Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Та Ти То Ту Ты Тә Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Тигъ ф. ис. 1) Бритва. 2) Кылыч, йөз (пычак һ. б. үткен әйберләрнең йөзе). 3) Нур. Ачылмас гөлчәмен бәндигъ эчендә дисәм ялган, калаен тигъ эчендә (Сайяди).

п. сущ. 1) Бритва. 2) Меч, клинок. 3) Луч.


Тикә ф. ис. Бер кабым, локъмә, бер сынык.

п. сущ. Кусочек, ломтик; глоток.


Тилавәт ис. 1) Яхшы тавыш һәм яхшы дикция белән уку. 2) Коръән уку. Өйләрдә тилавәт 'үзенең бөтен куәте белән хөкем сөрмәктә иде (Г. Газиз).

сущ. 1) Выразительное чтение, прочтение. 2) Чтение Корана.


Тилмиз ис. Шәкерт, укучы.

сущ. Ученик, учащийся.


Тимар ф. ис. Тәрбияләү, кайгырту, карау.

п. сущ. Уход, забота, попечение.


Тимарханә ф. ис. Акылдан язган кешеләрне дәвалау .йорты.

п. сущ. Психиатрическая лечебница.


Тимсале мөҗәссәм ст. Гәүдәләндерелгән сурәт, гәүдәләндерелгән охшашлык.

сс. Врспроизведённое подобие; памятник, статуя.


Тимсаль ис. 1) Сурәт, образ, охшаш. 2) һәйкәл, сын.

сущ. 1) Подобие, образ. 2) Скульптурное произведение, изваяние, статуя, памятник, монумент.


Тимсах ис. Крокодил.

сущ. Крокодил.


Тиръяк ф. ис. 1) Агуланудан кулланыла торган дару. Гакыйл шулдыр ки, үзенең янында булган тиръ якка ышанып агу эчмәс. (К. Нас.) 2) Әфьюн.

п. сущ. 1) Противоядие. 2) Опиум.


Тиръяки ф. ис. Әфьюн кулланучы.

п. сущ. Курилыцик опиума.


Тисга сан Тугыз.

ч. Девять.


Тисгыйн сан Туксан.

ч. Девяносто.


Тиҗарәт ис. Сәүдә, сату, алыш-биреш итү.

сущ. Торговля.


Тиҗарәтгяһ гф. ис. Сәүдә күп була торган урын, сәүдә урыны, базар.

ар.-п. сущ. Место торговли, торговые ряды, базар.


Тиҗарәтханә гф. ис. Сәүдә күп була торган урын, сәүдә урыны, базар.

ар.-п. сущ. Торговый дом, торговая фирма; магазин.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Та =>Ти<= То Ту Ты Тә Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ