсә; яшәрлек нәрсә. Ләимнән интизар итмә мәгашың. (Г. Тук.) 3) Хезмәт өчен алынган акча.

пр. с.сущ. 1) Жизнь. 2) Средства, необходимые для жизни. 3) Содержание, жалованье.


Мәгашәрәт ис. Аралашу, халык белән бергә яшәү.

сущ. Общение; жизнь в народе.


Мәгашәка м. III. Бер-беренә гашыйк булышу, бер-берен сөешү, кара-каршы мәхәббәт.

м. III. Взаимная любовь.


Мәгун м. м. Ярдәм, булышлык.

м. м. Помощь, содействие.


Мәгунәт кара: мәгун.

см. Мәгун.


Мәгъбут сф. 1) Бәхетле. 2) Башкалар тарафыннан көнләшелгән, кызыгылган әйбер.

пр. с. 1) Счастливый. 2) Достойный зависти, завидный.


Мәгъбәд ис. 1) Гыйбадәт кылу урыны. 2) Гыйбадәтханә.

сущ. 1) Место поклонения. 2) Храм.


Мәгъбәр ис. 1) Елга аркылы.кичү. 2) Күпер, кичү урыны, паром.

сущ. 1) Переход, переезд, переправа. 2) Паром.


Мәгъбүд сф. 1) Гыйбадәт кылынган зат, табыныла торган зат. 2) Алла, пот, санәм. Юнаннарның баш мәгъбүдләре Юпитер иде. (X. Чис.).

пр. с. 1) Обожаемый, боготворимый. 2) Кумир (бог, идол и т. п.).


Мәгъбүдиять ис. Гыйбадәт ителә торган зат булучылык; аллалык.

сущ. Обожествляемость, боготворимость; божество.


Мәгъбүн сф. Алданган. Мәгъбүннең күңеле купты, карар кылмаз. (К. Гал.)

пр. с. Обманутый.


Мәгъдән ис. 1) Рудник, шахта. 2) Металл, руда (җир асты байлыклары).

сущ. 1) Рудник, шахта, копь, россыпь. 2) Руда, металл.


Мәгъдәни с. 1) Мәгъдәннән ясалган, минераль, 2) Мәгъдән әйбере, мәгъдәннәр эченә керә торган нәрсә.

прил. 1) Минеральный. 2) Металлический.


Мәгъдәният ис. Мәгъдән 2-нең к.

сущ. мн. от мәгъдән 2.


Мәгъдүд сф. Саналучы, саналган; чикле; санга кертелгән, санаулы. Юпитер балаларыннан Аполлон, Диана өлкән мәгъбүдләрдән мәгъдүд иде. (X. Чис.)

пр. с. Считаемый; считанный, исчисляемый.


Мәгъдүдат ис. 1) Мәгъдүд-нең к. 2) Санала торган (үлчәнми .торган) әйберләр (мәсәлән, йомырка). Балалар мәгъдүдатны тәхкыйк вә тәдкыйк итмәенчә гадәд фикереме хасил. итмәзләр. (Ш. ж.)

сущ. 1) мн. от мәгъдүд. 2) Штучные, не измеряемые предметы (напр., яйца).


Мәгъдүм сф. Юк (нәрсә), булмаган (нәрсә).

пр. с. Несуществующий.


Мәгъдүм мотлак ст. Һич булмаган нәрсә. „Мәгъдүм мотлак беленмәс һәм аннан хәбәр дә бирелмәс". (Г. Габ.)

сс. Абсолютно несуществующий.


Мәгъзирәт м. м. 1) Гозер. 2) Сылтау. 3) Сәбәп.

м. м. 1) Извинение. 2) Оправдание. 3) Предлог.


Мәгъзуб сф. Ачуланылган зат. Яһүдләр булды мәгъзуб та кыямәт, карышып, күз йомып инҗилгә каршы. (Г. Тук.)

пр. с. Навлекший на себя гнев, подвергшийся опале.


Мәгъзул сф. 1) Читләштерелгән. 2) Урыныннан чыгарылган, төшерелгән, хезмәтеннән азат ителгән.

пр. с. 1) Удалённый, изолированный. 2) Отстапленный от должности, уволенный.


Мәгъзүр сф. 1) Гозерле, гозер иясе. 2) Берәр сәбәп белән бер эшне эшли алмаучы. Бер яктан ул хәлне мәгъзүр дә күрергә мөмкин. (Г. Ибр.)

пр. с. 1) Оправданный; ПрощенныЙ, 2) Не справившийся с чем-либо по какой-либо причине.


Мәгъкуд сф. 1) Төенләнгән, бәйләнгән, бәйле. 2) Төзелгән (договор турында), сүз бирелгән.

пр. с. 1) Завязанный узлом. 2) Заключенный (о договоре).


Мәгъкулат ис. Мәгъкуль -нең к.

сущ. мн. от мәгъкуль.


Мәгъкулиять ис. Акылга сыя торган булучылык, рациональлек.

сущ. Разумность, рациональность.


Мәгъкуль* сф. 1) Акыл белән беленә торган. 2) Акылга сыя торган. 3) Акылга муафыйк, урынлы. Мөритләр муллага бирүне дә мәгъкуль күрмәс. (3. Һад.) 4) Аңлаешлы; лаек.

пр. с. 1) Постигаемый разумом, разумный, рациональный. 2) Благоразумный, умный, понятливый. 3) Подходящий, подобающий, приличный. 4) Понятный, за-служивающий (одобрения).


Мәгъкүс сф. Тискәре, кирегә әйләнгән; киреләнгән.

пр. с. Отражённый, обратный, перевёрнутый.


Мәгъләм ис. 1) Маяк, юл күрсәткеч. 2) Билге.

сущ. 1) Знак, указатель, сигнал. 2) Примета.


Мәгъләта ис. 1) Шик (икеләнү) тудыру теләге белән оста һәм матур итеп сөйләнгән буш сүз; буш мәсьәлә. 2) Нәтиҗәсез каршылык.

сущ. 1) Замысловатый, каверзный вопрос, введение в заблуждение красноречием. 2) Бесплодное сопротивление.


Мәгьлүб сф. Җиңелгән, аста калган. Менланың мәгълүб улмасын эстәр. (М. Ак.)

пр. с. Побеждённый, покорённый, разбитый.


Мәълубнять иc. Җиңелү хәле, җиңелүчелек., жиңелү, аста калу.

сущ. Поражение, провал, крах.


Мәгълүл I сф. 1) Богауланган, бәйләнгән. 2) Сусаудан җәфаланган.

пр. с. 1) Связанный, скованный. 2) Мучимый жаждой.


Мәгълүл II сф. 1) Чирле, авыру, авыруга сапкан. 2) Сәбәпкә нигезләнгән. 3) Бозык, начар.

пр. с. 1) Больной, нездоровый. 2) Мотивированный, обоснованный. 3) Порочный, несовершенный.


Мәгълүм* сф. 1) Билгеле, беленгән, мәгълүм булган. Мәгълүм инде, мин кушканча тормыйсың син. (Г. Тук.) 2) грам. Үтем юнәлешендәге фигыль.

пр. с. 1) Известный, определённый. 2) грам. Активный, активного залога (о глаголах).


Мәгълүмат* ис. к. Белем, беленгән нәрсәләр, хәбәр.

сущ. мн. Знания, сведения, данные.


Мәгъмүм сф. Кайгылы, сагышлы, хәсрәтле, күңеле төшенке, гамьләнгән. Чәчеп сүз дөррдләрен и килек мәгъмүм. (Дәрд.)

пр. с. Печальный, грустный; опечаленный.


Мәгъмүмиять ис. Кайгылылык, сагышлылык, хәсрәтлелек, гамьлелек.

сущ. Грусть, печаль.


Мәгъмүл сф. 1) Эшләнгән, ясалган. 2) Гади, тормышта кулланыла торган; аның белән эш ителгән. Гайре мәгъмүл — эшкәртелмәгән, табигый... Махсус гайре мәгъмүл калдырылган агачлар арасында... (Ф. Әмир).

пр.с. 1) Сделанньй, приготовленный. 2) Практикующийся, принятый, обычный. Естественньй, не обработанный.


Мәгъмүлат ис. к. Эшләп җитештерелгән нәрсәләр.

сущ. мн. Продукты, фабрикаты, изделия.


Мәгъмүр I сф. 1) Төзек, төзекләндерелгән. Сүнеп, вәйран булып мәгъмүр тиякләр. (Дәрд.) 2) Биналар салынган, халык урнашкан. 3) Төзекләндерелгән, культуралы ителгән, эшкәртелгән.

пр. с. 1) Возделанный, обработаңный. 2) Населенный. 3) Благоустроенный, цивилизованный.


Мәгъмүр II сф. 1) Дансыз, билгесез, беленмәгән, онытылган, ташланган. 2) Су астында калган.

пр. с. 1) Безвестный, неизвестный, забытый. 2) Преданный забвению, заброшенный. 3) Залитый водой.


Мәгъмүриять ис. Төзеклек; мәгъмүрлек.

сущ. Благоустроенность.


Мәгънә* ис. 1). Аңлашылган нәрсә; мәгънә. 2) Фикер, идея. Алар урлап бетергәчмен, минем шигыремдә ни мәгънә. (Г. Тук.)

сущ. 1) Значение, смысл, сущность, суть,2) Мысль, идея.


Мәгънәви* с. 1) Мәгънәгә караган, мәгънәдә генә булган. 2) Күзгә күренми торган, эчке. Шулай да мәгънәви бер көч бу өем туфрак (кабер) янында булган кешенең бөтен вөҗүденә тәэсир итә... (М. Гал.) 3) Уйга гына караган, уйда гына булган. Мәгънәви дуска мәкамдә иттихад мәшрут имәс. (Ак.)

прил. 1) значащий, Смысловой, имеющий смысл. 2) Внутренний, духовный. 3) Мысленный.


Мәгънәвият ис. к. 1) Күренеп тормаган, аң белән генә беленгән эшләр. 2) Рухи халәт.

сущ. мн. 1) Интеллектуальность, одухотворённость. 2) Моральное состояние.


Мәгънәдар гф. с. Мәгънәле, эчтәлегендә мәгънә булган. Мәгънәдар сүзләрне тәсдыйк итмәкдә тәрәддед иделмәс.(Ш. ж.)

ар.-п. прил. Значительный, имеющий значение, выражающий (что-либо).


Мәгънән р. Мәгънәчә, мәгънә ягыннан.

н. По смыслу.


Мәгъриб* ис. 1) Көнбатыш. 2) Кояш бата торган урын, вакыт. Чыкса мәгърибтан кояш, шунда заманның ахыры... (Г. Тук.) Берсе мәгърибтә, берсе мәшрикъта. (Халык сүзе.)

сущ. 1) Запад. 2) Место, время заката.


Мәгърифә ис. грам. Билгеле исем, хас исем. Мәгърифәгә, сыйфатка яра китә нәкирә бер вәҗһедән тәхсыйс табса. (Ак).

сущ. грам. Имя в определённом состоянии.


Мәгърифәт* м. м. Белем, һөнәр, белү, мәгърифәт. Ул зыялыдыр, беләмсез, мәгърифәт, хикмәт сата.(Г.Тук.)

м. м. Знание, наука; просвещение, образование.


Мәгърифәтерриҗаль из. Белемле ирләр. Бу заманда туганы юк аңа назыйр, мәгърифәтерриҗальдә мондый маһир. (Ак.)

из. Просвещённые мужи (высокий стиль).


Мәгъруз сф. 1) Каршыга китерелгән, күз алдына куелган. 2) Белдерелгән.

пр. с. 1) Представленный,выставленный. 2) Изложенный.


Мәгърузә ис. Тикшерү өчен җыелышка куелган мәсьәлә, доклад; проект. Хуш хәзер! Кайткач укырмын мәгърузә. (Ш. Баб.)

сущ. Доклад, проект.


Мәгърук сф. 1) Суга баткан, батырылган. 2) Батып үлгән.

пр. с. 1) Утопленный, гютопленный. 2) Утопленник.


Мәгърур* сф. 1) Алданган, башкаларны күрмәс дәрәҗәгә килгән. 2) Горур, горурланган. 3) Масаючы, борын чөюче, тәкәббер, эреләнгән.

пр. с. 1) Обманутый; ослепленный. 2) Надменный, тщеславный, спесивый, самодовольный, 3) Гордый, горделивый.


Мәгъруранә гф. р. 1) Горурланып, эреләнеп. Ташлап китә шунда егет мәгъруранә. (С. Рәм.) 2) Файдасыз (буш) нәрсәгә алданып.

ар.-п. н. 1) Надменно, спесиво. 2) В заблуждении, будучи обманутым.


Мәгъруриять ис. Горурлык, эрелек, тәкәбберлек.

сущ. Заносчивость, спесивость, самодовольство, надменность, высокомерие.


Мәгърурә ис. Мәгъруренең мнс. Син дә бер мәгърурә булсаң, мин дә бер мәгърур хәзер. (Г.Тук.)

жен. от мәгърур.


Мәгърурән р. Масаеп; горурланып; юк белән мактанып, эреләнеп.

н. Самодовольно, спесиво, горделиво, хвастливо.


Мәгъруф сф. 1) Беленгән, танылган, һәркем белгән, билгеле булган. Һәр кеше сүзе белән мәгъруф булыр. (К. Нас.) 2) Яхшы эшләр.

пр. с. 1) Известный, общеизвестный, знамениттый. 2) Благодеяние.


Мәгърәз сф. Күргәзмә, Күрсәтү урыны.

сущ. Выставка, место показа.


Мәгърәкә ис. Төп мәгънәсе: сугыш урыны; татарчада: хозур (күңел ачу) урыны. Ул килүдән элек Казанда мәгърәкә вә туйларда ир вә хатыннар бергә булганнар. (Ш. Мәр.)

сущ. 1) Поле битвы, арена. 2) перен. Место, где уличные актеры дают свои представления, место увеселения.


Мәгъсум сф. Гөнаһсыз, керсез, кимчелексез. Муллаларны мәгъсум сакаудай изге гадәт бар иде. (Г. Тук.) 2) Гөнаһсыз яшь бала. Килче, мәгъсум былбылым, оҗмахта үскән сөнбелем. (Ш. Баб.)

пр. с. 1) Непогрешимый; безгрешный, невинный. 2) Невинный младенец.


Мәгъсуманә гф. р. Гөнаһсызларча, саф (керсез) күңел белән, гөнаһсыз көе. Гафифанә вә мәгъсуманә көлгән, уйнаган чаклар. (Г. Тук.)

ар.-п. н Непогрешимо; невинно, безвинно.


Мәгъсыять м. м. дини 1) Гөнаһлы эш. 2) Гөнаһ, язык. Кямил бәндәң ки, кылды мәгъсыять уш. (Г. Тук.)

м. м. рел. 1) Грех против божественных заповедей. 2) Ослушание, грех.


Мәгъсүл сф. Коенган, су коенган, юынган.

пр. с. 1) Помытый, вымытый. 2) Помывшийся.


Мәгътуф сф. 1) Юнәлгән, юнәлтелгән; каратылган. 2) грам. Теркәлгән. Гатыф хәрефләре мәгътуф белән мәгътуфен галайһине аерадыр (теркәгечләр теркәүче белән теркәлүчене аера). (К. Нас.)

пр. с. 1) Склоненный, обращённый. 2) грам. Связанный союзом.


Мәгъфирәт м. м. Ярлыкау, кичерү, гафу итү. Гөнаһларын мәгъфирәт өмиде белән... (К. Нас.)

м. м. Отпущение грехов, прощение.


Мәгъфу сф. Гафу ителгән, кичерелгән, акланган, коткарылган, ярлыканган.

пр. с. Прощённый, помилованный.


Мәгъфури с. Ярлыканган, кичерелгән.

прил. Прощённый.


Мәгъшук сф. Сөелгән ир кеше. Гаҗәп сән җани Мәгъшукка... (Г. Кан.)

пр. с. Любимый, возлюбленный.


Мәгъшука сф. Сөелгән хатын.

пр. с. Любимая, возлюбленная.


Мәгъшуш I сф. Ябык, арык, чандыр.

пр. с. Худой, похудевший; жилистый, сухощавый.


Мәгъшуш II сф. 1) Кушылган, саф түгел). 2) Хәйлә, алдау теләге белән башка бер әйбер катыштырылган нәрсә. 3) Тәртипсезләндерелгән.

пр. с. 1) Смешанный, нечистый. 2) Фальсифицированный, прддельный. 3) Приведённый в беспорядок.


Мәгъшәр иc. Төркем, җыен, җәмәгать.

сущ. Собрание, общество; группа.


Мәгъюб сф. Гаепләнүче, гаепләнгән, гаебе булган. Ходай мәгъюб түгел, монда иректә эш... (М. Мөз).

пр. с. Обвиняемый, обвинённый; виновный.


Мәгъҗүн сф. 1) Мәк орлыгы, әфьюн һәм башка шуның кебекләрне катнаштырып ясалган, миңрәүләтә торган наркотик әйбер. 2) Дару (бал яки шикәр белән исле яки әче нәрсә кушып ясалган дару). 3) Паста.

пр. с. 1) Возбуждающая и укрепляющая лекарственная смесь; наркотики. 2) Микстура, лекарство. 3) Смесь, паста.


Мәгъһуд сф. 1) Сүз бирелгән, өстенә алынган. 2) Әйтелгән, алда әйтелгән, билгеле. Шаһзадәне мәгъһуд ат белән алмага адәм күндерде. (К. Нас.)

пр. с. 1) Обещанный, обязательный. 2) Сказанный, упомянутый, известный.


Мәгыз ф. ис. 1) Ми.. 2) күч. Акыл. 3) Төш (чикләвек һ.б. ш. төше).

п. сущ. 1) Мозг. 2) перен. Ум, разум. 3) Ядро (ореха ит. п.).


Мәгыйшәт м. м. 1) Яшәү өчен кирәк нәрсә. 2) Тереклек итү, көнкүреш, тормыш. Әһлиянең башлыча мәгыйшәт өчен хезмәте игенчелекдер. <М. Ак.)

м. м. 1) Средства к жизни. 2) Жизнь, существование. 3) Бытие, быт.


Мәгыять ис. 1) Бергәлек, бергә булучылык. 2) Иптәшлек, юлдашлык.

сущ. 1) Общность, совместность. 2) Дружба, товарищество.

 


Өскә
А Б В Г Д З И К Л Мa Ме Ми Мо Му Мәa Мәб Мәв =>Мәг<= Мәд Мәе Мәз Мәй Мәк Мәл Мәм Мән Мәр Мәс Мәт Мәф Мәх Мәш Мәэ Мәя Мәү Мәҗ Мәһ Мө Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ