Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л Мa Ме Ми Мо Му Мәa Мәб Мәв Мәг Мәд Мәе Мәз Мәй Мәк Мәл Мәм Мән Мәр Мәс Мәт Мәф Мәх Мәш Мәэ Мәя Мәү Мәҗ Мәһ Мө Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Мәшагыйль I иc. Мәшгалә I-нең к.

мн. от мәшгалә -I.


Мәшагыйль II иc. Мәшгалә II-нең к.

мн. от мәшгалә II.


Мәшаих иc. к. 1) Ишаннар, дин галимнәре. 2) Картлар.

сущ. мн. 1) Ишаны, учёные богословы. 2), Старики.


Мәшаиюн иc. Мөселманнарда бер мәзһәп исеме.

сущ. Одна из сект ислама.


Мәшам иc. Иснәү органы, борын.

сущ. Орган обоняния, нос.


Мәшариб иc. Мәшрәб-нең к.

сущ. мн. от мәшрәб.


Мәшариф иc. к. Биек урыннар, биеклекләр.

сущ. мн. Возвышенные места, возвышенности.


Мәшаһир иc. Мәшһүр-нең к.

сущ. мн. от мәшһүр.


Мәшгаль c. Мавыктыручы, кызыклы. Зыя өчен бу чобар адәм җыены мәшгаль бер тамаша иде. (Г. Ибр.)

прил. Занимательный, интересный.


Мәшгалә I м. м. Йомыш, эш, хезмәт.

м. м. Занятие, работа, дело.


Мәшгалә II ис. Факел, фонарь, яктырткыч, кандил.

сущ. Факел, фонарь, светильник, люстра.


Мәшгуль* сф. Эш белән шөгыльләнүче, буш түгел. Ул заманнар һәркем үз хәле белән мәшгуль иде. (Г. Тук.)

пр. с. Занятый делом, работой.


Мәшгулиять ис. 1) Эш белән мәшгуль булу. 2) Эшчәнлек. Кәтмәсен буша бәнем җәһдем вә мәшгулиятем. (Г. Тук.)

сущ. 1) Занятость. 2) Деятельность, деловитость, трудолюбие.


Мәшек ф. ис. Бурдюк, күн капчык (су ташу өчен). Купты, пычак белән тәмам мәшекләрен ярды.

п. сущ. Мех, бурдюк для воды.


Мәши м. I. Йөрү, хәрәкәт итү, җәяү йөрү.Купты, пычак белән тәмам мәшекләрен ярды.

м. I. Ходьба, движение.


Мәшимә ис. анат. Соңгылык (ана карынында баланы ураган нәрсә).

сущ. анат. Послед.


Мәшиять ис. кара: мәшиәт. Ил улусы гаделе берлә тапса мәшиять. (Мөхм.)

сущ. см. Мәшиәт.


Мәшиән р. Җәяүләп.

н. Пешком.


Мәшиәт ис. 1) Теләү, кирәк табу. 2) Ирек, ихтыяр.

сущ. 1) Желание. 2) Воля.


Мәшкъ ис. Матур язу үрнәге.

сущ. Образцы чистописания, прописи.


Мәшкый с. Матур язуга караган. Мәшкый каләм — матур язу каләме.

прил. Каллиграфический.


Мәшкүк сф. Шикле, шөбһәле.

пр. с. Подозрительный, сомнительный.


Мәшкүр сф. 1) Рәхмәткә лаек булган. 2) Аңа рәхмәт әйтелгән, макталган.

пр. с. 1) Достойныи признатбльности, благодарности. 2) Получивший благодарность; похвальный.


Мәшмүл сф. Эченә алган, җыйган.

пр. с. Включивший; охвативший.


Мәшмүм сф. Хуш ис; хуш исле.

пр. с. Ароматный запах, аромат.


Мәшрикъ* ис. 1) Көнчыгыш. Атыла мәшрикъ һәм дә мәгърибкә табан. (Ш. Баб.) 2) Кояш чыгу урыны.

сущ. 1) Восток, восход. 2) Место восхода солнца.


Мәшруб сф. 1) Эчелгән, эчертелгән, сугарылган. 2) Эчемлек, ширбәт.

пр. с. 1) Напоённый, увлажнённый, орошённый. 2) Питьё, напиток.


Мәшрубат ис. к. Эчемлекләр, исерткечләр. Трактир ач, татарга сат та тор һәртөрле мәшрубат. (Г. Тук.)

сущ. мн. Напитки, спиртные.


Мәшруг сф. 1) дини Шәригать кушкан һәм шәригать каршында дөрес булган эш. 2) Керешкән, эшкә башлаган.

пр. с. рел. 1) Законный, легальный, дозволенный шариатом. 2) Начатый, приступленный.


Мәшрут сф. Шарт ителгән, билгеле бер-бер шартка бәйләнгән. Мәгънәви дуска мәкамдә иттихад мәшрут имәс. (Ак.)

пр. с. Обусловленный, сговорённый, требуёмы по условию.


Мәшрута ис. Конституцияле (конституция белән чикләнгән) монархия.

сущ. Конституционнан (ограниченная конституцией) монархия.


Мәшрутиять ис. 1) Шартлылык. 2) Конституциялелек.

сущ. 1) Условность. 2) Конституционный режим, конституционализм.


Мәшрух сф. Бик ачык аңлатылган; тасвирланган.

пр. с. Объяснённый; изложенный, комментированный; описанный.


Мәшрәб м. м. Табигать, холык; гадәт. Хилафе мәшрәб (гадәткә каршы) хәрәкәт иткән кемсәнәдән ифтирак лязимдер. (К. Нас.)

м. м. Склонность, характер, вкус, обычай.


Мәшрәбә ис. Су эчә торган савыт; кружка. Кызыл алтын мәшрәбәләр дота дорсын. (К. Гал.)

сущ. Сосуд для воды; кружка.


Мәшхун сф. Туп-тулы.

пр. с. Наполненный, нагруженный.


Мәшьүм сф. Шомлы, шомланырлык; бәхетсез, уңмаган эш, явызлыклы хәл. Эт улый мәшьүм вә тырный үз битен. Бәдбәхет! чәйнәргә хәзер үз итен. (Г. Тук.)

пр. с. Злополучный, злосчастный; несчастливый, неудачный; роковой.


Мәшәкъкать* м. м. Мәшәкать, уңайсызлык, азап, матавык, борчу.

м. м. Трудность, затруднение; страдание, мучение.


Мәшүб ис. Катышкан, катнашмалы, саф булмаган.

сущ. Смешанный, имеющий примесь.


Мәшһәд ис. Шәһид булган урын, үтерелгән урын яки шәһид булган кеше күмелгән урың. Үл, шәһид ул, мәшһәдең һичкемгә мәгълүм улмасын. (Г.Тук.)

сущ. Место мученической кончины; место погребения мусульманского святого.


Мәшһүд сф. Күрелгән; күз белән күрелгән күргәзмә (әсбап); таныкландырылган. Дәресләрне һәрвакыт мәшһүд вә мәхсүс булган нәрсәләрдән башларга кирәк. (Ш. ж.)

пр.с. Наблюдаемый, наглядный; засвидетельствованный.


Мәшһүр* сф. Халыкка билгеле; шөһрәтле, атаклы, данлы.

пр.с. Известный, знаменитый, славный, прославленный.


Мәшҗәр, мәшҗәрә ис. Агачлык; агач күп үскән урын.

сущ. Роща; место, где много деревьев.

 


Өскә
А Б В Г Д З И К Л Мa Ме Ми Мо Му Мәa Мәб Мәв Мәг Мәд Мәе Мәз Мәй Мәк Мәл Мәм Мән Мәр Мәс Мәт Мәф Мәх =>Мәш<= Мәэ Мәя Мәү Мәҗ Мәһ Мө Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ