Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Та Ти То Ту Ты Тәб Тәв Тәг Тәд Тәз Тәк Тәл Тәм Тән Тәp Тәc Тәт Тәф Тәx Тәш Тәэ Тәя Тәә Тәү Тәҗ Тәһ Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Тәдабир иc. Тәдбир-нең к.

сущ. мн. от тәдбир.


Тәдави м. VI. Дарулану, авыруны дәвалау; үз-үзен дәвалау.

м. VI. Лечение, самоисцеление.


Тәдавел м. VI. 1) Кулдан кулга күчерү. 2) Телдән телгә йөрү, 3) Әйләнеш, күчеш. Бу тәдавел ширбәтен халыкка эчергән дөньядыр. (Г. Тук.)

м. VI. 1) Обращение, хождение (о монете). 2) Молва. 3) Переход.


Тәдарек м. VI. Хәзерләү, эзләп табу, кулга кертү. Туа тәдарекен тәмам кылды. (М. Ак.)

м. VI. Снабжение, обеспечение, заготовки.


Тәдафегъ м. VI. 1) һөҗүмне кире кайтарышу. 2) Үзен саклап дошман га каршы тору.

м. VI. 1) Отбрасывание (противника), отражение. 2) Самозащита, самооборона.


Тәдахел м. VI. Бер-беренең эченә керү, бер-беренең эшенә аралашу, катнашу.

м. VI. Вмешательство, интервенция, взаимопроникновение.


Тәдбир м. II. 1) Эшне ахырын уйлап эшләү, алдан күрү. Һәр эшендә тәдбирле бер зат иде. (3. һад.) 2) Тиешле чара.

м. II. 1) Предусмотрительность. 2) Мероприятие.


Тәдвин м. II. Җыентык төзү.

м. II. Составление(сборника), кодификация.


Тәдкыйк м. II. Дикъкатьләп, берәм-берәм нечкәләп тикшерү, җентекләү. Бу китап тәдкыйк соңра нәшер ителде. (К. Нас.) 2) Аныклык.

м. II. 1) Детальное изучение. 2) Точность.


Тәдмир м. II. Тар-мар итү, юкка чыгару, һәлак итү.

м. II. Разгром; разрушение, уничтожение.


Тәдрис м. II. Дәрес бирү, укыту, белем бирү. Тәдрисатта нинди бер осул тәгъкыйб итәргә, кирәклекне белмәкөчен, әүвәлән тәдристән максад нә улдыгыны белмәк лязимдер. (Ш. ж.)

м. II. Преподавание, обучение; ведение урока.


Тәдриҗ м. II. 1) Эволюция. 2) Акрын-акрын алга бару, дәрәҗәләп үсү. Тәдриҗгә ригая итмәгән бер мөгаллимнең хәле бер бинаның югары катында булган бер адәмнең югары чыкмак өчен түбәндәге адәмгә кулын сузмак кабиленнәндер. (Ш. ж.)

м. II. 1) Эволюция. 2) Постепенное продвижение, повышение.


Тәдриҗи с. Акрынлап (эзлекле рәвештә) үсеп барган, эволюцион.

прил. Постепенный, последовательный, эволюционный.


Тәдриҗән р. Акрынлап, дәрәҗәләп, эзлекле рәвештә.

н. Постепенно, последовательно.


Тәдфигъ м. II. Кире кайтару, ераклаштыру.

м. II. Отражение, удаление.


Тәдфин м. II. Мәетне күмү, дәфең итү, җирлаү.

м. II. Погребение, захоронение.


Тәдәббер м. V. 1) Уйлау, уйлашу. 2) Уйлап эш итү.

м. V. 1) Размышление. 2) Осмотрительный поступок.


Тәдәйен м. V. 1) Динле булу, диндә нык тору, 2) Берәр динне кабул итү, динлеләнү.

м. V. 1) Религиозность, благочестие. 2) Принятие веры.


Тәдәнни м. V. Түбән төшү, үсмәү, артта калу, тәрәкъкый итмәү. Кем җигә безгә тәдәнни арбасы? (Г. Тук.)

м. V. Понижение, падение; регрессирование.


Тәдәррес м. V. Дәрес алу, уку, өйрәнү.

м. V. Обучение, получение знаний.


Тәдәрреҗ м. II. 1) Аптыратып калдыру. 2) Куркуга төшерү.

м. V. Постепенный подъём, продвижение.


Тәдһиш м. V. Акрынлап күтәрелү, хәрәкәт итү.

м. V. 1) Поражение, изумление. 2) Испуг.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Та Ти То Ту Ты Тәб Тәв Тәг =>Тәд<= Тәз Тәк Тәл Тәм Тән Тәp Тәc Тәт Тәф Тәx Тәш Тәэ Тәя Тәә Тәү Тәҗ Тәһ Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ