Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Шa Ши Шо Шу Шә Шө Шү Я Ә Ө Җ Һ

Ш — Татар әлифбасында егерме бишенче, гарәп әлифбасында унөченче хәреф. „Шин" дип атала. Сан урынында кулланганда 300 не белдерә.

25-я буква татарского, тринадцатая буква араб-ского алфавита „шин". Цифровое значение — 300.


Шаб I ис. 1) Ачуташ. 2) Кызыл диңгез.

сущ. 1) Квасцы. 2) Красное море.


Шаб II сф. Яшь егет.

пр. д. Юноша, молодой человек.


Шаббе әмрәд сф. — яшүсмер; сакал, мыек чыкмаган яшь егет.

пр. д. Безбородый молодой человек (в смысле „без-усый", молодой).


Шабаш ф. ис. 1) Бик шәп! Бик әйбәт! 2) Бетте, тәмам булды. Шабаш шад баш дигән сүздән мөхәффәфтер. (К. Нас).

п. сущ. 1) Браво! Прекрасно! Превосходно! 2) Конец, окончание.


Шагирд ф. ис. Укучы, шәкерт.

п. сущ. Ученик, студент, шакирд (учащийся татарского медресе в дореволюционное время).


Шагый сф. Фаш ителгән.

пр. д. Разоблачённый.


Шагыйл сф. Шөгыльләнүче, берәр эш белән мәшгуль. Ничек диләр, сине шагыйрь диләрме, шигырь язмак белән шагыйл диләрме... (Г. Тук.)

пр. д. Занимающийс» (чем-либо).


Шагыйранә гф. р. 1) Шагыйрьләрчә. 2) Шигъри, шигырьдәгечә. Йокы алмый мине никтер шагыйранә җәйге төннәрне. (И. Баш.)

ар.-п. н. 1) Как поэт. 2) Поэтично.


Шагыйрь* сф. Шигырь язучы.

пр. д. Поэт.


Шагыйрә* Шигырь язучы хатын-кыз.

Поэтесса.


Шад* ф. с. Шат; шатланучы.

п. прил. 1. Весёлый, радостный. 2. Весело, радостно.


Шадан с. Шатланган, куанган, сөенгән.

п. прил. Весёлый, радостный.


Шади ф. ис. Шатлык, сөенеч, куаныч.

п. сущ. Веселье, радость.


Шадиянә ф. р. 1) Шат күңел белән, шатланып. 2) Туйча шатлыклы, куанычлы. Чалып йөз төрле анда шадиянә (Сайяди).

п. н. 1) Весело, радостно. 2) Как на свадьбе.


Шадкям ф. с. Шатлыклы, сөенечле, шат. Нәфсе ари, күңле шадкям улсын имди. (К. Гал.)

п. прил. Весёлый, радостный.


Шадман ф. с. Шат; сөенгән (шатланган), бәхетле. Шадман ул мәркадендә без онытмыйбыз сине. (Г. Тук.)

п. прил. Радостный, ликующий; веселящийся, счастливый.


Шаз сф. Чыгарма, гомуми кагыйдәгә буйсынмаган, кагыйдә тышында.

пр. д. Исключение (из правила).


Шаига ис. 1) Таралу, һәркемгә билгеле булу; халык арасына таралу. 2) Халык арасында билгеле булган вакыйга; таралган хәбәр. Шәһәр шаигаләрени вә сүзләрени тикшереп торыр иде. (М. Ак.)

сущ. 1) Распространение, хождение (слухов в народе). 2) Слух, молва; толки.


Шаигъ сф. Халык арасына таралу, һәркемгә билгеле буяу. Күзең белән күргәнне сәтер кылмак, күңлең белән уйлаганны шаигъ кылудан күркәмрәктер. (К. Нас.)

пр. д. 1) Распространяющийся. 2) Распространённый; гласный, получивший взвестность; ходячий.


Шаистә ф. с. 1) Яраклы. 2) Лаеклы, килешле. Татар теленә шаистә тәрҗемә вә тәэлиф кылдым. (К. Нас.)

п. прил. 1) Достойный, подобающий, приличествующий. 2) Заслуженный.


Шакир сф. 1) Шөкер итүче, күргән яхшылыкларны онытмаучы. 2) Барына риза булучы.

пр. д. 1) Признательный, благодарный. 2) Довольный; удовлетворённый.


Шаки сф. Шикаять итүче, зарланучы, зарын белдерүче, .жалоба бирүче.

пр. д. Жалующийся; жалобщик.


Шаккъ сф. Авыр, мәшәкатьле, кыен, читен.

пр. д. Трудный, изнурительный, утомительный.


Шам ф. ис. 1) Кич. Ниһаятьсез гүзәл ахшам — бу ахшам, бәнем ядымда бу ахшам — сабах, шам. (Г. Тук.) 2) Кичке аш. 3) Сүрия. 4) Димәшкъ, Дамаск (шәһәр).

п. сущ. 1) Вечер. 2) Ужин. 3) Сирия. 4) Дамаск.


Шамгяһ ф.ис. Кичке вакыт, эңгер-меңгер вакыт.

сф. Вечернее время, вечерняя пора; сумерки.


Шамил сф. Эченә алган, чорнап алган, җыйнаган, эченә туплаган. Кемнең гакылы камил, фазылы шамил булса түбән калмас. (Г. Фәез.)

пр. д. Содержащий в себе, заключающий в себе, состоящий из...


Шамих сф. Биек,.югары, күтәренке.

пр. д. Высокий, возвышенный.


Шаммә ис. Ис тою, ис сизү тойгысы.

сущ. Обоняняе. Обоняняе.


Шан ис. Дәрәҗә, мәртәбә; игътибар, әһәмият. Татарлар рифгате, шаны сигез кат күкләрә китсен, әбәд срмәд бу милләтне Ходаем бәхтияр итсен... (Г. Тук.)

сущ. Достоинство, важность; значение, престиж.


Шариб сф. Эчүче.

пр. д. Пьющий.


Шаригъ сф. 1) Эшкә керешүче. 2) Закон чыгаручы; шәригать төзүче, пәйгамбәр.

пр. д. 1) Предприниматель; начинающий какое-либо дело. 2) Законадатель; установивший законы шариата, пророк.


Шарих сф. Рецензент, аңлатма язучы, комментарий язучы.

пр. д. Рецензент; комментатор.


Шарт* ис. Шарт.

сущ. Условие, положение.


Шартый с. Шартлы, шарт(ка бәйләнешле).

прил. Условный.


Шатранҗ ф. ис. Шахмат.

п. сущ. Шахматы.


Шатранҗбаз ф. ис. Шахматчы, шахмат уйнаучы.

п. сущ. Шахматист.


Шатыр ф. с. ис. 1. Җитез, өлгер; булдыклы, булган; оста. 2. Зур кешеләрне озатып һәм юлын чистартып баручы. Шатыр вә җәлладлары кәлде йитеп. (Ут. Им.)

п. сущ. прил. 1. Проворный, ловкий. 2. Скороход (сопровождающий вельможу при выездах и расчищающий ему путь).


Шафи сф. 1) Шифа бирүче, авырудан терелтүче, савыктыручы. 2) Канәгатьләндерә торган, канәгатьләндерерлек. Теш авыртуның сәбәбен төрлечә зан кылалар, ләкин берсенең; дә шафи дәлилләре юктыр. (К. Нас.)

пр. д. 1) Целебный, целительный. 2) Убедительный; удовлетворяющий, удовлетворительный.


Шафигъ сф. Урталык итүче, яклаучы; арага керүче.

пр. д. 1) Ходатайствующий. 2) Заступник; ходатай; посредник.


Шафигый с. Ислам динендә имам Шафигъ мәзһәбенә иярүче.

прил. рел. 1) Шафиитский. 2) Последователь религиозной школы (секты) имама Шафии.


Шах ф. ис. Ботак, агач ботагы.

п. сущ. Ветви (дерева); отрасль.


Шахдар ф. ис. Ботаклы агач.

п. сущ. Ветвистое дерево.


Шаяд* ф. р. Шаять, бәлки, ихтимал (эшнең булуына ышанычны, өметле ихтималны белдерә).

п. н. Вероятно, авось; быть может.


Шаян ф. с. Лаек, яраклы, тиешле дәрәҗәдә.

п. прил. Достойный, заслуживающий; в должной степени. Должное внимание.


Шаян дикъкать ф. с. — тиешле дәрәҗәдә игътибар.

п. прил. Должное внимание.


Шаһ ф. ис. 1) Шаһ, патша (Иран патшасы). 2) Сүзләргә алдан кушылып, иң шәп, иң беренче, иң зур дигән мәгънәләр бирә.

п. сущ. 1) Шах (царь Ирана), монарх, государь. 2) В качестве префикса придаёт слову значения: лучший, высший, первый (по занимаемому месту), наибольший.


Шаһбал —кош канатының иң зур каурые.

Самое длинное перо в крыле птицы.


Шаһанә ф. р. Шаһларча, шаһларга махсус рәвештә, бик шәп.

п. н. По-шахски, по-царски.


Шаһбаз ф. ис. 1) Карчыга; лачын, шункар. 2) Батыр, кыю. Рабиганың матур тавышы моңлы, назлы; назы белән яулап ала ир Шаһбазны. (Ш. Баб.)

п. сущ. 1) Ястреб, сокол. 2) Храбрый, смелый.


Шаһбәлут ф. ис. Кәстәнә агачы, каштан.

п. сущ. Каштан (дерево).


Шаһбәет ф. ис. 1) Гыйшык-мәхәббәт турында язылган шигырьнең (газәлнең) иң көчле юллары. 2) Шагыйрьнең исеме кергән шигырь юллары.

п. сущ. 1) Самые сильные (выразительные) строки любовного стихотворения. 2) Бейт (или строка), в котором (в которой) упоминается имя автора.


Шаһданә ф. ис. 1) Эре энҗе бөртеге; эре данә. 2) Тәсбихнең мрьям анасы.

п. сущ. 1) Крупный жемчуг. 2) Основная, самая крупная бусина в чётках.


Шаһдар кара: шахдар.

см. Шахдар.


Шаһзадә ф. ис. 1) Шаһ улы, патша улы. 2) Тәхет варисы.

п. сущ. 1) Царевич, принц. 2) Наследник трона.


Шаһзадәгян Шаһзадә-нең к.

мн. от шаһзадә.


Шаһи ф. ис. 1) Шаһ(ка бәйләнешле), 2) Шаһ хакимияте. 3) Йомырка кушып ясалган бер төр хәлвә. 4) Юка ефәк материя. 5) Вак акча (Иран акчасы).

п. сущ. 1) Шахский. 2) Самодержавие. 3) Сорт халвы. 4) Тонкая шёлковая материя, ткань. 5) Мелкая иранская монета.


Шаһид* сф. 1) Шаһит, танык, күрүче. 2) Эшнең, (яки хәлнең) булуын күреп торучы.

пр. д. 1) Свидетель. 2) Наблюдатель.


Шаһидәйн ис. Ике шаһит, ике танык.

сущ. Два свидетеля.


Шаһин ф. ис. Аксыл төстәге лачын, шункар (ау лачыны).

п. сущ. Белый сокол, сокол-сапсан; ловчий сокол.


Шаһиншаһ ф. ис. Шаһлар шаһы, патшалар патшасы, зур патша.

п. сущ. Царь царей (титул государей Ирана), великий государь.


Шаһнамә ф. ис. 1) Шаһлар (патшалар) турында язылган әсәр. 2) Фирдәүсинең шул исемдәге поэмасы.

п. сущ. 1) Произведение, в котором описывается жизнь шахов (царей). 2) Название поэмы Фирдоуси.


Шаһраһ ф. ис. 1) Олы юл. 2) Туры (дөрес) юл.

п. сущ. 1) Больщая до рога, тракт. 2) Прямой (верный) путь.


Шаһсуар ф. ис. Ат өстендә бик оста йөрүче.

п. сущ. Искусный наездник.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Т Ф Х =>Шa<= Ши Шо Шу Шә Шө Шү Я Ә Ө Җ Һ