Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л Мa Ме Ми Мо Му Мәa Мәб Мәв Мәг Мәд Мәе Мәз Мәй Мәк Мәл Мәм Мән Мәр Мәс Мәт Мәф Мәх Мәш Мәэ Мәя Мәү Мәҗ Мәһ Мө Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Мәмалик ис. Мәмләкәт-нең к. Унсигез сәнә кадәр мәмалике әҗнәбиядә сәяхәт итмеш. (X. Чис.)

сущ. мн. от мәмләкәт.


Мәмалике хариҗия ст. Чит дәүләтләр, чит илләр.

сс. Иноземные государства, дальние королевства.


Мәмат м. м. Үлем, җан чыгу. Син хәят ич миңа, син мәмат ич. (Г.Тук.)

м. м. Смерть, кончина.


Мәмдух сф. Макталган, мактауга яраклы, мактап сөйләнгән. ...вәгазь вә нәсыйхәтне мөштәмил булган шигырьләр мәмдух булмакый... (К. Нас.)

пр. с. Похвальный, хвалимый, достойный охвалы.


Мәмдухат ис.1) Мәмдух-ның к. 2) Мактауга яраклы эшләр, нәрсәләр.

сущ. 1) мн. от мәмдух. 2) Дела, предметы, достойные похвалы.


Мәмдүд сф.1) Озакка сузыла торган, сузык. Хак хакыйкать әһлене һәрхәлдә мәрдуд әйләмәз. Батыйлы ибтал идәр, ин шаэ мәмдүд әйләмәз. (Г. Тук.) 2) грам. Мәдле әлиф.

пр. с. 1) Удлинённый, протянутый. 2) грам. Имеющий знак „мадҗа" (о букве).


Мәмләкәт* ис. Патшалык, дәүләт, ил.

сущ. Страна, государство, королевсгво.


Мәмләкәте пәнаһ гф. ст. Падиша, хаким.

ар.-п. сс. Государь, царь; правитель.


Мәмләхә ис. Тоз чыгара торган урын, тозлык.

сущ. Соляные копи, место добычи соли.


Мәмлү сф. Туп-тулы, тутырылган, төялгән. Мәмлүелхмер улан чынаяк... (3. Биг.)

пр. с. Полный, наполненный; гружёный.


Мәмлүк сф. 1) Милекләнгән, берәүнең милке булган. 2) Кол. Суфи бернәрсәгә дә малик булмас, вә беркемгә дә мәмлүк булмас, диде. (К. Нас.)

пр. с. 1) Находящийся во владении. 2) Раб, невольник, мамлюк.


Мәмлүкиять ис. Коллык, берәүнең кул астында булучылык.

сущ. Рабство, неволя.


Мәмлүэ сф. кара: мәмлү.

см. Мәмлү.


Мәмлүх сф. Тозлы, тозланган.

пр. с. Солёный, засолённый.


Мәмнүгъ сф. Тыелган. Шул караңгылык эчендә кычкыру мәмнүгъ иде. (М. Гаф.)

пр. с. Воспрещённый, запрещённый.


Мәмнүгат ис. Мәмнүгъ-ныңк.

сущ. мн. от мәмнүгъ.


Мәмнүгыять ис. Тыелу, тыючылык, тыелу хәле.

сущ. Запрещение, запрет, запретность.


Мәмнүн сф. Разый, шат, шатланган. Бу сүзләрне ишедеп мәмнүн улды. (М. Ак.)

пр. с. Признательный; радостный, довольный.


Мәмнүниять ис. 1) Разый булу, шат булу. 2) Разыйлык, шатлык. Әйлә милли, милләтем, бәхет әйлә мәмнүниятем. (Г. Тук.)

сущ. 1.) Призкательность, удовлетворённость. 2) Довольство, радость.


Мәмнүнән р. 1) Шатланып, разый булып, хуш күреп. 2) Теләп, рәхәтләнеп.

н. 1) С признательностью, с благодарностью. 2) С удовольствием, очень охотно.


Мәмтур сф. 1Яңгырга чыланган.

пр. с. Попавший под дождь, вымокший.


Мәмху сф. Югалган, җуелган, юкка чыккан, таралган.

пр. с. Исчезнувший, пропавший, сошедишй на нет.


Мәмәр ис. 1) Кичү, күпер. 2) Кичелә торган урын.

сущ. 1) Мост. 2) Место перехода, проход, переправа.


Мәмһур сф. Мөһерләнгән, мөһер басылган, печать сугылган, печатьләнгән.

пр. с. 1) Запечатанный нечатью. 2) С приложением печати

 


Өскә
А Б В Г Д З И К Л Мa Ме Ми Мо Му Мәa Мәб Мәв Мәг Мәд Мәе Мәз Мәй Мәк Мәл =>Мәм<= Мән Мәр Мәс Мәт Мәф Мәх Мәш Мәэ Мәя Мәү Мәҗ Мәһ Мө Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ