Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Та Ти То Ту Ты Тәб Тәв Тәг Тәд Тәз Тәк Тәл Тәм Тән Тәp Тәc Тәт Тәф Тәx Тәш Тәэ Тәя Тәә Тәү Тәҗ Тәһ Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Тәфавет м. VI. Аерма, төрле-төрле булу; аерымлык.

м. VI. Различие, отличие, расхождение; разность.


Тәфагыйл ис. к. 1) Шигырь үлчәве. 2) Шигырьнең һәр юлы мәфагыйл үлчәве белән билгеләнүе.

сущ. мн. 1) Стихотворный размер. 2) Стихосложение размером „мәфагыйл".


Тәфазыл м. VI. Өстенлек итү; өстенлек дәгъвасы кылу.

м. VI. Превосходство, преимущество.


Тәфарикъ Тәфрикъ-нең к.

мн. от тәфрикъ.


Тәфарык м. VI. Бер-береннән аерылу, аерылышу.

м. VI. Расхождение, разлучение, разъединение.


Тәфасир Тәфсыйл-нең к.

мн. от тәфсир.


Тәфасыйл Тәфсир-нең к.

мн. от тәфсыйл.


Тәфахир м. VI. Үз-үзен мактау; бер-беренә мактанышу. Нәселе белән тәфахир кылган кемсәнә. (К. Нас.)

м. VI. 1) Самовосхваление; хвастание. 2) Взаимное бахвальство.


Тәфвизъ м. II. Тапшыру, өскә йөкләү, йөкләтү.

м. II. Вверение, препоручение, передача; обязывание.


Тәфгале фиг. Эшли (ул хатын). Сафи булмыш Фатыйма апайга мөрит, шул сәбәптән тәфгале һәп ма төрит. (Г.Тук.)

гл. жен. р. Делает.


Тәфгыйл м. II. 1) Эш. 2) грам. Икенче баб масдар үлчәве.

м. II. 1) Работа. 2) грам. Формула масдара второй породы арабского глагола.


Тәфзыйз м. II. Көмеш йөгертү, көмеш белән каплау.

м. II. Покрытие серебром.


Тәфзыйл м. II. 1) Артыклык. 2) Артык күрү, артыгграк, яхшырак дип белү. 3) грам. Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе. Исеме сыйфатның, ушбу тәфзыйл дәрәҗәсендә итеп истигъмале. (К. Нас.)

м. II. 1) Превосходство. 2) Предпочтение, предрасположение. 3) грам. Превосходная стелень прилагательного.


Тәфзыйх м. II. 1) Хур итү, хурлыкка (рисвайлыкка) төшерү. 2) Фаш итү.

м. II. 1) Опозоривание, посрамление. 2) Разоблачение.


Тәфкир м. II. 1) Фикерләтү, уйлату. Милләте һәр фикери тәфкирә муасигъ »Фикериемез („Фикер" — газета исеме). (Г. Тук.) 2) Хәтерләтү.

м. II. 1) Обдумывание, наведение на размышление. 2) Напоминание.


Тәфрид м. II. 1) Ялгызлану, аерымлану. 2) дини Дөнья рәхәтеннән ваз кичеп, ялгыз „Алла белән", „теге дөнья белән" мәшгуль булу.

м. II. 1) Обособление, уединение. 2) рел. Отшельничество; отказ от земных радостей.


Тәфрика ис. Аермалык, бер фикердә булмаучылык. ... аслан араларында тәфрика юк иде. (К. Нас.)

сущ. Различие, отсутствие единомыслия.


Тәфрикъ м. II. Аеру; бербереннән аерым итү. Адәмне хайваннан тәфрикъ кылып... (Ш. ж.).

м. II. 1) Разделение. 2) Различение.


Тәфрих м. II. Шатландыру, сөендерү.

м. II. Радость, веселье.


Тәфриш м. II. Түшәү, җәю.

м. II. Расстилание, устилание; мощение.


Тәфрыйт м. II. 1) Чиктән тыш түбәнәйтү, киметү. 2) Кадерен белмәү, бәя биреп бетермәү. 3) Эшнең очына чыкмау.

м. II. 1) Занижение. 2) Недооценка; недостаточно серьёзноё отношение к делу. 3) Недоделывание.


Тәфсир м. II. 1) Аңлатып сөйләп бирү, сүзләрнең мәгънәләрен ачыклап аңлату. 2) Коръән сүзләренә аңлатма.

м. II. 1) Толкование, объяснение, комментарий. 2) Комментарий к Корану.


Тәфсыйл м. II. Җентекләү, аерып-аерып аңлату. Зөләйха абыстай куркыныч хәлнең ни рәвешле булуы турында тәфсыйл бирергә тотынды. (Г. Ибр.)

м. II. Подробность, подробное изложение.


Тәфсыйлат Тәфсыйл-ның к.

мн. от тәфсыйл.


Тәфсыйлән р. Аерып, җентекләп. Моны тәфсыйлән язылса, үзе бер бөтен китап булачактыр. (К. Нас.)

н. Подробно, детально.


Тәфтиш м. II. 1) Тикшерү, эзләү, ревизия. Ишеткән белән гамәл кылмаенча элек тәфтиш итмәгә тәнбиһ. (К. Нас.) 2) Тентү.

м. II. 1) Расследование, инспектирование, ревизия, досмотр. 2) Обыск.


Тәфхим м. II. 1) Күтәрү, зурлау. 2) Авазны калынайту, тутырып әйтү. Ма бәгъдендә булучы хәреф нең мәхрәҗенә карап тәфхим тәләффыз ителер. (К. Нас.)

м. II. 1) Оказывание почёта; прославление. 2) Полнозвучное произношение.


Тәфәүвеһ м. V. Телгә алу, сөйләү.

м. V. от гл. тәфәүвәһә — товорить, произносить (что-либо).


Тәфәйыз м. V. 1) Алга китү, тәрәкъкый итү. 2) Бәхетле булу, бәхеткә ирешү.

м. V. 1) Прогрессирование. 2) .Достижение счастья.


Тәфәккер м. V. Фикерләү, уйлау, фикер итү. Маһруй бер микъдар тәфәккердән соң... (3. Биг.)

м. V. Размышление, мышление.


Тәфәккәрү фиг. Фикерләгез, уйлагыз, уй йөртегез. Тәфәккәрү аятьләрен таяк итә, тик белүче муллаларга тамакларын. (Г. Тук.)

гл. Думайте, размышляйте, мыслите.


Тәфәкъкыд м. V. Сорау, сораштыру, белешү, белешмә алу.

м. V. Наведение справок, расспросы, осведомление.


Тәфәннен м. V. Бик күп төрле фәннәрне киң һәм тирән белү.

м. V. Глубокое изучение наук, разносторонняя образованность.


Тәфәрред м. V. 1) Башкалардан үзен өстен кую. Тәфрред дәгъвасында булганарга нәсыйхәт йөзеннән әйтелер. (К.Нас.) 2) Ялгызлану, аерымлану.

м. V. 1) Исключительность, бесподобность. 2) Обособление.


Тәфәрреҗ м. V. 1) Күңел ачу, күңел ачарга чыгу, шатлану. 2) Өйдән чыгып ял итеп йөрү. Бер йорт сычканы, сахрага чыгып Тәфәрреҗ кылып йөргәндә, сахра сычканына очрады. (К. Нас.)

м. V. 1) Развлечение, веселье. 2) Прогулка.


Тәфәрреҗгяһ гф. ис. Күңел ачу урыны.

ар.-п. сущ. Место прогулок, развлечений.


Тәфәррыг I м. V. Бушану, эштән бушану.

м. V. Освобождение от работы, получение досуга.


Тәфәррыг II м. V. Ботаклану, тармаклану.

м. V. Разветвление.


Тәфәррыгат м. V. Тәфәррыг II-ның к. Хантта нәрсәләрне тәфәррыгаты белән күрә белмәк никадәр мөһим. (Ш. ж.)

мн. от тәфәррыг II.


Тәфәррык м. V. 1) Аерылу; бүленү; аерым булу. Кар яуганны күрдем, китапларның тәфәррыкын исемә төшердем, диде. (К. Нас.) 2) Сибелү.

м. V. 1) Разделение. 2) Расходение; разлучение. 3) Рассеивание.


Тәфәррес м. V. 1) Күзәтү, дикъкать белән карап тору. 2) Аңлау, сизү, төшенү. Моныц ахмак вә наданлыгын бу кәйфиятеннән тәфәррес итеп. (К. Нас.)

м. V. 1) Наблюдение, внимателькое рассматривание. 2) Понимание, чувство, уразумение.


Тәфәххем I м. V. Күмерләнү.

м. V. Обугливание.


Тәфәххем II м. V. Зураю, бүртү, күбенү.

м. V. Разбухание, увеличение.


Тәфәххер м. V. Мактану, кәпрәю.

м. V. Хвастание, похвальба; важничание.


Тәфәххыс м. V. 1) Нечкәләп тикшерү. 2) Эзләү, эзләнү.

м. V. 1) Обследование, детальная проверка. 2) Разыскивание, розыск.


Тәфәэәл м. V. 1) Юрау, фал ачу. 2) Яхшыга санау. Шаһзадәне күргәч әфәндемезгә алла бирде дип тәфәэәл кылдым. (К. Нас.)

м. V. Доброе предзнаменование.


Тәфәэәлән р. Яхшыга юрап, яхшыга санап.

н. Предзнаменуя.


Тәфәүвык м. V. Өстен булу, башкалардан югары булу.

м. V. Превосходство, преимущество.


Тәфәҗҗегъ м. V. Ачыну, кайгыру, үкенү. "Ах" сүзе тәфәҗҗегъ вә нәдамәт мәгънәсен ифадә кылыр. (К. Нас.)

м. V. Страдание, боль, скорбь, переживание.


Тәфәһһем м. V. 1) Уйлау, фикер йөртү, аңларга тырышу. 2) Төшенү, аңлау. Тәфәһһем кыйлганның гыйльме зиядә булыр. (К. Нас.)

м. V. 1) Размышление. 2) Покимание, уразумение.


Тәфһим м. II. Белдерү, төшендерү, аңлату. Һәркемә үз дилилә тәфһим итәр. (Г. Тук.)

м. II. Объяснение, доведение до понимания.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Та Ти То Ту Ты Тәб Тәв Тәг Тәд Тәз Тәк Тәл Тәм Тән Тәp Тәc Тәт =>Тәф<= Тәx Тәш Тәэ Тәя Тәә Тәү Тәҗ Тәһ Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ