Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Та Ти То Ту Ты Тәб Тәв Тәг Тәд Тәз Тәк Тәл Тәм Тән Тәp Тәc Тәт Тәф Тәx Тәш Тәэ Тәя Тәә Тәү Тәҗ Тәһ Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Тәтаббеб м. V. 1) Дәвалау эшен үтәү, врачлык эше белән шөгыльләнү. 2) Дәвалану.

м. V. 1) Занятие враче-ванием. 2) Лечение, прохождение курса лечения.


Тәтабегъ м. V. Бер-беренә ияреп килү, бер-бер артлы килү, тоташ булу.

м. V. Следование (друг за другом); последовательность, непрерывность.


Тәтабыкъ м. VI. Бер-беренә туры килү, араларында аерымлык булмау, ярашканлык.

м. VI. Совпадение, соответствие, согласованность.


Тәтавел м. VI. 1) Озынаю, озаю. 2) Явыз ният белән куллану.

м. VI. 1) Удлинение. 2) Злоупотребление.


Тәтаер м. VI. 1) Очышу, очу. 2) Каты һәм сыек җисемнәрнең газ хәленә күчүе.

м. VI. 1) Летание. 2) Улетучивание, превращение в газообразное состояние.


Тәтайеб м. V. Үзенә ислемай сөртү, хушбуй сөртенү.

м. V. от гл тәтайябә — душиться (духами).


Тәтайер м. V. Шомлану, начарлыкка юрау.

м. V. Принятие за плохое предзнаменование.


Тәтарек м. VI. Ташлану.

м. VI. Бросание (самого себя).


Тәтаффел м. V. 1) Чакырылмый кунакка килү. 2) Комсызлык. 3) Түбәнләнү, тәлинкә ялау.

м. V. 1) Неожиданный приход (без приглашения). 2) Алчность. 3) Назойливость, самоунижение.


Тәтаһһер м. V. Тазару, пакьләнү, сафлану, арулану.

м. V. Очищение, обмывание, дезинфицирование.


Тәтвиҗ м. II. Таҗ кидерү.

м. II. Коронование.


Тәтиммә ис. 1) Тәмамлау өчен кушылган нәрсә, кушымта. 2) Тулылау өчен кирәк булган нәрсә. Инде мочың тәтиммәсен „Чәмәйлек вә чәчәклек" рисаләсеннән кара. (К. Нас.)

сущ. 1) Завершение; окончание. 2) Дополнение, продолжение.


Тәтмим м. II. Тәмамлау, бетерү, тулыландыру.

м. II. Окончание, довершение.


Тәтәббыг м. V. 1) Тикшерү, эзләү, казыну. Адәмнәрнең гаебенә тәтәббыг кылган кеше олуглыкка ирешмәде. (К. Нас.) 2) Өйрәнү, эзләнү.

м. V. 1) Прослеживание. 2) Исследование, изучение.


Тәтәүвеҗ м. V. Таҗ кию, үз башына таҗ кую.

м. V. Коронование, надевание короны.


Тә(т?)әүвеһ м. V. Аһ итү, аһ ору. Сырхау булса, я бәла-каза килсә, аслан тәәүвеһ кылмас иде. (К. Нас.)

м. V. Охание, вздыхание.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Та Ти То Ту Ты Тәб Тәв Тәг Тәд Тәз Тәк Тәл Тәм Тән Тәp Тәc =>Тәт<= Тәф Тәx Тәш Тәэ Тәя Тәә Тәү Тәҗ Тәһ Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ