Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Та Ти То Ту Ты Тә Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Т — Татар әлифбасында унтугызынчы хәреф булып, гарәп әлифбасында өченче хәреф булган йомшак әйтелешле "т" хәрефен һәм уналтынчы хәреф булган калын әйтелешле Өт" хәрефен белдерә. Сан урынында кулланганда 400 гә һәм 9 га йөриләр.

В татарском алфавите 19-ая буква, соответствует 3-й и 16-ой букве арабского алфавит; цифровое значение — 400 и 9.


Та ф. бәйл. 1) Алдагы чикне белдергәндә: хәтле, чаклы, кадәр сүзләре мәгънәсендә. Һәм җырларымны көйләр илләр та o,oд. (~. Так.) 2) Башлангыч чикне белдерүче бирле сүзе мәгънәсендә. Талагымдыр та эзэлдэн һәр эшем бозгын төшә. (Дәрд.)

п. пред. До.


Таб ф. ис. 1) Куәт, көч. 2) Нур. 3) Яну (безнең телдә беренче мәгънәсендә генә кулланыла һәм Маһитаб кебек исемнәрдә икенче мәгънәсе дә очрый).

п. сущ. 1) Сила, мощь. 2) Блеск, свет. 3) Горение.


Табаигъ Табигъ II-нең к.

мн. от табигъ II.


Табан ф. с. Якты, нурлы, нурландыручы.

п. прил. Блестящий, лучезарный, сверкающий.


Табган р. Табигать буенча, табигый. Ачыдыр күз яше табган, газизем. (Дәрд.)

н. Естественно.


Табгы иc. 1) Басма, басылу (китап басу). 2) Кеше табигате. 3) Табигый хәл. Сәнең табгыңа муафыйк бер эшкә дәляләт кыйлаем,—диде. (К. Нас.)

сущ. 1) Печатание. 2) Характер. 3) Природа, естественное состояние.


Табгы сәлим ст. Саф табигать, нормаль табигать.

сс. Чистая природа, естество.


Табгыханә ф. ис. Басмаханә, типография, матбага.

п. сущ. Типография.


Табел ис. 1.) Барабан. 2) Барабан сугу. Галим кешенең хатасы белән табел орылыр. Наданның хатасын наданлыгы каплар. (К. Нас.)

сущ. 1) Барабан. 2) Барабанный бой.


Табиб* ис. Врач, доктор.

сущ. Врач, доктор.


Табибә Табиб-нең мнс.

жен. от табиб.


Табигать* ис. 1) Табигать. 2) Кешенең, хайваннарның табигате, холкы, характеры; агач, таш, мәгъдән һәм башкаларның табигый үзлеге, сыйфаты.

сущ. 1) Природа. 2) Натура; природное свойство предмета, качество.


Табигун кара: табигыйн.

см. Табигыйн.


Табигъ I сф. 1) Иярүче, берәүнең артыннан баручы. 2) Буйсынучы.

пр. д. 1) Идущнй вслед. 2) Последователь, ученик. 3) Слуга, вассал.


Табигь II сф. 1) Бастыручы, китап басучы. 2) Эз (берәр нәрсәдә). 3) Холык.

пр. д. 1) Печатающий, печатник. 2) Печать, отпечаток. 3) Характер.


Табигый* с. 1) Табигатьтәгечә, табигатькә караган. 2) Билгеле, әлбәттә. Табигый, мин ишекне ача алмыйм. (Г. Тук.)

прил. 1) Природиый, естественный. 2) Конечно.


Табигыйн ис. к. 1) Иярүчеләр. Монда сакин божи фирка җания, табтыйннәр мәзһәбе—гайнания. (Г. Тук.) 2) Сәхабәләрне күргән кешеләр.

сущ. мн. 1) Последователи. 2) Люди, близко знавшие современников пророка.


Табигыюн ис. к. Табигать галимнәре.

сущ. мн. Естествоиспытатели.


Табигыят ис. к. 1) Табигать күренешләре. 2) Табигать турындагы фән, белем.

сущ. мн. 1) Явления природы. 2) Естественные, физические науки.


Табут* ис. Табут.

сущ. Гроб.


Табәка ис. 1) Катлау. 2) Кат. 3) Дәрәҗә. Болар адәмгә караганда түбән табәкадә тора торган нәрсәләр. (Ф. Әмир)

сущ. 1) Слой, пласт. 2) Ряд, этаж. 3) Ступень, разряд.


Табәкаи галия гыйб. Югары катлау, иң өске катлау.

фр. Верхние слои; высшая сфера.


Табәкат ис. Табәка-ның к.

мн. от табәка.


Табәкателарз гыйб. 1) Җир катлаулары. 2) Геология.

1) фр. Пласты земли. 2) Геология.


Табәндә ф. Яктыртучы, балкучы, нурлы, якты. Кояш тик дәүләтең табәндә булсын. (Хорәз.)

п. Блестящий, сияющий, сверкающий.


Таваиф Таифә-нең к.

мн. от таифә.


Тавил с. Озын. Озынча яфрак гарәпчә вәрәкъ тавил аталыр, тал яфрагы кебек озын булыр. (К. Нас.)

прил. Длинный, долгий.


Тавус ис. Тавис кошы.

сущ. Павлин.


Тагать ис. 1) Сүз тыңлау, буйсыну. 2) дини Аллага гыйбадәт кылу, буйсыну. Я булалар имамәтче, гыйбадәтче, я тагатьче... (Г. Кан.)

сущ. 1) Послушание, покорность. 2) рел. Поклонение Аллаху, послушание.


Тагнә кара: тагын.

см. Тагын.


Тагун ис. мед. Чума авыруы.

сущ. мед. Чума.


Тагый сф. 1) Кыерсытучы; жәберләүче. 2) Азгын, азгынлык итүче. Адәм ни сәбәпле тагый вә гасый була, дип сорадылар. (К. Нас.)

пр.-д. 1) Совершающий беззакониег притеснитель. 2) Развратник.


Тагын ис. 1) Сүгү, хурлау. 2) Йөз суын түгү.

сущ. 1) Ругянь, хула, поношение. 2) Унижение.


Таер ис. Кошлар.

сущ. соб. Птицы.


Таериюн ис. к. Кошлар галиме, кошлар белгече.

сущ. мн. Учёные, занимающиеся изучением пернатых.


Таеф ис. Йокыда яки караңгылыкта күзгә күренгән хыял.

сущ. Призрак, видение.


Тази ф. ис. 1) Ау эте, бурзай. 2) Йөгерек. Йосыфың бер тази аты улыр иде. (К. Гал.) 3) Гарәп халкы, гарәп җенесенә караган.

п. сущ. 1) Охотничья собака, борзая, гончая. 2) Скакун. 3) Араб; арабский.


Тазиянә ф. ис. Камчы, чыбыркы. Икенче катыкны тазиянә орып, куып чыгар, ди. (К. Нас)

п. сущ. Плеть, хлыст, кнут.


Тазә ф. с. 1. Яшь, яңа. 2. Яңалык. 3. Яңа гына.

п. прил. 1. Новый, свежий. 2. Новость. 3. Только что, недавно.


Таиб сф. Тәүбә итүче. Таибә хак вәгъдәсе гофран икәндер белмәдем. (Һ. Сал.)

пр. д. Кающийся, раскаивающийся.


Таикъ сф. 1) Авырудан яңа терелгән кеше. 2) Бик теләүче.

пр. д. 1) Выздоравливающий. 2) Страстно желающий.


Таир сф. 1) Очучы, очкыч. 2) Кош.

пр. д. 1) Летающий. 2) Птица.


Таи тәэнис гыйб. Женский родны белдерә торган „та" бетеме. Мәсәлән: табиб — врач; табибә - хатын врач („т" укылмый,"ә" укыла.)

фр. Название буквы "та — марбуты", обозначающей имена женского рода. Например, табиб — врач, табибә — женщина-врач.


Таифә ис. 1) Төркем, жәмәгать. 2) Бер диндә булган бер төркем халык, кабилә. Бәс бу таифә ушбу сөаль доганы шәрех иттеләр. (К. Нас.)

сущ. 1) Группа, некоторое количество. 2) Религиозная община; группа людей, исповедующих одну религию.


Таифәи нисаэ — хатын-кыз таифәсе, хатын-кыз җәмәгате. ... бөтен таифәи нисаэне тәхкыйръ иткән икәнчелеге бик ачык бәян ителеп... (Ф. Әмир.)

Женский пол.


Тайиб, тайибә с. Яхшы, хуш, әйбәт. Беренче аятънең беренче сүзе икъраэ кәлимәи тайибәседер: укы, бел, гыйлем ал димәктер, диде. (Г. Ибр.)

прил. 1. Хороший, приятный; добрый. 2. Хорошо.


Тайибат ис. к. 1) Яхшы, пакь эшләр. 2) Күңел хуш күргән әйберләр.

сущ.мн. 1) Добрые дела. 2) Добротные вещи.


Тайран ис. Очу, һавага күтәрелү, югары күтәрелү, очыш. Мәгариф бакчасында әйлә тайран. (Г. Тук.)

сущ. Летание, воздухоплавание.


Тайяр I сф. 1) Очучы. 2) Һавага күтәрелә торган (бу, пар).

пр. д. 1) Летающий. 2) Улетучивающийся, летучий.


Тайяр* II ф. с. Хәзер, әзер, әзерләнгән. Ашлыгың үсте исә, бир, тайярдыр аның гашире. (Г. Тук.)

п. прил. Готовый.


Так ф. ис. 1) Гөмбәз, көймә (капка түбәсе, мич көймәсе). 2) Ялгыз, так.

п. сущ. 1) Арка, свод, купол. 2) Одинокий, нечётный.


Такать* ис. 1) Көч, куәт, көч җитү. Нәфесеңә куәте, такате җитмәгән эшне йөкләп, зиядә мәшәкать чиктермә. (К. Нас.) >2) Чыдамлык.

сущ. 1) Сила, мощь. 2) Способность, выносливость, терпение.


Таки ф. Өчен, дип, теләге белән ...-га кадәр. Сүз рәте килгәч, итим әзрәк бәян, таки яшерен күл төбе булсын гаян. (Г. Тук.)

п. Чтобы; до.


Такыя* ф. ис. Такыя, түбәтәй. Башындагы бәрхет такыясының көмеш ае... (М. Ак.)

п. сущ. Шапочка, ермолка; тюбетейка.


Так, җефет ф. ст. Так, җөп (такмы, җөпме).

п. сс. Чёт-нечёт.


Талавәт ис. Гүзәллек, күркәмлек.

сущ. Плавность, изящество, красота.


Талак ис. Хатын аеру. Шул сәбәптән итә алмыйдыр талак. (Г. Тук.)

сущ. Развод (супругов).


Талаки гайре раҗига — хатынны кире кайта алмый торган итеп аеру.

Развод, при котором муж не имеет права вернуть жену прежде, чем она не будет замужем за другим.


Талакать ис. 1) Ягымлы йөзлелек, ягымлылык. 2) Сүз сөйләүдә, фикерне әйтеп бирүдә ачыклык, җиңеллек, уйгынлык. Гомәр Хәйям фәүкыльгадә гали вә галиҗэнаб улдыгы өстенә талакать лисанга да малик иде. (Ш. ж.)

сущ. 1) Любезность, приветливость. 2) Лёгкость, ясность в выражении мысли.


Талгать ис. 1) Тышкы кыяфәт. 2) Йөз, чырай; күркәмлек.

сущ. 1) Внешность; вид, лик. 2) Лицо; красота.


Талига ис. Алдынгы, алда булучы отряд.

сущ. Передовой отряд, авангард.


Талиб сф. Эзләүче, таләп итүче. 2. Шәкерт, укучы. Күрәм бер талибе тәхсилә варыр. (Г. Тук.)

пр. д. 1. Ищущий, требующий. 2. Студент.


Талибелхак гыйб. Турылыкны, хаклыкны таләп итүче, эстәүче. Талибелхак максатыннан бәр тараф күз әйләмәз. (Г. Тук.)

фр. Требующий, добивающийся правды, истины.


Талибелгыйлем гыйб. Укучы, шәкерт. Карт: без талибелгыйлемнәр фатихасы белән торабыз, диде. (Г. Ибр.)

фр. Учащийся, изучающий.


Талигъ сф. 1) Бәхет, яхшы киләчәк, өлеш. Талигымдыр, та әзәлдән, һәр эшем бозгыч төшәр. (Дәрд.) 2) Туучы, туган (кояш, ай, йолдызларның офыктан күк йөзенә чыгуы). Бу гәз төньяктан улды шәмсе талигъ. (Г. Тук.)

пр. д. 1) Счастливая судьба, доля; счастливая звезда. 2) Появление, восход (солнца, луны, звезд на горизонте).


Талика ис. Иреннән аерылган хатын.

сущ. Разведённая женщина.


Таләб* ис. Эстәү, теләү, таләп.

сущ. Просьба, требование.


Таләбдар гф. ис. Эстәүче, сораучы, таләп итүче. Һәр таләбдар бәндәсенең фәйзе хактан хәззы бар. (Ак.)

ар.-п. сущ. Просящий, требующий.


Таләбкяр гф. ис. кара: талиб.

ар.-п. сущ. cм. Талиб.


Таләбә ис. Гыйлем эстәүчеләр, укучылар, шәкертләр.

сущ. соб. Учащиеся; студенты.


Талә гомреһү гыйб. Гомере озын булсын (теләк җөмлә).

фр. Да продлится жизнь его! (пожелание).


Там(м) сф. Тулы, бөтен, төгәл. Там азатлык — тулы ирек. Өметем зур, ниятем там, чыдармын, ди... (Ш. Баб.)

пр. д. Полный, делый, совершенный, законченный.


Тамаша* ф. ис. 1) Кызыксынып карау, күңел ачу өчен карау. Әүләреннән тамашая чыкмая башладылар. (М. Ак.) 2) Тамаша, спектакль.

п. сущ. 1) Разглядывание зрелища. 2) Зрелище, представление, спектакль.


Тамган р. Ач күзлелек белән, комсызланып.

н. Жадно.


Тамгы (тамыг) ис. 1) Зур теләк..2) Ач күзлелек, кешедә булган әйберне үзенә алырга теләү, һаман кешедән өмет итү. Эшләре алга киткән саен, тамгысы арта барды. (3. Һад.)

сущ. 1) Сильное желание. 2) Жадность, алчность.


Тамгыкяр гф. ис. Ач күзле, хирыс, комагай. Ушбу карт көнемдә хирыслыгым, тамгыкярлыгым тәхкыйк мине тотты. (Г. Фәез.)

ар.-п. сущ. Жадный, алчный, своекорыстный.


Тамигъ сф. 1) Кешедән өмет итүче. 2) Комагай, ач күзле. Җиһанда Болгарың вар улдыгына канигъ улсыннар. Безем парлан бәхеткә гыйбтачы һәм тамигъ улсыннар. (Г. Тук.)

пр. д. 1) Надеющийся (на кого-либо). 2) Жадный, алчный.


Таммаг ис. 1) Бик теләүче. 2) Комсыз кеше, ач күзле кеше. Бер таммаг әйтте: бу мәет миңа берәр нәрсә калдыргандыр... (К. Нас.)

сущ. 1) Проявляющий сильное желание. 2) Алчный, корыстный.


Танбур ис. Гитара; уен коралы.

сущ. Гитара, лютня, музыкальный инструмент.


Танин ис. 1) Чаң, гөрелтек, яңгыравык. 2) Резонанс.

сущ. 1) Звон. 2) Жужжание; гудение. 3) Резонанс.


Тантанә* ис. Тантана, шәплек, шау-гөр килүчелек.

сущ. Звон, трезвон, шум; торжество.


Таравәт ис. Яңа өлгергәнлек; яңа, яшь, яшел.

сущ. Свежесть.


Тараикъ ис. Тарикать-нең к.

мн. от тарикать.


Тараф* ис. Як.

сущ. Бок, сторона.


Тарафгир гф. ис. кара: тарафдар.

ар. -п. сущ. см. Тарафдар.


Тарафдар* гф. ис. Яклаучы, берәү яклы булучы.

ар. -п. сущ. Сторонник, приверженец.


Тарафәен ис. Һәр ике як, ике тараф. Тарафәен бу икенең мөсавәтенә разый булышканнан соң... (К. Нас.)

сущ. Две стороны.


Тараш, тәраш ф. ис. 1) Кыру. 2) Юну, кырку. Сач тараш — чәч кыручы, чәч алучы. Тотса баштан сач тараш, шалтыр да шолтыр йон ага. (Г. Тук.)

п. сущ. 1) Бритьё. 2) Рубка, теска, тесание.


Таред ис. Сөрү, куып җибәрү.

сущ. Изгнание, преследование.


Тарик I ф. ис. 1) Оч, түбә. 2) Баш түбәсе.

п. сущ. 1) Верхушка, вершина. 2) Темя.


Тарик II сф. 1) Оч, түбә. 2) Баш түбәсе.

пр. д. 1) Оставляющий, покидающий. 2) Отвергающий, аскет.


Тарика ис. 1) Юл. 2) Метод, алым, ысул. Нә тарика бер-берене белмешләр. (3. Биг.)

сущ. 1) Путь, дорога. 2) Способ, метод, средство.


Тарикать ис. 1) кара: тарика. 2) Ишанлык юлы, дини юнәлеш.

сущ. 1) см. Тарика. 2) Религиозное направление.


Тарикъ ис. 1) Юл, тоткан юл. 2) Ысул, метод. Мәсхәрә тарикынча биргән сөальләре... (Ф. Әмир.)

сущ. 1) Путь, дорога. 2) Способ, метод.


Тарих* ис. 1) Тарих. 2) Дата.

сущ. 1) История. 2) Дата, число.


Тарихи* с. Тарихи, тарихка караган, тарихка керә торган.

прил. Исторический.


Тармар* ф. с. Чуалган, туздырылган, телгәләнгән, таралган, тар-мар ителгән.

п. прил. Разбитый, разгромленный, разбросанный, раскиданныи; запутанный.


Тарфә ис. 1) Күз кысу. 2) Күз ачып йомган ара, бик кыска вакыт.

сущ. 1) Подмигивание. 2) Мгновение, миг.


Тарыз ис. 1) Рәвеш, сурәт, тәртип, ысул, 2) Тип, үрнәк, система. Бу хикәянең мәузугысы әүвәл „Матур хатын" исемле пьеса тарызында языла башлаган иде, соңыннан хикәя тарызына әйләндерелергә тиеш булды. (Ф. Әмир.) 3) Модель.

сущ. 1) Манера, способ. 2) Образец, марка, тип, система. 3) Модель.


Тарыз мигъмари — бина төзү стиле, архитектура стиле.

Архитектурный стиль.


Тарых м. I. 1) Алып ташлау. 2) мат. Алу гамәле (хисапта)

м. I. 1) Выбрасывание, отбрасывание, выкидывание. 2) мат. Вычитание.


Тарәб ис. Сөенеч, шатлык, сөенечтән яки кайгыдан шашканлык.

сущ. Возбуждение, радость, веселье.


Тасвир* м. II. 1) Ясалган сурәт. Сандалия ун булып, тасвир тукыз булмакында ни сәбәптер яки бер тасвирны берәүгә бүләк иттегезме? — диде. (К. Нас.) 2) Сурәт ясау, рәсем ясау, берәр эшне, хәлне, күренешне сурәтләп бирү.

м. II. 1) Картина, изображение, рисунок, иллюстрация. 2) Рисование, иллюстрирование.


Тасвират ис. Тасвир-ның к.

мн. от тасвир.


Тасгыйб м. II. Авырлаштыру, читенләштерү, авыр (читен) итү.

м. II. Причинение затруднений, добавление трудностей.


Тасгыйр м. II. Кечерәйтү.

м. II. Уменьшение.


Тасдигъ м. II. 1) Баш авырту. 2) Уңайсызлау, йөдәтү.

м. II. 1) Головная боль. 2) Надоедание.


Тасдир м. II. 1) Түргә чыгару. 2) Баш итеп кую, рәис итеп сайлау.

м. II. 1) Предоставление первого места, 2) Избрание председателем.


Тасдыйк м. II. Раслау, дөрес дип әйтү, дөреслеген тану. Мәлик Риян Йосыфның хәлен белде, Йосыфы тасдыйк итеп мөэмин улды. (К. Гал.)

м. II. Подтверждение, удостоверение.


Тасиган сан Тугызынчы булып, тугызынчы буларак, тугызынчылай.

ч. В-девятых, девятым.


Тасигъ сан Тугызынчы.

ч. Девятый.


Таслиб м. II. 1) Катылаштыру, катылату. 2) Чукындыру.

м. II. 1) Делание твёрдым, укрепление. 2) Крещение.


Тасмим м. II. Кискен рәвештә карар бирү.

м. II. Окончательное решение.


Тасмә* ф. ис. Лента, тасма.

п. сущ. Лента.


Таснигъ м. II. Ясап чыгару, эшләп кую, эшкәртү.

м. II. Выделка, выработка, обработка.


Тасниф м. II. 1) Бүлекләргә аеру, сортлау. 2) Китап язу. Олуг галимнәр ничә китаплар тасниф кылмышлардыр. (К. Нас.)

м. II. 1) Подбор, сортировка, классификация. 2) Сочинение, сочинительство.


Тасриф м. II. 1) Сарыф итү. 2) Үзгәрту. 3) грам. Суз төрләндерү.

м. II. 1) Расходование. 2) Изменение. 3) грам. Спряжение, склонение.


Тасрих м. II. Ачыклау, аңларлык итеп әйтү, аңлату. Әмма каедән килеп зиярәт кыйлган кадәр имәстер дип тасрих итмештер... (К. Нас.)

м. II. Разъяснение, пояснение.


Тасфир м. II. Сарыга буяу, саргайту.

м. II. Окрашивание в жёлтый цвет.


Тасфиф м. II. Тезү, сафка тезү, саф-саф итү.

м. II. Расположение рядами.


Тасфих м. II. Юкарту, яссы итү.

м. II. 1) Делание плоским. 2) Разбивание на пластинки.


Тасфия м. II. Сафлау, тазарту, пакьләү. Әмиргә ригаясе булмаган кешенең тасфияи батинына игътибар юктыр. (К. Нас.)

м. II. Очищение, фильтрование.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р =>Та<= Ти То Ту Ты Тә Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ