Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Р Татар әлифбасында унҗиденче, гарәп әлифбасында уналтынчы хәреф булып, 200 санында йөри. Бу хәреф белән башланган сүзләр бездә һәммәсе алынма сүзләр.

В татарском алфавите 17-я, в арабском алфавите 10-я буква. Цифровое значение 200. Все татарские слова, начинающиеся с "р", заимствованы из других языков.


Раббе ис. 1) Хуҗа, ия, тәрбияче. 2) Алла. Орлыгым сиптем аларның кальбенә каршы килсеннәр өчен раббе әмеренә. (Ш. Баб.)

сущ. 1) Хозяйн, владелец. 2) Господь.


Рабби ст. Аллам, тәнрем. Я рабби — әй аллам.

сс. Боже.


Раббәна ст. Аллабыз. Мискиннәргә мөнаҗәт, дога кирәк, зарланып телдән салмай раббәнасын. (Ак.)

сс. Бог наш.


Рабиган р. Дүртенчеләй, дүртенче булып, дүртенчедән.

н. В-четвёртых.


Рабигъ I, рабига сан. Дүртенче.

ч. Четвёртый, четвёртая.


Рабигъ II ис. Яз.

сущ. Весна.


Рабигый ис. Язгы, яз(га караган).

прил. Весенний.


Рабигылахыр гыйб. Ай елының дүртенче ае исеме.

фр. Название четвёртого месяца лунного календаря.


Рабигыләүвәл гыйб. Ай елының өченче ае исеме.

фр. Названке третьего месяца лунного календаря.


Рабита сф. 1) Бәйләнеш. 2) Ике нәрсәне бергә бәйләгән җеп. Адәмнең малы вә йорты-җире зиядә рабита вә галякасыдыр. (К. Нас.)

пр.д. 1) Связь, 2) Верёвка; нитка.


Рабыйт сф. 1) Бәйләүче, кушучы, тоташтыручы. 2) Союз, лига.

пр.д. 1) Связывающий, соединяющий. 2) Союз, ассоциация, лига.


Рабыт м. I. Бәйләү, ялгау. Сөякне сөяккә багълар ки, бонлар сөяк арасында рабыт өчен. (К. Нас.)

м. I. Связывание, соединение.


Рави сф. Сөйләүче, башка бер кешедән ишетеп сөйләүче.

пр. д. Рассказчик, пересказчик.


Равиян ис. Рави-нең к.

сущ. мн. от рави.


Рагый сф. Көтүче, хайван багучы, чабан.

пр. д. Пастух, чабан.


Рагыйб сф. Кызыгучы, кызыксынучы, теләүче.

пр. д. Желающий, интересующийся чем-либо.


Раддә ис. 1) Дәрәҗә, чик, чама. 2) Чамалы күләм. Айлык варәдате йөз сум раддәсендэдер. (К. Нас.)

сущ. 1) Степень, размер. 2) Объём, приблизительное количество.


Раз ф. ис. 1) Сер, яшерен эш. Разын гизләп айрык сүз һич димәде. (К. Гал.) 2) Буяу.

п. сущ. 1) Тайна, секрет, тайное дело. 2) Краска.


Раз дили ф. из. Күңел сере. Ки бер-беригә дип раз дилини... (Сайяди).

п. из. Сокровенная тайна.


Разый* сф. Риза булучы, ризалык күрсәтүче.

пр. д. Удовлетворенный, довольный, согласный.


Разыйк сф. Ашатучы, ризыкландыручы, ризык бирүче, туендыручы. Ул Мөкаддәр ризкын ашаучыдыр, разыйк түгелдер, — диде. (К. Нас.)

пр. д. 1. Дающий средства к жизни, питающий. 2. Кормилец.


Райхә ис. Ис, аромат.

сущ. Запах, дух, аромат.


Райхәи кәриһә — начар ис, сасы ис.

Дурной аапах, вонь.


Райхәи тайебә — хуш ис. Бәгъзе адәмнәр райхән тайебә вә ләззәт хасил итмешләр. (К. Нас.)

Душистый, приятный запах.


Ракиб сф. Атланучы, атланып баручы, җайдак.

пр. д. Всадник, ездок.


Ракибән р. Атланган хәлдә, атланып.

н. Верхом.


Ракид сф. Хәрәкәтсез торучы, тын.

пр. д. Тихий, вялый, стоячая (о воде).


Ракыйб сф. Күзәтүче, күзәтеп (көтеп) торучы.

пр. д. Наблюдаюший, контролирующий.


Ракыйм сф. 1) Цифр куючы (цифр сугучы). 2) Язучы.

пр. д. 1) Нумерующий. 2) Пишущий.


Рам ф. с. 1) Буйсынучы, буйсынган. Хатыннар, ирләрнең морадын җан колагы белән тыңлап, рам булыр. (К. Нас.) 2) Кулга ияләшкән.

п. прил. 1) Смирный, покорный, послушный. 2) Ручной, прирученный.


Рамазан* ис. Ай елының тугызынчы ае исеме.

сущ. Девятый месяц лунного календаря.


Рами сф. Атучы, ук атучы. Әгәр атса ялгыш кына бер-бер рами. (Г. Тук.)

пр. д. 1. Бросающий, мечущий. 2. Стрелок.


Ран ф. с. Сөрүче, үтәүче мәгънәсен бирә торган суффикс. Хөкем-ран — хөкем сөрүче.

п. прил. Суффикс деятеля.


Расим сф. Рәсем төшерүче, художник.

пр. д. Рисующий, художник.


Расих сф. 1) Нык, ныкланган, беркетелгән. 2) Оста, тәҗрибәле, тирән белемле.

пр. д. 1) Прочный, укреплённый, твёрдый, устойчивый. 2) Опытный, искусный, знающий.


Раст ф. с. Дөрес, рас, чын.

п. прил. Верно, правильно.


Раст килү — очрау, туры килү. Төрле-төрле манигълар раст киләләр. (3. Биг.)

Встречаться с чем-либо.


Растгү ф. с. Туры сөйләүче, дөресен әйтүче.

п. прил. Правдивый, говорящий правду.


Расыйд сф. Астроном, күзәтүче.

пр. д. Наблюдатель (ча-ще всего астроном).


Ратыб ис. Юеш, кипмәгән, дымлы, яшел, яшь.

сущ. Сырой, влажный, свежий, сочный, нежный.


Рауза ис. 1) Гөл бакчасы, чәчәклек. 2) миф. Җәннәт исеме, җәннәт бакчасы. Торса ул яд иттереп җәннәт сарае раузасын. (Г. Тук.)

сущ. 1) Сад, цветник. 2) миф. Название рая.


Рах ис. 1) Шәрап. Хуш эчкел рахны рәйхан эчендә. (Хорәз.) 2) Шатлык, хозур.

сущ. 1) Вино. 2) Веселье, радость.


Рахилә ис. Өстендә йөк йөртә торган хайван.

сущ. Вьючное животное.


Рахим сф. Мәрхәмәтле, аяучан.

пр. д. Милосердный, милостивый.


Рахәт кара: рәхәт.

см. Рәхәт.


Раши с. Ришвәт бирүче.

прил. Подкупающий, дающий взятку.


Рашид сф. 1) Туры юлда булучы, турылыкта булган кеше. 2) Батыр, кыю, зирәк кеше. Ике егет, икеләсе ике рашид. (К. Гал.)

пр. д. 1) Правильный, идущий по правильному пути. 2) Храбрый, мужественный, зрелый умом.


Раҗи сф. Сораучы, үтенүче, өмет итүче, ялваручы. Сабыр кылгыл, Хаиф, раҗи улгыл имди. (К. Гал.)

пр. д. Просящий, умо-ляющий, выпрашивающий.


Ражигъ сф. Кайтучы; кайта торган. Талак гайр раҗига — икенче бер иргә бармыйча, кайту мөмкин булмаган төстә хатын аеру.

пр. д. Возвращающийся, возвратный.


Ражил сф. Җәяү йөрүче, җәяүле.

пр. д. Пеший, пешеход.


Раҗилән р. Җәяүләп, җәяү.

н. Пешком.


Раҗих сф. Иң яхшы, иң өстен, иң алдынгы. Әдәпнең сәмәрәсе — гакылы раҗихтыр. (К. Нас.)

пр. д. Лучший, превосходный, предпочтительный.


Раһ ф. ис. Юл. Китәрсә, котлы улсын аңа раһи. (һ. Сал.)

п. сущ. Дорога, путь.


Раһзән ф. ис. Юл кисүче, юлбасар.

п. сущ. Разбойник, бандит, грабитель.


Раһибә ис. Монах.

сущ. Монах.


Раһиб ис. Хатын монах.

сущ. Монахиня.


Риба ис. Процент алу. ... Ришвәт вә риба тарикы илә мал казанып... (3. Биг.)

сущ. Лихоимство, ростовщичество.


Рибахур гф. ис. Зур процент алучы.

ар.-п. сущ. Ростовщик.


Рибех ис. Табыш, файда.

сущ. Доход, прибыль, барыш.


Ривак ис. Зиннәтле чатыр; галерея.

сущ. Портик, балдахин; галерея, ложа.


Риваять* ис. Берәр хәбәр яки сүзне икенче бер кешедән күчереп сөйләү; роман, хикәя.

сущ. Рассказ, повесть, легенда, роман, версия.


Ригая, ригаять ис. Кайгырту, карау, игътибар итү, олылау, хөрмәтләү. „... әгәр дусың өч турыда хифыз вә ригая кыйлмаса", — диде. (К. Нас.)

сущ. Забота, внимание, уход, попечение, покровительство; уважение.


Ригаятән р. 1) Олыларча. 2) Олылап, хөрмәт итеп; хөрмәт белән.

н. 1) Покровительственно. 2) Почтительно, с уважением.


Риза* ис. Разыйлык, разый булу; карышмау, буйсыну.

сущ. Довольство, удовлетворение; согласие, подчинение.


Ризаг м. I. Сөт имү.

м. I. Питание грудью (сосать грудь).


Ризагый c. Сөт имүдән булган, сөт имүгә бәйләнешле.

прил. Молочный.


Ризагый теш — сөт теше.

Молочный зуб.


Ризван ис. 1) Разыйлык, күңел хушлыгы. Без каршыңда ризванбыз. (Г. Тук.) 2) дини Җәннәт хезмәтчеләреннән берсенең исеме. Җәннәт бакчалары сакчысы. Бераздан чыкты ризван. (Г. Тук.)

сущ. 1) Довольство, удовлетворение, согласие; благожелательность. 2) рел. Имя собственное одного из слуг рая. Сторож райского сада.


Рида ис. Киң кием, дәрвишләр киеме.

сущ. Широкополый плащ, одежда дервишей.


Ризык* ис. Ашамлык, азык.

сущ. Продукт, пища, пропитание.


Рикъкать ис. Нечкәлек, күңел йомшаклыгы. Ачып укый башлаганда күңеленә рикъкать килеп. (К. Нас.)

сущ. Тонкость, нежность, мягкость, деликатность.


Рикъкыять ис. Коллык, әсирлек.

сущ. Рабство, неволя.


Рисалә ис. Мәкалә, кечкенә китап, брошюра. Газета вә рисаләләр чыгып... (3. һад.)

сущ. Послание, статья, трактат; брошюра.


Рисаләт ис. Илчелек, пәйгамбәрлек. Нәбүвәт, рисаләт булдачысән. (К. Тал.)

сущ. Пророческая миссия.


Рисвай* ф. с. Хур (мәсхәрә) ителгән, гаепләре ачылып хурлыкка төшкән.

п. прил. Опозоренный, обесчещенный, посрамленный.


Ритыл ис. Сыек әйберләр үлчәве, пыяла савыт.

сущ. Мера жидких тел; кубок, чаша.


Рифгать ис. Күтәрелеш, югарыга ашу. Татарлар рифгате, шаны чиксез кат күкләргә китсен. (Г. Тук.)

сущ. Поднятиек возвышение, подъём.


Рифык ис. Йомшаклык, юашлык, . түбәнчелеклелек, мәрхәмәтлелек. Ушбу бәлагә мөбтәлә булган кешеләргә рифык итмешләр. (К. Нас.)

сущ. Доброта, мягкость, снисхождёние, җалость.


Рих ис. 1) Җил, 2) Ис. 3) Газ.

сущ. 1) Ветер. 2) Запах. 3) Газы.


Рихе сар-сар — бик каты суык җил. Рихе сар-сар төсле син болгандыручы булмасаң. (Г. Тук.)

Сильный, холодный ветер.


Рихләт ис. 1) Күчү, урыннан күчеп китү. 2) Үлү (дөньядан күчү.)

сущ. 1) Переезд, перемена места. 2) Кончина.


Ришвәт* ис. Үз файдасына эшләсен өчен берәүгә бирелгән акча, бүләк.

сущ. Взятка.


Ришвәт хор гф. ис. Ришвәт алучы.

ар.-п. сущ. Взяточник.


Риштә ф. ис. 1) Җеп, бау. 2) мед. Урта Азиядә тәнгә чыга торган бертөрле чир.

п. сущ. 1) Нить, верёвка волокна. 2) мед. Ришта (болезнь в Средней Азии).


Рия* ис. Бер эшне кешегә күрсәтү өчен генә, ялганнан гына эшләү, икейөзлеләнү.

сущ. Лицемерие, двуличие.


Рияз ис. Бакчалар, чәчәклекләр.

сущ. Сады, цветники.


Риязият ис. Математика.

сущ. Математика.


Риязый с. 1) Математик, математика белгече. 2) Ябыгу өчен ашаудан тыелып, ашау һәм эчүдә чикләнүче, аз ашаучы. 3) Спортчы.

прил. 1) Математик. 2) Воздерживающийся в пище с целью уменьшения веса, 3) Спортсмен.


Риязыйюн Риязый- нең к.

мн. от риязый.


Риязәт ис. Теләкләрне тыеп тору, ашау һәм эчүдә чикләнүчелек.

сущ. Воздержание в пище.


Риякяр гф. ис. Эшне кешегә күрсәтү өчен генә, ялганнан гына эшләүче кеше, икейөзлелек итүче.

ар.- п. сущ. Лицемер; двуличный, притворный, ханжа.


Риякяранә гф. ст. Икейөзлелек белән, рияланып.

ар.- п. сс. Двулично, притворно, лицемерно.


Риясәт ис. Рәислек итү, башлык булу (сайланып куелган кешенең). Риясәт әсасы хәсәб вә нәсәб түгелдер, бәлки гакыл вә фазылдыр. (Г. Фәез.)

сущ. Главенствование, председательствование.


Риях Рих-нең к.

мн. от рих.


Рияән р. Кешегә күрсәтү өчен генә, ялганнан гына. Ихлас күңелдән булмаенча, рияән егъламакый дип бел. (К. Нас.)

н. Притворно (что-либо делающий).


Риәт ис. анат. Үпкә. Ике риәт дигәне мез ике олы әгъзадыр, күкрәк куышын тутырып торалар. (К. Нас.)

сущ. анат. Лёгкие.


Риҗа кара: рәҗа.

см. Рәҗа.


Риҗал ис. Рәжел I-нең к.

мн. от рәҗел I.


Риҗале могтәбәран — игътибарлы ирләр.

Почтенные мужи.


Риҗгать, рәҗгать ис. Кайту, чигенү, кире кайту, дүнү. Сез заты гали буран рәҗгатеңез белән хата япмышсыз. (Г. Ибр.)

сущ. Возвращение, отступление.


Риҗел ис. Аяк.

сущ. Нога.


Робагый* с. 1) Дүртле, 2) грам. Тамыры дүрт хәрефле фигыль. 3) Дүрт юллы тезмә. Әллә нинди робагыйлар укый, синнән башка тора алмыйм, ди (Г. Газиз).

прил. 1) Четверной, состоящий из четырех. 2) грам. Четырехбуквенный глагол. 3) Чет- веростишие.


Робагый мөҗәррәд — тамыры дүрт хәрефле фигыль.

Четырехбуквенный глагол.


Робагый мәзид — тамыры дүрт хәрефле фигыльгә хәрефләр арттырып ясалган биш, алты хәрефле фигыль.

Глагол, в котором имеется более четырех букв.


Робагыйятъ ис. Дүрт юллы, ягъни ике бәетле тезмәләр.

сущ. Четверостишие.


Робгъ сан Дүрттән бер, чирек.

ч. Четвертая часть, четверть.


Рокга ис. 1) Записка, язма, кәгазь кисәге. 2) Гарәп язуының каллиграфик бер төре.

сущ. 1) Записка, клочок бумаги. 2) Разновидность (арабского) почерка.


Ромман ис. Анар җимеше.

сущ. Гранат (фрукт).


Ромых ис. Сөнге.

сущ. Пика, копьё.


Ротубәт ис. Юешлек, дым. Күз эчендә өч төрле ротубәт бардыр. (К. Нас.)

сущ. Сырость, влажность.


Рохсар ф. ис. Йөз, яңак, чырай. Әя пәри рохсарларның күреккә бае. (Хорәз.)

п. сущ. Обличье, общий вид, лицо.


Роҗуг ис. Кайту, кире кайту, элекке хәленә кайту.

сущ. Возвращение.


Ру ис. Йөз, бит.

п. сущ. Лицо, фиаиономия.


Рубәрү ф. р. Кара-каршы, йөзгә йөз.

п. н. Лицом к лицу.


Руи зәмин
Руй зәмин
Руе зәмин
ф. гыйб. Җир йөзе. Рун Зәминнән, ягъни җир йөзеннән булырмын диде. (К. Нас.)

п. фр. „Лицо земли", земля.


Руз ф. иc. Көн, көндез.

п. сущ. День.


Рузгяр ф. иc. 1) Заман, вакыт, 2) Яшәү. 3) Җил.

п. сущ. 1) Время, эпоха. 2) Жизнь. 3) Ветер.


Рузи ф. иc. 1) Ризык, көнлек азык. 2) Язмыш, өлеш. Рузи кылса мән колыңа хак зәбак... (Мөхм.)

п. сущ. 1) Хлеб насущный, дневное пропитание. 2) Судьба, удел, доля.


Рузнамә ф. иc. 1) Газета. 2) Көндәлек дәфтәр, календарь.

п. сущ. 1) Газета. 2) Дневник, календарь.


Рузә ф. иc. Ураза.

п. сущ. Ураза (мусульманский пост).


Рум иc. Грек, византияле.

сущ. Грек, византиец.


Румал, руймал ф. иc. Сөлге, йөз сөрткеч, яулык.

п. сущ. Полотенце, платок.


Руми c. Рум иленеке, грек иленеке, грекныкы.

прил. Греческий, византийский.


Русияһи, русияһ ф. ст. Йөз каралыгы, кара йөз. Иң бөек максат безем хөр мәмләкәт — хөр Русия! Тиз генә кузгалмыйбыз без, и груһе русаяһ. (Г. Тук.)

п. сс. Бесславный, опозоренный.


Рух* ис. Җан, рух. Укып рухыңны гали әйләсәң, җибрил булу мөмкин... (Г. Тук.)

сущ. Дух. душа.


Рухан р. Рухи яктан. Шулай ук мин рухан үләрменмени. (Г. Сон.)

н. Духовно.


Рухани* с. 1) Дин башлыгы, рухани, 2) Рухи, җаи(га караган), җанныкы, эчке. Аларны рухани ләззәтләреннән аерырга теләмәдек. (М. Гаф.) 3) исеме бар, гәүдәсе юк нәрсә (пәри, җен).

прил. 1) Духовный, представитель духовенства; мулла. 2) Внутренний, духовный. 3) Дух, демон.


Руханиять ис. Руханилык.

сущ. Духовность.


Рухи с. Рух(ка караган).

прил. Духовный, душевный.


Рух рахәт гыйб. Җан рәхәте, җанга рәхәтлек. Рух рахәт мөҗдәләрвән диюр имди. (К. Гал.)

фр. Душевное спокойствие, моральное удовлетворение.


Рух рәван гф. гыйб. Китүче җан, китүче рух. Елый хан кычкырып: и җаннарым, и каһарманнарым, җаным сөйгән ике шаһзадәм, и рухым рәваннарым. (Г. Тук.)

ар.-п. фр. Уходящая душа.


Рәббани с. дини Аллага караган, Алланыкы, Алла тарафыннан булган.

прил. рел. Божественный, божеский.


Рәббания Рәббани-нең мнс.

жен. от рәббани.


Рәбиб ис. Үги ул, асрап үстергән бала. Әй бүре, куемны үтердең» хәлбуки син ул куйның рәбибесең. (К. Нас.)

сущ. Пасынок, воспитанник, питомец.


Рәбибә Рәбиб-нең мнс.

жен. от рәбиб.


Рәва ф. с. Яраклы, ятышлы. Тәҗавез әйләмәк хәддин рәвамы (чиктән үтеп эш итү ярыймы). (һ. Сал.)

п. пр. Дозволительный, допустимый, приемлемый, приличествующий.


Рәвабит ис. к. Бәйләнешләр, элемтәләр.

сущ. мн. Связи, отношения, союзы.


Рәван ф. ис. Китүче, агучы, юнәлүче.

п. прил. Идущий, уходящий; текущий.


Рәваих Раихә-нең к.

мн. от раихә.


Рәваҗ ф. ис. Таралу (сатуда); базарда уңышлы сатылу.

п. сущ. Распространение;обращение (товара).


Рәвеш* ф. ис. Рәвеш, төс, ысул.

п. сущ. Образ действий, метод, способ, приём.


Рәгаиб ис. к. 1) Хыяллар, теләкләр. 2) Рәҗәб аеның беренче җомгасында дини бәйрәм кичәсе.

сущ. мн. 1) Мечты, желания. 2) Религиозный праздничный вечер в первую пятницу месяца „рәҗәб".


Рәгаяэ ис. к. Бер дәүләтнең халыклары.

сущ. мн. Подданные, население.


Рәгъбәт ис. 1) Теләү, омтылыш, кызыксыну, кызыгу. 2) Үрнәк. Шәһәр әһалисе Гайниҗамал абыстайны рәгъбәттә тоталар иде. (М. Ак.)

сущ. 1) Желание, стремление, страсть. 2) Образец, пример.


Рәгъмән р. Карышып, белә торып, каршылык итеп . Бөтен куәтле Манигъларга рәгъмән үсә. (Җ. Вәл.)

н. Несмотря на.... наперекор, назло.


Рәгъна ф. ис. 1. Гүзәл, матур, күңел тапкыч, ямьле. 2. Бер гөл (чәчәк) исеме.

п. сущ. 1. Миловидный, красивый, изящный. 2. Название цветка.


Рәгъшә ис. 1) Сискәнү, куркудан калтырау. 2) Туңудан калтырау.

сущ. 1) Дрожь, трепет. 2) Озноб.


Рәгыд ис. Күк күкрәү.

сущ. Гром.


Рәгый ис. Утлату, хайван көтү.

сущ. Пастьба, скотоводство.


Рәгыйф ис. Икмәк, кабартма. Дөньяның эше өч түгәрәк нәрсә өстендә әйләнәдер: динар, дирһәм, рәгыйф. (К. Нас.)

сущ. Лепёшка.


Рәгыйя, рәгыйять кара: рәгаяэ. Адәмнең гакылы падиша, ә башка төрле мөгамәләсе вә кыйлмышлары рәгыйять Мәнзилендәдер. (К. Нас.)

см. Рәгаяэ.


Рәгым ис. 1) Күрәлмау, белә торып берәүгә начарлык эшләү. 2) Каршы хәрәкәт.

сущ. 1) Ненависть, отвращение. 2) Противодействие.


Рәд ис. Кабул итмәү, кире кайтару, кире кагу. ... баш кодаларның тәклифене рәд итмәеп. (М. Ак.)

сущ. Отвержение, отказ.


Рәддия ис. Кире кагу, юкка чыгару, дөрес түгеллеген күрсәтү.

сущ. Опровержение.


Рәдиф ис. 1) Запаста тора торган гаскәр. 2) Берәүгә ияреп баручы, арттан баручы, иярчен (планета).

сущ. 1) Запасные воинские части. 2) Последователь; спутник (планета).


Рәдиэ с. Начар, бозык, бозылган. Тәнәффес васитасы белән ләтыйф һава эчкә кергәч, филхаль эчнең хәрарәтеннән бер кәйфиять рәдиэ кәсеп итәр. (К. Нас.)

прил. Плохой, негодный.


Рәеб ис. Шик, шикләнү, шөбһә.

сущ. Сомнение, неуверенность.


Рәзаил Рәзаләт-нең к.

мн. от рәзаләт.


Рәзаләт ис. Хурлык, түбәнлек, яманлык.

сущ. Низость, гнусность, подлость.


Рәзанәт ис. Ныклык, тынычлык, җитдилек, мөһимлек.

сущ. Спокойствие, невозмутимость, серьезность, важность.


Рәззак ис. Ризык бирүче, аш бирүче.

сущ. Дающий срсдстав к жизнн, питающий.


Рәзил с. Түбән, хур, начар. Күп саташтырдык рәзил шайтанны чын инсан белән. (Г. Тук.)

прил. Низкий, подлый, порочный.


Рәзилә Рәзил-нең мнс.

жен. от рәзил.


Рәзыйг c. 1) Сөт кардәше. 2) Имчәк баласы.

прил. 1) Молочный брат. 2) Грудной ребёнок.


Рәи иc. Караш, фикер, уй, акыл. Рәие вә тәдбире зәгыйфь кешенең дошманы куәтле булыр. (К. Нас.)

сущ. Взгляд, мнение, мысль, разум.


Рәи саиб гыйб. Туры фикер, хатасыз фикер, дөрес караш.

фр. Правильная мысль, правильный взгляд на что-либо.


Рәис ис. Башлык итүче, рәис, җитәкче. Сез рәисе золаманы „Йол-дыз"ә хибес иттегез. (Г. Тук.)

сущ. Стоящий во главе; глава, председатель, начальник, управляющий.


Рәйхан ис. Зәңгәр чәчәкле хуш исле гөл, рәйхан.

сущ. Название цветка базилика.


Рәкабә ис. 1) Муен. 2) Шешә муены. 3) Кол, тоткын.

сущ. 1) Шея. 2) Горлышко. 3) Раб, невольник.


Рәкабәт ис. 1) Ярыш, көндәшлек, башкалардан өстен булырга тырышу, конкуренция. 2) Күзәтү.

сущ. 1) Соревнование, соперничество, конкуренция. 2) Слежка, наблюдение, контроль.


Рәкез м. I. 1) Утырту, кадап кую. 2) Ныклык» тынычлык.

м. I. 1) Втыкание, вбивание. 2) Спокойствие, твердость.


Рәкъкас ис. Биюче.

сущ. Пляшущий, плясун.


Рәкъкасә ис. Биюче хатын, балерина ... рәкъкасә: „Кул һөнәрем юк, аяк һөнәрем бар" — диде (К. Нас.)

сущ. Танцовщица, балерина.


Рәкъсан р. Биеп, бию белән.

н. Пляской, танцем.


Рәкыйб ис. 1) Конкурент, бер эштә башкалардан өстен булырга теләүче, ярышчы. Рәкыйби Рәкыйб, рәкыйбең, булды Рахманкул вафат. (Ш. Баб.) 2) Саклаучы.

сущ. 1) Конкурент. 2) Наблюдатель, стоящий на страже.


Рәкыйк ис. 1. Юка, нечкә, нәзек. 2. Иректән мәхрүм ителгән, кол.

сущ. 1. Тонкий, мягкий, нежный. 2. Невольник, раб.


Рәкым ис. Цифр, сан сүзләрен күрсәтә торган билгеләр, саннар (1, 2, 3).

сущ. Цифра, номер, число.


Рәкыс ис. Бию. Сәнең әшгареңә, бәнчә, агач, даш билә рәкъсандыр. Агач рәкыс итмәмәк шагыйрь улан инсанә ноксандыр. (Г. Тук.)

сущ. Пляска, танец.


Рәкәгать ис. Намазның аягүрә тору, иелү һәм башны җиргә куюны эченә алган бер өлеше.

сущ. Коленопреклонение, поклон (во время молитвы).


Рәмад ис. Көл.

сущ. Пепел, зола.


Рәмез ис. Символ, берәр сүзне аңлата торган галәмәт, ишарә.

сущ. Знак, символ.


Рәмел ис. 1) Ком. 2) Ком, вак' таш белән күрәзәлек итү. 3) һәр юлы дүрт „фагыйлатен"нән торган шигырь үлчәве — бәхре рәмел.

сущ. 1) Песок. 2) Гадание на песке, мелких камнях. 3) „Рамль" — размер стиха.


Рәмех ис. Сөнге. Гарәпчә вәрак рәмхи — очлы яфрактыр. (К. Нас.)

сущ. Копьё, пика.


Рәми ис. Ату, ук ату. Мин димен: „дус, бу рәмиең һич ярамый". (Г. Тук.)

сущ. Бросание, швыряние, стрельба.


Рәммаль ис. Комга сызыклар сызу юлы беләм киләчәк турында хәбәр бирүче, фалчы.

сущ. Гадатель на песке, предсказатель.


Рәмәд ис. мед. Күз авыруы.

сущ. мед. Афтальмия, воспаление глаз.


Рәмәкъ ис. 1) Соңгы сулыш, үлем алдында актык сулышлар. 2) Тереклекнең соңгы калдыгы. Хәятыннан рәмәкъ калмыш, су бирдем. (К. Нас.)

сущ. 1) Последний вздох. 2) Остаток, искра жизни в теле.


Рәнд ф. ис. 1) Тотнаксыз, типтерүче. 2) Юлдан чыккан кеше, азгын кеше. Хәрабәт эчрә, мәсҗиддә йирем бар кем, уш һәм рәндмен, һәм парса. (Хорәз.)

п. сущ. 1) Кутила, беспутный, гуляка. 2) Ллут, проказник.


Рәнек, рәң ф. ис. 1) Төс. Сачы коцгыр рәңдә у лып... (М. Ак.) 2) Хәйлә. 3) Икейөзлелек.

п. сущ. 1) Цвет, окраска, краска. 2) Хитрость, обман. 3) Лицемерие, двуличие.


Рәнеҗ ис. Авыру, жәфа, мәшәкать, кайгы, ачыну. Рәнеҗ хәтәр булганын алнең суыктан, белде яз. (Дәрд.)

сущ. Мучение, обида, огорчение, гнев.


Рәнкин, рәңгин ф. с. Төсле, матур, зиннәтле, гүзәл.

п. прил. Цветной, густо окрашенный, красочный, красивый.


Рәнкявәр, рәңгявәр ф. с. Хәйләкәр, икейөзле.

п. прил. Хитрый, двуличный.


Рәнкярәнк, рәңгярәң ф. с. Төрле-төрле төстәге.

п. прил. Разноцветный, разнообразный.


Рәнҗур ф. с. Авыру, хаста, чирле, рәнҗү.

п. прил. Больной, немощный.


Рәсад ф. ис. Нечкәләп күзәтү, телескоп аркылы кояш, ай, йолдызларны карау.

п. сущ. Наблюдение (в телескоп), высматривание.


Рәсад ханә ф. ис. Обсерватория.

п. сущ. Обсерватория, наблюдательный пункт.


Рәсаил Рисалә-нең к.

мн. от рисалә.


Рәсас ис. Кургашын, кара кургаш.

сущ. Свинец.


Рәсем* ис. 1) Сурәт, рәсем; сызу, язу. 2) Гадәт.

сущ. 1) Портрет, чертеж, план, рисунок. 2) Обычай, правило.


Рәсидә ф. с. Ирешкән, җитешкән, өлгергән.

п. прил. Созревший, спелый; достигший, дошедший; совершеннолетний.


Рәсме хат гыйб. Язу — почерк. Зөләйханың рәсме. хатын белә иде. (3. Биг.)

фр. Почерк.


Рәсми* с. Официаль, рәсми.

прил. Официальный, законный, форменный.


Рәсмиять ис. Рәсмилек.

сущ. Официальность.


Рәсмә р. Көенчә. Мәхү итәрмисән бу рәсмә, дилбәрем, бу шагыйри. (Г. Тук.)

н. Таким образом, таким путем.


Рәсмән р. Рәсми рәвештә.

н. Официальне, по форме.


Рәссам* ис. Рәсем ясаучы, художник. Художниклар вә рәссамнар да бардыр, юк дия алмаслар. (Г. Тук.)

сущ. Рисовалыцик, художник, иллюстратор.


Рәсүл ис. 1) Илче. 2) Пәйгамбәр.

сущ. 1) Посланец, посол, посланник, эмиссар. 2) Апостол, пророк.


Рәтыйб с. Юеш, дымлы; яшел, яшь.

прил. Влажный, волглый, свежий.


Рәфәкать ис. Иптәшлек, юлдашлык.

сущ. Сопровождение.


Рәфаһ ис. Киң (иркен) тереклек, муллык. Будыр чын милләтиең раһе рәфаһи. (Г. Тук.)

сущ. Процветание, благосостояние, удобства жизни.


Рәфаһиять, .рәфаһәт ис. Муллык, иркен (киң) тереклек. Һәрбер милләтнең тәрәкъкый вә тәгали кылып, рәфаһәт, сәгадәт үзәренә хәят сөрә белүе иттифак, иттихад, гайрәт вә сөбат аркасындадыр. (Г. Ибр.)

сущ. Благосостояние, достаток, изобилие.


Рәфгать ис. Югарылык, бөеклек; зур дәрәҗә. Тәмам морадыңча рәфгатъдәдер, дәүләт ияседер, вәлидер, диде. (К. Нас.)

сущ. Возвышение; высокое положение.


Рәфгъ, рәфыг м. I. 1) Күтәрү, югары мендерү, күтәреп алу. Рәфгъ улсын җөмлә хәсрәт, фәкъре, хәкъре, мәсктәт. (Г. Тук.) 2) Тавышны күтәрү.

м. I. 1) Подъём, возвышение. 2) Повышение голоса.


Рәфигъ с. 1) Күтәрелгән, күтәренке. 2) Югары, биек. 3) Бөек.

прил. 1) Поднятый, приподнятый. 2) Высокий, знатный. 3) Великий.


Рәфика ис. 1) Иптәш хатын. 2) Кәләш, хатын. Хәсән мулланың гомерлек рәфакасе улган иде. (3. һад.) 3) Йомшак күңелле.

сущ. 1) Подруга. 2) Спутница, жена. 3) Мягкая, добрая.


Рәфикъ ис. Иптәш, юлдаш, дус. Зәгыйфьләргә рәфикъ, сагларга каид. (Г. Тук.)

сущ. Товарищ, друг, спутник.


Рәфтар ф. ис. Мөгамәлә, эш итү, уз-үзен тоту, йөреш-торыш. Кәрәктер ир углыга нәфәр рәфтар. (Мөхм.)

п. сущ. Обращение, поведение, обхождение.


Рәха ис. Муллык, иркенлек.

сущ. Изобилие, благосостояние, благоденствие, благополучие.


Рәхавәт кара: рәха.

см. Рәха.


Рәхем м. I. Аяу, жәлләү, кызгану, шәфкатьлелек күрсәтү.

м. I. Милосердие, сострадание, помилование.


Рәхим* с. Аяучан, кеше өчен ачынучы, рәхимле. Аның үзенең ихтыярында, ходай кадир, рәхим. (Ш. Кам.)

прил. Милосердный, милостивый.


Рәхман ис. дини Аяучы, мәрхәмәт итүче (Алла эпитеты).

сущ. Милосердный, милостивый (эпитет Аллаха).


Рәхмани с. Алланыкы, Алладан булган, Алла тарафыйнан булган.

прил. Божеский, божественный.


Рәхмәт ис. 1) Аяу, кичерү, мәрхәмәт итү. Бәлки рәхмәт яңгырыдыр, яшьнәсен ул, яшьнәсен. (Г. Тук.) 2) Яхшылыкка җавап итеп әйтелә торган сүз.

сущ. 1) Милосердие, сострадание, милость. 2) Благодарность, 3) Спасибо.


Рәхшан ф. с. Якты, ялтыраучы.

п. прил. Блестящий, сияющий.


Рәхәт* ис. Тынычлык, җан тынычлыгы, ял, уңайлык, кинәнү, ләззәтләнү, зәвыклану.

сущ. Спокойствие, покой, отдых, удобство, блаженство; наслаждение, удовольствие.


Рәшад ис. Туры юл тоту, туры юлга керү.

сущ. Вступление на путь истинный.


Рәшадәт ис. 1) Туры юлга күндерүчелек. 2) Батырлык, егетлек.

сущ. 1) Наставление на путь истинный. 2) Мужество, храбрость.


Рәшек ф. ис. Көнчелек, көндәшлек, көнләп (кызыгып) ярышу. Җамалига ай-көн рәшек илтәр ирделәр (Мәҗмәгыл хикәять).

сущ. Зависть, ревность, соперничество.


Рәшид с. кара: рашид.

прил. см. Рашид.


Рәэс ис. 1) Баш. 2) Башлангыч. 3) геогр. Борын.

сущ. 1) Голова, глава. 2) Начало. 3) геогр. Мыс.


Рәэселмал гыйб. Төп капитал, мая.

фр. Капитал, основной капитал.


Рәэсән р. Үзлегеннән, иярмичә.

н. Прямо, непосредственно, самолично.


Рәэфәт ис. Ачыну, күңел әрнү, кызгану, шәфкать.

сущ. Сострадание, жалость.


Рәяхин ис. Рәйхан-ның к.

сущ. мн. от рәйхан.


Рәүза ис. кара: рауза.

см. Рауза.


Рәүнәкъ ис. Бизәк, гүзәллек, яктылык, ачыклык. Кәлер рәүнәкъ колүбә, сүзләреннән җанә сайкалләр. (Г. Тук.)

сущ. 1) Блеск, сияние. 2) Красота.


Рәүф ис. Бик мәрхәмәтле, шәфкатьле, кайгыны уртаклашучы.

сущ. Милосердный, добрый, сострадательный.


Рәушан, рушан ф. с. Яктыртучы, нурлы, ачык.

п. прил. Светлый, ясный, сияющий, лучезарный, лучистый.


Рәүшани ф. ис. Нурлылык, ачыклык.

п. сущ. Сияние, освещение.


Рәҗа, риҗа ис. Сорау, үтенү, теләү, өмет итү. Бәйнәлхәүф вә риҗа булмага тәнбиһдер. (К. Нас.)

сущ. Просьба, мольба; желание; надежда, ожидание.


Рәҗел I ис. Ир кеше, ир.

сущ. Муж, мужчина.


Рәҗел II ис. к. Җәяүлеләр.

сущ. мн. Пешие.


Рәҗем ис. Кешене билгә кадәр җиргә күмеп ташлар атып үтерү. (Борынгы гарәпләрдә үлем җәзасының бер төре булган.)

сущ. Избиение камнями человека, по пояс зарытого в землю (один из видов религиозного наказфния у древних арабов).


Рәҗим с. Таш атып куылган (сөрелгән) шәйтан. Рәҗим шайтан аздырмага узаныптыр. (К. Гал.)

прил. Побиваемый камнями, проклятый (эпитет дьявола).


Рәҗәб ис. Ай елының җиденче ае исеме.

сущ. Седьмой месяц лунного календаря.


Рәҗәз ис. Шигырь үлчәвенең бер төре.

сущ. Раджаз (стихотворный размер).


Рәҗүләт, рәҗүлиять ис. 1) Ирлек, егетлек. 2) Ир булып җиткәнлек. 3) Ирдарлык.

сущ. 1) Мужское достоинство. 2) Возмужалость. 3) Мужественность, мужество.


Рәң кара: рәнек.

п. сущ. см. Рәнек.


Рәһ кара: раһ.

см. Раһ.


Рәһбан ис. Монах.

сущ. Монах.


Рәһбаниять ис. Монахлык. Исламда хәрам булган рәһбаниять — дәрвишлек каплады, диде. (Г. Ибр.)

сущ. Монашество, аскетизм.


Рәһбәр ф. ис. 1) Юл күрсәтүче. 2) Җитәкче, юлбашчы. 3) Башлаучы, күрсәтүче.

п. сущ. 1) Путеводитель, проводник. 2) Руководитель, вождь.. 3) Начинающий, показывающий.


Рәһеб ис. Курку.

сущ. Боязнь, страх.


Рәһен ис. Заклад, закладка салу. Бу кәмәрләр сездә рәһен кебек торсын. (К. Нас.)

сущ. Залог, заклад; заложник.


Рәһин ис. Закладка салынган әйбер.

сущ. Заложенная вещь.


Рәһнәма ф. ис. Белешмәлек.

п. сущ. Справочник.


Рәһнәмүн ф. ис. Юлбашчы, юл күрсәтүче. Әгәр кәнеҗ галәм арзуың булса, аңа рәһбәр вә рәһнәмүн булаем (Мәҗмәгыл хикәять).

п. сущ. Путеводитель, проводник.


Рөбубиять ис. 1) Аллалык, тәңрелек, ходалык, 2) Хуҗалык, хөкем йөртүчелек.

сущ. 1) Божество, 2) Господство, власть.


Рөбыг ис. Дүрттән бер өлеш, чирек.

сущ. Четверть, четвертая часть.


Рөкеб ис. Тез; тез буыны.

сущ. Колено; коленный сустав.


Рөкен ис. 1) Багана, терәк. Милләтнең иң мөһим рөкене — әдәбият. (Җ. Вәл). 2) Почмак. 3) Әйбернең төп өлеше. 4)< Нигез.

сущ. 1) Колонна, столб. 2) Угол. 3) Главная составная часть. 4) Основа.


Рөкүб ис. Менү (атлану, арбага утыру).

сущ. Посадка (на что-либо, чтобы ехать).


Рөкүгъ ис. Иелеп тору, намазда тезләргә таяну.

сущ. Поклон в пояс, коленопреклонение.


Рөмүз Рәмез-нең к.

мн. от рәмез.


Рөсвай кара: рисвай.

см. Рисвай.


Рөсел Рәсүл-нең к.

мн. от рәсүл.


Рөсуб ис. Дуен, юшкын.

сущ. Осадок, отстой.


Рөсүм ис. 1) Рәсем-нең к. 2) Пошлина, салым, базар җыемы.

1) мн. от рәсем. 2) Пошлина, налог, сборы.


Рөтбә ис. Мәртәбә, дәрәҗә. Җәлалетдин Сабитовка имам хатыйп вә мөдәррис рөтбәсе игъта кылынды. (Г. Ибр.)

сущ. Степень, достоинство, звание, ранг, чин.


Рөтубәт ис. Юешлек, дым. Тәбәнәк җиргә рөтубәт күп буладыр. (К. Нас.)

сущ. Влага, сырость.


Рөтәб ис. Рөтбә-нең к.

мн. от рөтбә.


Рөфәкаэ ис. Рәфикъ-нең к.

мн. от рәфикъ.


Рөхем ис. 1) анат. Бала капчыгы (корсакта бала ята торган урын). 2) Кардәшлек. 3) Эч як.

сущ. 1) анат. Матка. 2) Родство. 3) Внутренность чего-либо.


Рөхсәт* ис. 1) Ризалык. 2) Ирек, ихтыяр. 3) Рөхсәт, изен.

сущ. 1) Согласие. 2) Воля, выбор. 3) Разрешение, позволение.


Рөхсәтнамә гф. ис. Рөхсәт язуы.

ар-п. сущ. 1) Письменное разрешение.2) Отпускное свидетельство.


Рөшди, рөшдия ис. Башлангычтан югары (урта) мәктәп.

сущ. Школа средней ступени.


Рөшед м. I. 1) Туры юлга китү, туры юл табу, туры юлда булу. 2) Дөрес төшенү, акыл иясе булу. 3) Җитешү, балалыктан чыгу. Ошбу вакыт инсан да рөшед вә бөлуг дәрәҗәсенә ирешкән хисаб иделәдер. (Ш. ж.)

м. I. 1) Быть на правильном пути. 2) Зрелость (ума). 3) Достижение совершеннолетия.


Рөштә ф. ис. Җеп. Рөштә әфкяр — уй жебе. Мәңа типмәс олуглар рөштәсигә катыйлмага (катышырга, кушылырга). (Мөхм.)

п. сущ. Нить, волокно.


Рөэя ис. Төш (йокыда).

сущ. Сновидение.


Рөэять ис. 1) Күрү, төш күрү. 2) Яңа айны күрү. Билал турында күп ызгышканнар „Рөэятъме, әллә башканымы игътибар итәргә кирәк?" (Г. Газиз).

сущ. 1) Видение, сновидение. 2) Видение новой луны.


Рөэүс ис. Рәэс-нең к.

сущ. мн. от рәэс.


Рөэүса ис. Рәис-нең к.

сущ. мн. от рәис.


Рөҗүгъ м. I. кара: рожуг.

м. I. см. Рожуг.


Рөҗхан ис. Өстенлек, артыклык. Берсеннән берсе артыклыгына хөкем итә алмадым, зирә беренең рөҗханына хөкем итмәкче булдым, икенчесе хөҗҗәд белән килде. (К. Нас.)

сущ. Превосходство; превышение.

 


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П =>Р<= С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ