Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Та Ти То Ту Ты Тәб Тәв Тәг Тәд Тәз Тәк Тәл Тәм Тән Тәp Тәc Тәт Тәф Тәx Тәш Тәэ Тәя Тәә Тәү Тәҗ Тәһ Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Тәкыйз м. II. 1) Уяту. 2) Ярсыту.

м. II. от гл. якказа — будить, разбудить. 2) Возбуждение.


Тәкабел м. VI. 1) Кара-каршы килү, бер-берсенә каршы килү. 2) Малга каршы куелган мал, башма баш, бәя бәрабәрлеге. Шивәзадәне бер хәзинә мәһәр тәкабеленә Асыйл шаһзадәгә никяхландырдылар. (К. Нас.)

м. VI. 1) Движение навстречу друг-другу; встреча. 2) Эквивалент, равноценный товар.


Тәкавим Тәкъвим-нең к.

мн. от тәкъвим.


Тәкаддем м. V. Алга бару, прогресс.

м. V. Движение вперед, прогресс.


Тәкаддес м. V. Изгелек; диндарлык.

м. V. Святость; набожность.


Тәказа м. VI. Теләү, таләп итү, суд алдында таләп итү, дәгъвалашу. Нәфсенең тәказасы белән бу эшне эшләсә. (К. Нас.)

м. VI. Взыскивание, требование чего-либо через суд.


Тәкаллеб м. V. 1) Алмашыну, үзгәрү. 2) Дүнү. Тәкаллеб вә тәгайере әхвәлдә изге вә яман холыклары мәгълүм булыр. (К. Нас.)

м. V. 1) Изменение, колебание, переворот. 2) Отречение.


Тәкаллед м. V. Янга тагу, асу, асып йөрү.

м. V. Одевание, ношение (ордена, меча и т.д.)


Тәкареб м. VI. Якынлашу, бер-беренә якын килү.

м. VI. Сближение.


Тәкарир Тәкьрир-нең к.

мн. от тәкърир.


Тәкарреб м. V. Якынаю, якын булу.

м. V. Сближение.


Тәкаррер м. V. 1) Урынлашу, бер урында ныгу. Бу индифаг яхшы гына тәрәссеб вә тәкаррер иткән җәмгыяте миллияләрне яңадан аст-өсткә китерде. (Җ. Вәл.) 2) Хәл ителү.

м. V. 1) Устаиовление. 2) Решение; развязка, завершение.


Тәкасыр м. VI. 1) Кыскарту, 2) Эшкә кимчелек итү.

м. VI. 1) Сокращние. 2) Упущение, нерадение, небрежное выполнение (чего-либо).


Тәкател м. VI. Үтерешү, сугышу.

м. VI. Сражение; драка, резня.


Тәкаттыр м. V. Тамчылану, таму; куылу (кайнату юлы белән).

м. V. Перегонка, дистилляция; фильтрация.


Тәкатыг м. VI. Кисешү, бер-берсен аркылы үтү (мәс., сызыклар кисешүе).

м. VI. Перекрещивание, скрещивание, пересечение.


Тәкатыр м. VI. 1) Тамчылау, тамчы-тамчы агу. 2) Яңгыр яву.

м. VI. 1) Стекание; капание. 2) Дождь.


Тәкаувес м. V. Бөгелү, ук җәясе кебек булу.

м. V. от гл. тәкаүвәсә — горбиться, сгибаться (о спине); быть изогнутым как лук.


Тәкауви м. V. Куәтләнү, кувәт килү, көчәю.

м. V. Усиление.


Тәкашшыг м. V. 1) Ачылу (күк йөзе). 2) Төкерү, какыру,

м. V. 1) Прояснение (неба), рассеивание (облаков). 2) Харканье.


Тәкбир* м. II. Олылау, гарәпчә: „аллаһе әкбәр" („алла иң бөек зат") дигән сүзләрне әйтү. Көлсә монда тук вә ихлассыз халык тәкбирләре. (Г. Тук.)

м. II. Прославление, произнесение слов: „Аллах велик".


Тәкбире тәхримә — намазга керешкәндә кул күтәреп тәкбир әйтү. Тәкбире тәхримәдә бармакларын үрдәк аягы кебек ера иде. (Г. Газиз).

Ритуал мусульманской молитвы.


Тәквин м. II. 1) Юктан бар итү, ярату, барлыкка китерү. 2) Шәкел, форма.

м. II. 1) Создание, творение. 2) Форма, телосложение.


Тәквиния с. Юктан бар итүгә бәйле.

прил. Созданный, сотворённый.


Тәкдир м. II. Шелтәләү, орышу. Ялкау балага жәза бирмәк вә тәкдир итмәктән мөкаддәм сәбәпләрене тикшерергә вә шуңа карап эш кылырга кирәк. (Ш. ж.)

м. II. Выговор; нравоучение.


Тәкзиб м. II. Ялганга чыгару, ялган дип әйтү.

м. II. Обвинение во лжи, опровержение.


Тәкия ис. Мөридләрнең ишан кул астына зекер әйтү өчен җыелып утыра торган урыннары. Сорадылар: „ Тәкиядә утырган риялы суфыйларның хәлләре ни кыяфәттә?" — диделәр. (К. Нас.)

сущ. Помещения (шатры) для шиитских религиозных мистерий.


Тәклил м. II. Чәчәк яки яфрактан ясаган таҗ кидерү.

м. II. Венчание цветочным венком.


Тәклиф м. II. Көчләү, көчләп кушу. Кара йөзләр безне булмас эшкә тәклиф иттеләр. (Г. Тук.) 2) Боеру, әмер итү.

м. II. 1) Насилие, принуждение. 2) Поручение, возложение (действие).


Тәклифат Тәклиф-нең к. Атасының тәклифатына каршы: атай, син көчләмә, мин ахун да, мөдәррис тә булмыйм, диячәк. (Г. Ибр.)

мн. от тәклиф.


Тәкмил м. II. Тутыру, җитештерү, тәмам итеп бетерү. Төзәтерсең шуны, тәкмил итәрсең. (Г. Тук.)

м. II. Дополнение, довершение; завершение.


Тәкмилә ис. Өстәмә.

сущ. Дополнение.


Тәкния м. II. Кушамат; кушамат бирү.

м. II. Прозвище; дать прозвище.


Тәкрар ис. Кабат, кабатлау. Хөсәен абзый бу серле көйне ике мэр-тәбә тәкрар итте дә: скрипкәне куеп киң сулады (Г. Газиз).

сущ. Повторение; многократность.


Тәкрир м. II. Кабатлау, сөйләп тәкрар итү. Сәнең әүсафыңны тәкрар идәрдек. (Дәрд.)

м. II. Повторение.


Тәкрим м. II. Хөрмәтләү, олылау, зурлау. Шаһзадәне җан күңелдән гаять тәгъзыйм вә тәкрим белән... (К. Нас.)

м. II. 1) Уважение, почтение. 2) Чествование.


Тәксиб м. II. Казану, булдырырга тырышкан әйберен булдыру.

м. II. Добываниё, зарабатывание.


Тәксир I м. II. Күбәйтү, күп итү, арттыру. Тырышып идәлем журналларың әмсалене тәксир. (Г. Тук.)

м. II. Увеличение, умножение.


Тәксир II м. II. Сындыру, ваклау. Җәһаләт вә наданлык ардусыны идәлем тәксир. (Г. Тук.)

м. II. Разбивание, разламывание.


Тәксиф м. II. Куерту, тупасландыру; юанайту.

м. II. Сгущение, уплотнение; утолщение.


Тәкфил м. II. Берәү өчен җаваплылыкны өскә йөкләтү.

м. II. Возложение ответственности, отдача на поруки.


Тәкфин м. II. Кәфенләү, кәфен сару.

м. II. Обёртывание саваном.


Тәкфир м. II. дини 1). Динсез, дәһри санау. 2) Кяфер дип атау, кяфер ясау. Әһле тәкфир бер гаҗәпләнсен күреп актык сүзем. (Г. Тук.)

м. II. рел. 1) Обличение в ереси, в неверии в Аллаха. 2) Превращение в неверующего.


Тәкшиф м. II. Ачу, яшеренлектән чыгару, фаш итү, ачык итү.

м. II. Раскрытие, разоблачение, выявление.


Тәкъбил м. II. Үбү; үпмәк. Һәркайсы килеп Шаһзадәне тәкъбил иттеләр. (К. Нас.)

м. II. Целование; поцелуй.


Тәкъбих м. II. 1) Начар (кабахәт) санау. 2) Кабахәт итү. 3) Сүгү, кабахәт сүзләр әйтү.

м. II. от гл. каббәхә —1) Делать безобразным. 2) Считать безобразным, 3) Ругать, оскорблять.


Тәкъва* иc. Дин кушканны гына эшләү, диндар булу.„Гөлҗәмал түткәй, дигән, син булма аңкау, бул уяу. Зөлҗәлалеңнән сора төнлә торып тәкъва кияү. (Ш. Баб.)

сущ. Благочестие, богобоязненность, религозность.


Тәкъвим м. II. 1) Турылату, төзәйтү. 2) Географик координатларны, шулай ук йолдызларның хәрәкәт юлларын күрсәтә торган таблица.

м. II. 1) Поправка, исправление. 2) Таблица, показыгающая географические координаты, а также пути движения небесных тел.


Тәкъвис м. II. Бөгү, ук җәясе кебек итү.

м. II. Сгибание.


Тәкъвия м. II. 1) Ныгыту, куәтләндерү. 2) Яклап куәтләү.

м. II. 1) Укрепление, усиление. 2) Поддержка, помощь.


Тәкъвиять кара: тәкъвия.

см. Тәкъвия.


Тәкъдим* м. II. 1) Берәүнең алдына кую, сону. 2) Мәсьәлә кую. 3) Берәүне икенче бер кеше алдына китереп таныштыру.

м. II. 1) Предложение 2) Выдвижение (напр., вопроса). 3) Представление.


Тәкъдир* м. II. 1) Язмыш. Ары барҗа, жаный, кил бире: Барча эшләр — ходай тәкъдире (Җыр). 2) Берәүнең эшләгән эшен тану, бәя бирү. Бездә мөхәррирләрнең хезмәте тәкъдир ителмәгәне һәркайсыбызга мәгълүм. (Г. Газиз). 3) Очрак, ихтимал. Бу тәкъдирдә мәсәлдәге миннән морад нәфестер. (К. Нас.) 4) Бәя бирү, бәя билгеләү. Нәрсәгә нәрех тәкъдир итүче улдыр. (К. Нас.)

м. II. 1.) Судьба (рок), предопределение. 2) Оценка. 3) Случай. 4) Установить цену.


Тәкъдири с. Тәкъдир(гә бәйләнешле), тәкъдир(гә караган).

прил. от тәкъдир.


Тәкъдирән р. Танып, бәя бирәрәк, кадерен белеп.

н. Признавая, оценивая.


Тәкъдис м. II. 1) Мекатдәс итү. 2) Изге дип ышану.

м. II. 1) Освящение, канонизация. 2) Посвящение. 3) Почитание.


Тәкъйид м. II. 1) Чикләү. 2) Беркетү. 3) Ныгыту.

м. II. 1) Ограничение. 2) Записывание, регистрирование. 3) Упрочение.


Тәкълиб м. II. 1) Эчен тышына әйләндерү, астын-өскә әйләндерү. 2) Әйбернең калыбын (формасын) үзгәртү.

м. II. 1) от гл. калләбә — вертеть, ворошить, ворочать. 2) Изменение формы.


Тәкълид м. II. 1) Иярү, башкалар эшләгәнне эшләү. Дөньяда һәрнәрсә тәкълиддән гыйбарәттер дидем, хәтта тәкълид без габедкләргә гыйбадәттер, дидем. (Ш. Баб.) 2) Охшатып эшләү. 3) Гореф-гадәт, традиция.

м. II. 1) Подражание. 2) Имитация, подделка, фабрикация. 3) Обычай; традиция.


Тәкълиди с. Ияргән, ияртелгән, иярүгә бәйле.

прил. Традиционный, обычный.


Тәкълидән р. Охшатып, ияреп. Искеләргә тәкълидән исмен „Китабеннас" куеп. (Ш. Баб.)

н. Как обычно, традиционно; подра жая.


Тәкълил м. II. Азайту, киметү.

м. II. Уменьшение.


Тәкъриб м. II. Якынлаштыру, янәшәләштерү.

м. II. Приближение, сближение.


Тәкъриби с. Якынча гына (чамалап кына) әйтелгән, алынган.

прил. Приблизительный.


Тәкърибән р. Чамалап әйткәндә, якынча ал: анда, якынча.

н. Приблизительно.


Тәкъриз I м. II. 1) Язылган әсәр һәм хезмәткә мактап бәя бирү. 2) Китап азагында библиография.

м. II. 1) Похвальная рецензия, отзыв о книге. 2) Библиография (в конце книги).


Тәкъриз II кара: тәкъриз I.

см. Тәкъриз I.


Тәкърир м. II. 1) Сөйләү, аңлатып сөйләү. Залимә коллык фәкать тәкъриреңез, тәхриреңез (Г. Тук). 2) Урнаштыру, бер урында тора торган итү.

м. II. 1) Доклад; объяснение. 2) Определение, установление (места и т. п.)


Тәкъсим м. II. 1) Бүлү, кисәкләргә аеру. 2) Агым суның тармаклану, бүленү урыны. 3) мат. Бүлү гамәле.

м. II. 1) Деление, разделение, распределение, раздел. 2) Дельта реки. 3) мат. Деление.


Тәкъсыйр м. II. 1) Кыскарту. „Нур" да тәнвиренә тәкъсыйр итмәсен иде һәр заман. (Г. Тук.) 2) Җиренә житкереп эшләмәү, игътибарсыз эшләү. 3) Гаеп. 4) Руханиларны олылап эндәшү. Яхшы, тәкъсыйр, дип шәкерт юлына китмәкче булды (Г. Газиз).

м. II. 1) Сокращение. 2) Упущение, небрежное выполнение. 3) Вина. 4) Вежливое обращение к духовным лицам.


Тәкътир м. II. 1) Үтә сакчыллыктан саранлану, чамалан тыш кысып тоту (акчаны, әйберне). 2) Фәкыйрьлек.

м. II. 1) Скопидомство, чрезмерная экономия, скупость. 2) Бедность, скудность.


Тәкътыйг м. II. Кисәкләргә бүлү, бүлгәләү.

м. II. Разрезание, деление на части.


Тәкътыйр м. II. Тамчылап агызу, тамызу, кайнату юлы белән кудыру.

м. II. Перегонка, дистиллиронание.


Тәкъфил м. II. Йозаклау, йозаклап бикләү.

м. II. Запирание на замок.


Тәкъфия м. II. Рифмалау, рифмалаштыру.

м. II. Рифмование.


Тәкъшир м. II. 1) Кабыгын төшерү. 2) Кабыгын әрчү.

м. II. 1) Шелушение (риса). 2) Очищение, снятие кожуры (с фруктов).


Тәкый с. 1) Диндар. 2) Бозыклыктан сакланучы.

прил. 1) Богобоязненный; религиозный. 2) Праведный.


Тәкябер м. VI. Горурлык; масаю; тәкәбберлек, мин-минлек.

м. VI. Гордость, высокомерие, тщеславие.


Тәкязеб м. VI. Бер-беренә ялган сөйләү, үзара ялганлашу.

м. VI. Взаимный обман.


Тәкялиф Тәклиф-нең к.

мн. от тәклиф.


Тәкямел м. VI. 1) Җитешү. 2) Тулылану, төгәлләнү. Куй, табигать хөкмен итсен! Шул тәкямел: шунда ямь! (Дәрд.) 3) Үсеш.

м. VI. 1) Достижение полноты, совершенство. 2) Полнота, совершенство. 3) Развитие, рост.


Тәкясел м. VI. Ялкаулык, иренчәклек.

м. VI. Леность, нерадение.


Тәкясеф м. VI. 1) Куеру, куелану. 2) Юанаю, тупаслану.

м. VI. 1) Сгущение, уплотнение. 2) Огрубение, утолщение.


Тәкясер м. VI. Үрчү; күбәю, арту.

м. VI. Размножение; увеличение, количественный рост.


Тәкятеб м. VI. Бер-беренә хат язышу.

м. VI. Переписка, корреспонденция.


Тәкәббер*м. V. Үз-үзен эре тоту, олылану, үзен зурга санау, һавалану, борын күтәрү. Мин дә әрлим кәрлә көйгә бик тәкәбберләнмә дип. (Ш. Баб.)

м. V. Высокомерие, наглость; заносчивость.


Тәкәддер м. V. Көенү, кайгыру, гамьләнү.

м. V. Расстройство, печаль, огорчение, досада.


Тәкәллем м. V. Сөйләү. Моның сөкүте миңа тәкәллеменнән каты килде, дип тәәссеф итәр. (К. Нас.)

м. V. Речь, говорение.


Тәкәллеф* м. V. Көнкүрештә, эштә табигыйлектән үтеп, күрсәтү өчен көчләнеп эшләү, ясалмалык, кылану, тартыну. Ул бер дә тәкәллефсез генә үзенең хаҗ җөббәсе белән вокзал идәненә килеп утырды. (М. Гал.)

м. V. Деланность, искусственность, натянутость, стеснение, церемония.


Тәкәллефат Тәкәллеф-нең к. Һәрмез гаҗәпләнеп: „кайда хәлифәнең хезмәтчеләре, кайда ишекчеләре?" дип сорады. "Хәлифәнең алай тәкәллефаты юктыр" дип җавап бирделәр. (К. Нас.)

мн. от тәкәллеф.


Тәкәммел м. V. Камилләшү; үсеп җитешү.

м. V. Усовершенствование; созревание.


Тәкәррер м. V. Кат-кат булу, кабатлану.

м. V. Повторяемость; повторение.


Тәкәссер I м. V. 1) Күбәю, арту, ишәю. 2) Күп сөйләү, артык сөйләү.

м. V. 1) Увеличение. 2) Излишкяя болтливость, разговорчивость.


Тәкәссер II м. V. Ваклану, сыну.

м. V. Дробление, мельчание, измельчание; поломка.


Тәкәффел м. V. Кәфил булу, берәү өчен җаваплылыкмы өскә алу.

м. V. Ручательство, поручительство.


Тәкәүвен м. V. Бар булу, барлыкка килү, юктан бар булу.

м. V. Возникновение.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Та Ти То Ту Ты Тәб Тәв Тәг Тәд Тәз =>Тәк<= Тәл Тәм Тән Тәp Тәc Тәт Тәф Тәx Тәш Тәэ Тәя Тәә Тәү Тәҗ Тәһ Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ