Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л Мa Ме Ми Мо Му Мәa Мәб Мәв Мәг Мәд Мәе Мәз Мәй Мәк Мәл Мәм Мән Мәр Мәс Мәт Мәф Мәх Мәш Мәэ Мәя Мәү Мәҗ Мәһ Мө Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Мәҗаз иc. Сүзнең күчерелмә мәгънәдә йөртелүе, метафора. Бу бәеттә булган мәҗазлар гаять урынларына төшмеш. (К. Нас.)

сущ. Иносказательность, образное выражение; метафора.


Мәҗазән р. Читләтеп (әйтү), күчерелмә мәгънәле рәвештә (әйтү).

н. Иносказательно; метафорически.


Мәҗал ис. 1) Көч, җегәр. 2) Мөмкинлек. 3) Түземлек. Гашыйк булдым, тәмам бетте мәҗалем. (Г. Тук.)

сущ. 1) Сила, мощь. 2) Возможность. 3) Терпение.


Мәҗалис ис. Мәҗлис-нең к. Мәҗалистә сүзләре күбрәк ушбу нәрсәләр хакында иҗра кылыныр. (К. Нас.)

сущ. мн. от мәҗлис.


Мәҗамигъ ис. Мәҗмәгъ -нең к.

сущ. мн. от мәҗмәгъ.


Мәҗанин ис. Мәҗнүн -нең к.

сущ. мн. от мәҗнүн.


Мәҗанән р. Түләүсез, буш, тиген. Гаиләләрне мәҗанән дәва кылып мәхәббәтләренә җәлеп итмәктәләрдер. (Ш. ж.)

н. Бесплатно, безвозмездно, даром.


Мәҗари ис. Мәҗра-ның к.

сущ. мн. от мәҗра.


Мәҗбүл сф. Тумыштан булган, табигый (сыйфат яки хәл).

пр. с. Врождённый, природный (качество или состояние).


Мәҗбүр* сф. 1) Ирексезләнгән, җәберләнгән. Нигә соң сан мескен, мәҗбүр мужикларны талавыңда белә алмыйсың хәд чикләрне. (Г. Тук.) 2) Мәҗбүри.

пр. с. 1) Вынужденный, принуждённый. 2) Обязательный.


Мәҗбүриять ис. Мәҗбүрлек, чарасызлык, ирексезлек.

сущ. Вынужденность.


Мәҗбүрән р. Көчләнеп, мәҗбүр булып, ирексез рәвештә. Мартны башлап, арт тарафка кышны ташлап мәәҗбүрән... (Ш. Баб.)

н. Поневоле, принудительно, вынужденно.


Мәҗзүб сф. Тартылган (икенче бер нәрсәнең тарту куәте белән тартылган). Зыяның йөзенә әллә нинди хыялый төс вә каядыр мәҗзуб булучылык төсе чыкты. (Г. Ибр.)

пр. с. Увлечённый, вдохновлённый.


Мәҗзүм сф. 1) Киселгән. 2) Кискен уйланылган, хөкем ителгән. 3) грам. Сәкен белән укыла торган (хәреф.)

пр. с. 1) Отрезанный, отсечённый. 2) Решённый, окончательно определённый. 3) грам. Буква, снабжённая знаком „сукун".


Мәҗид с. Данлы, мактаулы.

прил. Славный, прославленный.


Мәҗлес*, мәҗлис ис. 1) Җыелыш, утырыш. 2) Аш мәҗлесе, кунакка җыелу.

сущ. 1) Собрание, заседание. 2) Пирушка; пир; угощение.


Мәҗлүб сф. 1) Тартылган. 2) Җәлеп ителгән. Сиңа бит мәәҗлүб минем куңлем, күзем. (М. Гаф.)

пр. с. 1) Привлечённый, 2) Приворожённый.


Мәҗлүбиять ис. Җәлеп ителгәнлек, тартылганлык. Бу сөбатә мәнхәсыйр мәфтүн вә мәжлубиятем. (Г. Тук.)

сущ. Привлекательность; притягательность.


Мәҗмуга ис. 1) Җыентык, альманах, журнал; хрестоматия. 2) Коллекция.

сущ. 1) Сборник, альманах, журнал; хрестоматия. 2) Коллекция.


Мәҗмуган р. Бөтенесе бердән, җыелып, бары да.

н. Всецело, целиком, в общей сложности.


Мәҗмугъ сф. Җыелган, тупланган, беркетелгән; барлык.

пр. с. Собранный; совокупный, коллективный.


Мәҗмәгъ ис. Җыела торган урын. Мэщмэгыл эфкяре намын вирмеш идек пфикрэ" без. (Г. Тук.)

сущ. Собрание, место сбора.


Мәҗнүн сф. 1) Җенле, тиле, дивана, юләр. 2) Мәҗнүн — ял. ис. „Ләйлә вә Мәҗнүн" дигән бер дастанның каһарманы. Канап бер көнне Мәҗнүн дилфикяр ителде фәүте Ләйләдән хәбәрдар... (Дәрд.)

пр. с. 1) Безумный, помешанный, сумасшедший. 2) и. с. Меджнун— герой поэмы „Лейла и Меджнун".


Мәҗнүнанә р. Тилеләрчә, диваналарча, юләрләрчә.

н. Безумно, как безумный.


Мәҗнүниять ис. Тилелек, юләрлек, җенлелек. Бу хыяләттән кәлер, гәр кәлсә мәҗнуниятем. (Г. Тук.)

сущ. Безумие, помешательство; сумасшествие.


Мәҗра ис. Су юлы, су ага торган урын.

сущ. Русло; путь, течение (воды).


Мәҗрух сф. Яраланган, яралы, җәрәхәтле. Шулай мәҗрух күңелләр. (М. Гаф.)

пр. с. Раненый, раненный.


Мәҗәллә ис. Журнал; җыентык; китап.

сущ. Журнал; сборник; книга.


Мәҗүс ис. Айга (яки кояшка, утка, потка) табынучы.

сущ. Язычник; огнепоклонник, маг.


Мәҗүси* с. 1) Потка табыну(га бәйләнешле). 2) Потка табынучы. Эзе дә калмаган диннең, басып киткән мәҗүсиләр. (Г. Тук.)

прил. 1) Языческий. 2) Огнепоклонник.


Мәҗүсиять ис. Айга (яки кояшка, утка, потка) табынучылык.

сущ. Огнепоклонство.


Мәҗһүд сф. Көч кую, тырышлык.

пр. с. Усилие, старание.


Мәҗһүл сф. Билгесез, беленмәгән, танылмаган, мәгълүм булмаган. Тышыннан кызгану күрсәтсә дә ул, эчендә нәрсәләр ятканы мәжһүл. (Г.Тук.)

пр. с. Неизвестный, неведомый; анонимный.


Мәҗһүл фигыль ст. Төшем юнәлешендәге фигыль.

сс. Глагол в страдательном залоге.

 


Өскә
А Б В Г Д З И К Л Мa Ме Ми Мо Му Мәa Мәб Мәв Мәг Мәд Мәе Мәз Мәй Мәк Мәл Мәм Мән Мәр Мәс Мәт Мәф Мәх Мәш Мәэ Мәя Мәү =>Мәҗ<= Мәһ Мө Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ