Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Шa Ши Шо Шу Шә Шө Шү Я Ә Ө Җ Һ

Шибһ (шибеһ) ис. Охшашлык, охшашу.

сущ. Сходство, подобие.


Шибһе җәзирә ст. Ярым атау.

сущ. Полуостров.


Шивә* ф. ис.. 1) Җирле сөйләм, диалект. 2) Язучы иҗатындагы аерымлык; хәрәкәт рәвеше. 3) Назлылык, матур сынлылык, нәзакәтлек; купшылык, көязлек.

п. сущ. 1) Местный говор; диалект. 2) Образ действия; метод, манера; отличительная .рсобен-ность в творчестпе писателя. 3) Кокетство, грация; изящество, щегольство.


Шивәи ифадә — сөйләп бирү рәвеше, төшендерү (аңлату) алымы.

Метод толкования, разъяснения.


Шивәкяр ф. с. Назлы; матур сынлы; нәфис, зифа; көяз, купшы.

п. прил. Кокетливый, манерный, жеманный; стройный; щегольский.


Шивән ф. ис. Аһ-зар, елау, кайгы тоту.

п. сущ. Плач, рыдаңие, вопль.


Шигар ис. 1) Өндәү, лозунг. Хөрлек, тигезлек аның шигары. (М. Гаф.) 2) Билге; герб; эмблема. 3) Байрак. 4) Аерымлык билгесе. (Сыйфат рәвешендә кушма сүз составында да кулланыла). Мәрхәмәт шигар — мәрхәмәт иясе, мәрхәмәтле. Шөһрәт шигар — данлыклы, дан тотучы, мәшһүр.

сущ. 1) Девиз, призыв, лозунг. 2) Знак, марка; герб; эмблема. 3) Знамя. 4) Отличительный признак. (В качестве прилагательного встречается в сложных словах).


Шигъри* с. Шигырьгә бәйләнешле, поэтик.

прил. Поэтический.


Шигъриять ис. Шигърилек; матурлык, нәфислек; художестволылык. Боны шатлык катыш моңлылык, әллә нинди бер шигъриять тәмам изрәткән. (М. Гаф.)

сущ. Поэтичность; художественность; красота, изящество.


Шигърән р. Шигырь итеп, тезмә рәвештә, шигырь үлчәвенә салып.

н. Стихом, в стихотворном виде.


Шигый ис. Шига (дүртенче хәлифә Гали һәм анын балаларына тарафдарлык мәзһәбе). 2) Шига мәзһәбе(нә бәйләнешле).

сущ. 1) Сторонник секты четвёртого халифа Али и его сыновей, шиит. 2) Шиитский.


Шигырь* ис. Тезмәле әсәр, рифмалы шигырь.

сущ. Стихотворение; рифмованное произведение.


Шиддәт ис. 1) Көч, куәт; көчлелек. Күңелендә теге серле музыка шиддәтле рәвештә кузгалды (Г. Газиз). 2) Катылык, кискенлек, гадәттәгедән артык булучылык; кансызлык. 3) Бәла, каза, хәсрәт.

сущ. 1) Сила, мощь; интенсивность. 2) Резкость, жестокость, строгость, суровость. 3) Несчастье, горе, беда, бедствие.


Шикакъ ис. Аерылу, бүленү; фикер башкалыгы, үзара килешмәү.

сущ. Разногласие, раскол.


Шикаять* ис. Зар, зарлану, жалоба, сукрану. Пулисая Мохтардан шикаять иттеләр. (М. Ак.)

сущ. Жалоба; стенание.


Шикяр (шигяр) ф. ис. 1) Ау аулау, тоту. 3) Аулана торган кош-корт. Беркөн падишазадә шикярдин кәлеп өйгә барыр ирде (Мәҗмәгыл хикәять).

п. сущ. 1) Охота, ловля. 2) Дичь, предмет охоты.


Шикәм ф. ис. Эч, корсак, карын.

п. сущ. Живот, брюхо.


Шикәмпәрвәр ф. с. 1) Ашау-эчүне генә белүче, куп ашаучы, ашамсак, бирән, гуҗ. 2) Тәмле ашарга яратучы, тәмле тамак.

п. прил. 1) Прожорливый. 2) Обжора. 3) Лакомка; гурман.


Шикәмпәрәст кара: шикәмпәрвәр.

см. Шикәмпәрвәр.


Шикәстә ф. с. 1) Сынык, ватык, җимерек, китек, бозык. 2) Җиңелгән.

п. прил. 1) Сломапный, разбитый, 2) Побеждённый.


Шикәстә дил — күңеле кырылган, күңеле сынган.

Обиженный.


Шималь ис. 1) Сул як, сул кул. 2) Төньяк. Шимальдән гаҗәп куәтле болытлар кузгалып бөтен дөньяны каплап алдылар. (Г. Ибр.)

сущ. 1) Левый, левая сторона; левая рука. 2) Север.


Шимали с. Төньяк(ка караган), төньяк(ка бәйләнешле).

прил. Северный.


Шималия кара: шимали.

см. Шимали.


Шималән р. Төньяктан, төньяк тарафыннан.

н. С севера, к северу, севернее.


Шимә ис. Холык, характер; үзлек.

сущ. Характер, качество; свойство.


Шин ис. „Ш" хәрефенең исеме

сущ. Название буквы "ш".


Шинас ф. ис. Белүче, аңлаучы; оста; белгеч.

п. сущ. Знаток, понимающий; мастер, специалист.


Шинбә* (шәнбә) ис. Шимбә.

сущ. Суббота.


Шир ф. ис. Арслан. Димнә үгезгә килеп: „Падиша шир мине сиңа җибәреп хозурына чакырды", диде. (Г. Фәез.)

п. сущ. Лев.


Ширанә ф. р. Арсланда й, арслан кебек батыр. Сүзеңдин янмагыл, ширанә булгыл (Сайяди).

п. н. 1. Мужеетвенный как лев, храбрый, отважный. 2. Мужественно, храбро, отважно.


Шираэ ис. Сатып алу.

сущ. Покупка.


Ширбәт* ис. Эчемлек, татлы эчемлек, жимеш сулары. Дөнья сәүмәк ширбәтешшәйтан икәндер белмәдем. (Һ. Сал.)

сущ. Шербет, лимонад, фруктовая вода; прохладительныс напитки.


Ширгир ф. ис. Арслан белән көрәшерлек гайрәтле батыр.

п. сущ. Богатырь, могущий померяться силами со львом.


Ширек ис. Күп аллага ышану; мәҗүсилек.

сущ. Многобожие; язычество.


Ширин* ф. с. Татлы, ләззәтле. Шикәрдән ширин, балдан татлы, тел тибрәтеп әйткән сүзләрең (Җыр).

п. прил. Сладкий.


Ширкәт* ис. 1) Эштә уртаклык, бергәләп эш итү. 2) Җәмгыять, товарищество, компания.

сущ. 1) Общее достояние, коллективлый труд. 2) Общество, компания, товарищество, агентство.


Ширьян ис. Артерия (йөрәктән чыккан кан тамыры).

сущ. Артерия.


Шитаб ф. ис. Ашыгу, сабырсызлану; тизләтү.

п. сущ. Поспешность, спешка, торопливость; ускорение.


Шита ис. Кыш.

сущ. Зима.


Шитаи с. Кышкы, кыш(ка бәйләнешле).

прил. прил.Зимний.


Шифа* ис. 1) Авырудан терелү, сәламәтләнү. 2) Авырудан коткару (тергезү) көче, савыктыргыч. Гыйльме белән гамәл кыйлмаган кешенең гыйльме шифасыз дәва кебекдер. (К. Нас.)

сущ. 1) Выздоравление, излечение. 2) Лечебное средство; лекарство; снадобье.


Шифабәхеш, шифарәсан, шифасаз гф. с. Шифалы, шифасы тия торган, савыктыра торган.

ар.-п. прил. Целительный, целебный.


Шифаханә гф. ис. Больница, госпиталь.

ар.-п. сущ. Больница, лечебное заведение, госпиталь.


Шифаһ Шифә-нең к.

мн. от шифә.


Шифаһи с. Телдән, телдән сөйләнгән (язма түгел).

Прил. Устный, словесный.


Шифаһия Шнфаһи-нең мнс.

жен. от шифаһи.


Шифаһән р. Телдән сөйләп.

н. Устно.


Шифә ис. Ирен.

сущ. Губа.


Шияхәт кара: имамәт.

см. Имамәт.


Шиһаб ис. 1) Кисәү. 2) Ут шәүләсе, ялкын, ялкын нуры. 3) Метеор. 4) Метеорит нуры.

сущ. 1) Головня. 2) Пламя, отблеск пламени. 3) Падающая звезда, метеор. 4) Свет падающей звезды.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Т Ф Х Шa =>Ши<= Шо Шу Шә Шө Шү Я Ә Ө Җ Һ