Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Та Ти То Ту Ты Тәб Тәв Тәг Тәд Тәз Тәк Тәл Тәм Тән Тәp Тәc Тәт Тәф Тәx Тәш Тәэ Тәя Тәә Тәү Тәҗ Тәһ Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Тәзагыф м. VI. 1) Ике өлеш булу, ике мәртәбә арту. 2) Көчәю, өзлегү (авыру турында).

м. VI. 1) Удвоение, увеличение. 2) Осложнение.


Тәзадде м. VI. 1) Капма-каршы булу, бер-беренә тискәрелек, каршылык. Кешенең, җан вә табигате илә тормышы арасында ачыктан-ачык тәзадде булса, ирекле йөрәк аны күтәрә алмый. (Г. Ибр.) 2) астр. Каршы торыш.

м. VI. 1) Противоположность; прогиводействие. 2) астр. Противостояние.


Тәзаед м. VI. Арту; саны :күбәю.

м. VI. Увеличение, возрастание.


Тәзайекъ м. V. Тарлану, тыгызлану, тараю, кысылу.

м. V. Сужение; притеснение.


Тәзакир Тәзкирә-нең к.

мн. от тәзкирә.


Тәзалем м. V/. Кара-каршы җәберләшү.

м. V/. Притеснение, взаимная обида.


Тәзаллел м. V. Күләгәләнү, күләгә астына керү.

м. V. Укрытие в тени, затенение.


Тәзаллем м. V. Үзенең хаксыз җәберләнүен белдерү, зарлану. Дошманың катылык белән сиңа килсә, дәрхалъ тәзаллем белән миңа кил,—диде. (К. Нас.)

м. V. Жалоба (на притеснение).


Тәзаррер м. V. Зарарлану, дыянлану, зарар (зыян) күрү.

м. V. Получение повреждения, убыток; порча, вред.


Тәзарреф м. V. Оста (үткен) сүзле булып маташу.

м. V. Стремление быть красноречивым.


Тәзаһер м. VI. 1) Тышкы кыяфәт. 2) Бер-беренә ярдәм итешү. Имде тәзаһерне арзу иттекем өчен икенче хакыйкатьтән бәхәс итәчәкмен. (Ш. ж.)

м. VI. 1) Внешность, видимость. 2) Взаимопомощь.


Тәзбих м. II. Бугазлау, сую, чалу.

м. II. Закалывание (животного).


Тәзвир м. II. Алдау, ялганлау, ялган документ төзү. Кувәи гакылын хәйлә вә тәpвиргә вә мәсхәрәлек эшләрендә гаҗаип нәрсә ихтираг итмәгә сарыф итәр. (К. Нас.)

м. II. Подделывайие, фабрикация, фальсификация, обман, введение в заблуждение.


Тәзвиҗ м. II. Өйләндерү, никяхландыру. Шивәзадәне шаһзадәгә тәзвиҗ бәгъдендә... (К. Нас.)

м. II. Брак, женитьба.


Тәзгыйф м. II. 1) Ике кат итү, ике өлеш ясау, бермә-бер итү. 2) Көчсезләндерү.

м. II. 1) Удвоение. 2) Ослабление.


Тәзйид м. II. Арттыру, күбәйтү.

м. II. Увеличение, прибавление.


Тәзйигъ м. II. Әрәм итү, бушка жибәрү. Фазыйләтле гамәлләр кыла торган вакытны тәзйигъ кыйлгучы кемсәнәләр. (К. Нас.)

м. II. 1) Потеря. 2) Пустая трата (денег).


Тәзйикъ м. II. 1) Тыгызландыру. 2) Җәберләү, кысу. Күрелгән золым вә тәзйикъка каршы берләшергә мәҗбүриять була. (Җ. Вәл.)

м. II. 1) Суживание. 2) Притеснение.


Тәзйил м. II. Китап азагында кушымта бирү.

м. II. Прибавление, добавление, приложение (к книге).


Тәзйин м. II. Зиннәтләндерү, бизәкләндерү. Галимнәр әмсаль вә мәкальләр белән сүзләрен тәзйин итеп, адәмнәргә әсәр бирерләр. (К. Нас.)

м. II. Украшение, разукрашивание.


Тәзкир м. II. 1) Искә төшерү. 2) грам. Ир женес.Безнең телемездә тәзкир, тәэнис аермасы юк. (К. Нас.)

м. II. 1) Напоминание. 2) грам. Мужской род.


Тәзкирә ис. 1) Истәлек. 2) Рәсми документ. Фәкыйрь кеше! Кемнәр сиңа иман таккан, тәзкирәңә мөслим диеп игълан таккан. (Г. Тук.)

сущ. 1) Памятная вещь. 2) Официальный документ.


Тәзкия м. II. 1) Тазарту, сафлау, пакьләү. 2) дини Малның зәкятын бирү.

м. II. 1) Очищение; очистка. 2) рел. Выплата „закята" (взнос с имущества в пользу бедных мусульман).


Тэзкяр ис. Телгә алу, хәтергә килү, искә төшү.

сущ. Напоминание; воспоминание.


Тәзлил м. II. Хур итү, хурлау, түбәнәйтү.

м. II. Унижение, оскорбление, хула.


Тәзълил I м. II. Аздыру, туры юлдан чыгару, адаштыру. Үзләреннән артыкларны тәкфир, тәзълил кылып ихтилаф чыгаралар. (К. Нас.)

м. II. Развращение; введение в заблуждение.


Тәзълил II м. II. Күләгәләндерү, ышыкландыру, күләгә астына алу.

м. II. Затенение, осенение, наведение тени.


Тәзъмин м. II. Гарантия бирү, зарарны түләтү.

м. II. Гарантирование, ручательство, возмещение убытка.


Тәзъминат Тәзъмин-ның к. Бик күп тәзъминате хәрбия биреп, солых итмәгә мәҗбүр булдылар. (X. Чис.)

мн. от тәзъмин.


Тәзърир м. II. Зарар иттерү, зыян иттерү.

м. II. Причинение вреда, ущерба; повреждение.


Тззәбзәб м. V. 1) Икеләнү, бер карарга килмәү. 2) Селкенү, чайкалу.

м. V. 1) Нерешительность, колебание, неуверенность. 2) Колебание, качание, шатание.


Тәзәйен м. V. Зиннәтләнү, матурлану, бизәкләнү.

м. V. Украшение самого себя, разукрашивание.


Тәзәйенат Тәзәйен-нең к. Шәһәрнең шул тәзәйенаты сине тагы үзенә тартыр. (Г. Ибр.)

мн. от тәзәйен.


Тәзәккер м. V. Искә төшерү, хәтерләү, хәтергә китерү.

м. V. Воспоминание.


Тәзәккәру фиг. Искә төшерегез, үткәннәрне искә алыгыз. Дәлил итә „тәзәккәру" аятьләрен, рәушан итә шул аятьнең һәр якларын. (Г. Тук.)

гл. Вспөминайте! Запоминайте!


Тәзәлзел м. V. Селкенү, тетрәү, кыймылдау. Бу сүзгә итмәсен кальбең тәзәлзел. (Г. Тук.)

м. V. Трясение, содрогание, дрожание, шатание.


Тәзәллел м. V. Тәзәлзел-нең к. Төркстанда өһур улмыш тәзәлзелат әрыядән йөзләрчә касабә һәлак улмыш. (Ш. ж.)

мн. от тәзәлзел.


Тәзәлзелат м. V. Хурлану, хурлыкка төшү. Ачлык халыкка тәзәллел вә ялынудан хәерлерәктер. (К. Нас.)

м. V. Самоунижение.


Тәзәммен м. V. Эченә алу, сөйләмдәге сүзләрнең яшерен мәгънә һәм яшерен максатны эченә алуы. Сәгъдинең газәлйятында... гарифларның хакыйкате тәзәммен иделмештер. (Ш. ж.)

м. V. Содержание в себе (чего-либо); содержание скрытого смысла в словах.


Тәзәррыг м. V. Түбәнчелек белән ялыну-ялвару. Мәэюс булмак адәмгә тәзәррыг кылудан хәерлерәктер. (К. Нас.)

м. V. 1) Смирение, покорность. 2) Мольба.


Тәзәүвыкъ м. V. Тәм табу; рәхәтләнү, зәвыклану.

м. V. 1) Вкушение. 2) Наслаждение.


Тәзәувеҗ м. V. Өйләнү, никяхланышу. Бу хатынны тәзәүвеҗ итмәккә ирад кылып ул екеттән сораштым. (К. Нас.)

м. V. Женитьба, бракосочетание.


Тәзәһһед м. V. Тәкъвалану, дин кушканча гына яшәү, аскетлык.

м. V. Аскетизм, воздержанность; благочестивость, набожность.


Тәзһиб м. II. Алтынлау, алтынга ману, алтын йөгертү.

м. II. Золочение.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Та Ти То Ту Ты Тәб Тәв Тәг Тәд =>Тәз<= Тәк Тәл Тәм Тән Тәp Тәc Тәт Тәф Тәx Тәш Тәэ Тәя Тәә Тәү Тәҗ Тәһ Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ