Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л Мa Ме Ми Мо Му Мәa Мәб Мәв Мәг Мәд Мәе Мәз Мәй Мәк Мәл Мәм Мән Мәр Мәс Мәт Мәф Мәх Мәш Мәэ Мәя Мәү Мәҗ Мәһ Мө Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Мәлбүс cф. 1) Киендерелгән, киертелгән. 2) Киелгән. 3) Кием.

пр. с. 1) Надетый; надёванный. 2) Ношенный, поношенный. 3) Одежда, платье.


Мәлбүсат ис. Мәлбүс-нең к.

сущ. мн. от мәлбүс.


Мәлгаб ис. 1) Уен урыны. 2) Стадион.

сущ. 1) Место для игры» 2) Спортивное поле, стадион.


Мәлгабә ис. 1) Уен. 2) Уенчык, курчак.

сущ. 1) Игра. 2) Игрушка, кукла.


Мәлганәт м. м. 1) Бозыклык, азгынлык, ләгънәткә лаек. Мәлганәт, пычрак вә ялган берлә тулган безнең эч. (Г. Тук.) 2) Каргыш.

м. м. 1) Поступок, деяние, навлекающее проклятие на совершившего их. 2) Проклятие.


Мәлгун* сф. 1) Куылган, сөрелгән, һәртөрле яхшылыктан мәхрум ителгән. 2) Шәйтан.

пр. с. 1) Проклятый, преданный проклятию. 2) Дьявол.


Мәлгунанә гф. р. Мәлгуннәрчә. Әллә кем аткан тирән бер ярадан, билгеле бер сайяд мәлгунанәдән... (Ш. Баб.)

ар.-п. н. Как проклятый.


Мәлгунә сф. Мәлгун-нең мнс. Мәгәр Бохар шәһәрендә бер мәлгунә гаҗүзә карчык бар иде. (К. Нас.)

жен. от мәлгун.


Мәлзәм сф. Тиеш, кирәк табылган.

пр. с. Необходимый, должный.


Мәлик ис. Патша, солтан, хөкемдар.

сущ. Царь, государь; правитель.


Мәликә ис. 1) Хатын патша. 2) Патша хатыны, ханча.

сущ. 1) Царица, государыня. 2) Жена царя, правителя.


Мәлих с. 1) Сөйкемле, ягымлы, гүзәл. 2) Татлы.

прил. 1) Прелестный, изящный, грациозный, красивый, миловидный, прекрасный. 2) Сладкий.


Мәлихеллисан - татлы телле. Сүзгә оста мәлихеллисан бер хатын иде. (К. Нас.)

Сладкоречивый.


Мәлихә c. Мәлих-нең мнс. Җарияләр базарында бер мәлихә, җария күрдем диде. (К. Нас.)

жен. от мәлих.


Мәллях иc. Матрос, каекчы, диңгездә йөрүче.

сущ. Матрос, моряк; мореход.


Мәлсук сф. Ябыштырылган, тоташтырылган.

пр. с. Склеенный, соединенный, прилепившийся.


Мәлфуз сф. 1) Сөйләнгән, укылган, әйтелгән. 2) Сүз белән әйтелгән.

пр. с. 1) Произносимый, произнесённый. 2) Выраженный словами.


Мәлфүф сф. 1) Төрелгән, уралган. 2) Савыт эченә салынган.

пр. с. 1) Завёрчутый, обёрнутый, закутанный. 2) Положенный в сосуд.


Мәлхуз сф. Игътибар белән уйланган, уйлаи каралган, искә алынган, хәтерләнгән.

пр. с. Замеченный; воображаемый; принятый во внимание.


Мәлхәмә ис. Каты сугыш, кисеш-үтереш.

сущ. Погром, резня, кровавое побоище.


Мәлягыйб ис. Мәлгаб -нең к.

сущ. мн. от мәлгаб.


Мәлягыйн ис. Мәлгун-нең к.

сущ. мн. от мәлгун.


Мәляз ис. 1. Сыену (саклану) урыны. 2. Ләззәтле, тәмле нәрсәләр.

сущ. 1. Убежище, прибежище, пристанище. 2. Сладости, вкусные вещи.


Мәляик ис. Мәләк-нең к. Мөнтәзыйрлар, лямәкяннар, бар мәляикләр сиңа. (Г. Тук.)

сущ. мн. от мәләк.


Мәляикә ис. к. кара: мәляик.

см. Мәляик.


Мәлял ис. к. кара: мәляләт.

см. Мәляләт.


Мәляләт ис. Ялыгу, күңел тую, кайгыру, әрнү. Рәхәтлек китерүче ераклык мәляләт пәйда кылучы якынлыктан хәерледер. (К. Нас.)

сущ. Скука, тоска, досада; усталость, утомление.


Мәлямәт м. м. Шелтәләү, азарлау, орышу. Аның бер хатасы белән мәлямәт кылган тәкъдирдә... (К. Нас.)

м. м. Упрёк, порицание.


Мәляхәт ис. Гүзәллек, гүзәл холыклылык, сөйкемлелек.

сущ. Красота, изящество, прелесть.


Мәляэ ис. 1) Тулылык. 2) Төркем, группа. Мәляэннас алдында берәүне нәсыйхәт, итмәк аның башына сукмак кебектер. (К. Нас.)

сущ. 1) Полнота, наполненность. 2) Скопление, сборище, толпа.


Мәләк ис. Фәрештә. Куш мәләкләргә, җиһаныңны тазартсыннар иде. (Г. Тук.)

сущ. Ангел.


Мәләкә ис. Өйрәнү, остару, күнекмә, практика аркылы үзләштерелгән сыйфат—осталык.

сущ. Способность, свойство, привычка; мастерство.


Мәләкүтиять ис. дини Сафлык-фәрештәлек. Шул ноктаң җиткәч, эчемдәге иблислек җиңелеп, мәләкүтиять куәт ала. (Г. Ибр.)

сущ. рел. Божественность, чистота.


Мәләл ис. 1) Эч пошу, күңелсезлек. 2) Ялыгу.

сущ. 1) Скука. 2) Усталость.


Мәлүл ис. Ялыккан, күңел туйган. Ул кеше синең озак утырганыңа мәлүл булып, китмәкеңне тәказа кыйладыр. (К. Нас.)

сущ. Скучный, печальный, унылый.


Мәлҗаэ ис. Сыена торган урын, ышыклану урыны, котылу урыны. Итте мәлҗаэ күңелеме ялгыз монафикълар яше. (М.)

сущ. Прибежище, убежище.

 


Өскә
А Б В Г Д З И К Л Мa Ме Ми Мо Му Мәa Мәб Мәв Мәг Мәд Мәе Мәз Мәй Мәк =>Мәл<= Мәм Мән Мәр Мәс Мәт Мәф Мәх Мәш Мәэ Мәя Мәү Мәҗ Мәһ Мө Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ