Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р Са Си Сo Ст Су Сы Сә Сө Сү Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Сыйбян Сабый-ның к.

мн. от сабый.


Сыйбгать ис. 1) Буяу. 2) Төс. .4) Яратылыш. 4) дини Мәзһәб.

сущ. 1) Краска. 2) Цвет, окраска, оттенок. 3) Происхождение; зарождение. 4) рел. Исповедание, направление; секта.


Сыйга ис. грам. 1) Сүз формасы, 2) Фигыль төрләнеше. Сыйгаи истимрария — мәгънәсендә эшнең дәвамлылыгы аңлашылган фигыльләр: барарак, киләрәк кебек.

сущ. грам. 1) Форма слова. 2) Спряжение.


Сыйдан ис. 1) Калым, мәһәр, кияү бүләге. 2) Бирнә, кызның кияүгә биргән бүләге.

сущ. 1) Калым, брачный дар, получаемый невестой от жениха. 2) Дар невесты жениху, приданое.


Сыйддикъ с. Бик туры сүзле, һәракыт чын сүзле. Аннан соңра ул сыйддикъ сахиб бар. (К. Гал.)

прил. Всегда говорящий правду, правдивейший.


Сыйдык ис. 1) Турылык, чынлык, раслык. Аның сыйдыкы камулардан артык имди. (К. Гал.) 2) Дөреслек.

сущ. 1) Правдивость, честность, искренность. 2) Правда.


Сыйлә ис. 1) Бәйләнеш, кушылу, кавышу. 2) Туганлык бәйләнеше. Атаанаңны рәнҗетмә, рәхимеңә (карындашыңа) сыйлә кыйл. (К. Нас.)

сущ. 1) Связь, соединение. 2) Родственная связь.


Сыйләи рәхем (рөхем) ст. Туганлык бәйләнеше. Анларда тәхәммел садыр, сыйләи рәхем вә фәкыйрьләргә мәрхәмәт хәддән зиядәдер. (Ш. ж.)

сс. Узы родства, родственная связь.


Сыймах ис. анат. Колак тишеге.

сущ. анат. Слуховой канал.


Сыйн ис. Кытай.

сущ. Китай.


Сыйныф* ис. Бүлем, бүлек, класс, төр, төркем.

сущ. Род, сорт, класс, вид, категория.


Сыйрат ис. 1) Юл. Ни була тугмак сыйратын кичмәсәм. (Г. Тук.) 2) дини Мөселманнар ышануы буенча җәһәннәм өстенә корылган һәм үтүе бик кыен булган күпер.

сущ. 1) Путь, дорога. 2) рел. Труднопроходимый мост над адским огнем.


Сыйрфиян р. Тулысынча, бөтенләе белән. Боларга сыйрфиян ышану читенрәк булса да, мондый эшләрнең барлыгын бөтенләй инкяр кылып булмый. (Г. Ибр.)

н. Полностью.


Сыйрыф с. 1) Таза, саф, катнашсыз. 2) Тулысынча, фәкать, тик. Вакыты илә сыйрыф тарихи бер мәсьәлә улмак сыйфаты илә ,без татармы, дәгелме мәсьәләсе кузгатылган иде. (Г. Ибр.)

прил. 1) Чистый, без примеси. 2) Полностью; только, лишь.


Сыйфат* ис. 1) Сыйфат, билге, үзенчәлек, характер, 2) грам. Сүз төркеме — сыйфат.

сущ. 1) Качество, свойство. характер, особенность. 2) грам. Имя прилагательное.


Сыйфр ис. Буш; нуль.

сущ. Нуль.


Сыйххәт ис. 1) Исәнлек, саулык, сәламәтлек. Сыйххәт кәсеп итү иде бер морадым. (М. Гаф.) 2) Дөреслек, турылык.

сущ. 1) Здоровье. 2) Истинность, правильность, достоверность, правдивость.


Сыйһер ис. Кодалык буенча якынлык, кодалык белән булган якыннар (кияү, кодача, балдыз һ. б.).

сущ. 1) Свойство, сваты. 2) Зять, шурин, деверь.


Сыйһриять ис. Кияүлек, кодалык, 'каенаталык, һәм башка шуның кебек кыз алу, өйләнү буенча булган кардәшлек.

сущ. Родственные отношения, оенованные на брачном союзе.


Сыям кара: савым.

см. Савым.


Сыянәт ис. Саклау, яклау, кул астына алу. Йөз күркәмлеге белән сыянәт юк, сүз күркәмлеге белән әманәт юк. (К. Нас.)

сущ. Сохранение, охрана, защита.


Сыйят (сыйт) ис. Дан, шөһрәт.

сущ. Слава, известность.

 


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Са Си Сo Ст Су =>Сы<= Сә Сө Сү Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ