Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д Зa Зи Зо Зу Зы Зә Зө Зү И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

З - Татар әлифбасында сигезенче хәреф, гарәп әлифбасындагы тугызынчы, унберенче, унбишенче һәм унҗиденче хәрефләрне белдерә. Болардан фәкать унберенчесе генә бездәге "з" авазына туры килә. Тугызынчысы Миннзәлә, башкорт әйтелешендәге сакау "з"гә туры килә. Унбишенче һәм унҗиденче хәрефләр "з"гә тартым "д" авазын белдерәләр. Сан урынына кулланганда, тугызынчы - 700, унберенче - 7, унбишенче - 800, унҗиденче - 900не белдерә.

Восьмая буква татарского алфавита. Обозначает 9-ю букву (цифровое значение - 700), 11-ю (7), пятнадцатую (800) и семнадцатую (900) буквы арабского алфавита.


За кис. Ия, хуҗа, биләүче (һәрвакыт бер сүзгә бәйләнеп килә).

част. Обладающий, владеющий, имеющий (ставится обычно перед именем существительным).


Забит сф. 1) Буйсындыручы, биләүче, кулга кертүче. 2) Басып алучы, сугышып алып буйсындыручы. 3) Үзләштерүче (дәресне). 2. Офицер.

пр. д. 1. 1) Подчиняющий. 2) Управляющий. 3) Захватывающий. 4) Усваивающий (урок). 2. Офицер.


Забита ис. 1) Канун— законнар исемлеге, кагыйдә. 2) Шәһәрдәге тәртипне карый торган идарә.

сущ. 1) Закон, порядок, правило. 2) Полиция, полицейское управление.


Забих ис. Суючы, хайван суючы, сугымчы.

пр. д. Убивающий, закалывающий (животных), работающий на бойне, мясник.


Забыт м. I. 1) Биләү, 2) Үзләштерү; кулга; төшерү» 3) Кулга алу. 4) Басып алу, сугышып алу. 5) Буйсындыру. Каләмне забыт итеп вирдем.(Г. Тук.) . 6) Беркетмәгә теркәү, язып кую.

м. I. 1) Держание, удерживание, 2) Захват, ловля, схватывание, арест. 3) Усвоение, присвоение. 4) Занесение в книгу. 5.) Подчинение.


Забытнамә гф. ис. Беркетмә, протокол.

ар.-п. н. Протокол, акт.


Заваһир ис. Заһир-ның к.

сущ. мн. от заһир.


Завия ис. 1) Почмак. 2) Өй почмагы, бүлмә.

сущ. 1) У гол. 2) Угол, комната.


Загыф ис. Зәгыйфьлек, көчсезлек, хәлсезлек, дәрмансызлык.

сущ. Слабость, немощь, бессилие, тщедушие.


Зад* ис. Азык, ашамлык, ризык.

сущ. Пища, продукт, съестное.


Задә ф. ис. Ир бала (берәүнең улы); патша улы.

п. сущ. Сын, дитя; даревич, принц.


Задәкян ф. ис. Аксөяк, дворянин.

п. сущ. Дворянского происхождения, „белая кость", „Голубая кровь".


Заегат ф. ис. Заегъ-нең к.

сущ. мн. от заегъ.


Заегъ* сф. 1) Әрәм, файдасыз. 2) Югалган, әрәм булган, юкка чыккан, һәлак булган.

пр. д. 1. Потерянный, пропавший. 2. Потеря, утрата, гибель.


Заид сф. 1) Артык, арттырылган; артып калган. 2) Өстәлгән.

пр. д. 1) Лишний, излишний. 2) Добавочный.


Заика ис. 1) Тәм тату тойгысы. 2) Татып караучы.

сущ. 1) Чувстгю вкуса. 2) Вкушающий, снимающий пробу.


Заикъ I сф. Тәм тоючы, тәм тою сәләтенә ия булган кеше.

пр. д. Со вкусом, обладающий хорошим вкусом.


Заикъ II с. Тар, тыгыз.

прил. Тесный, узкий.


Заил с. 1) Бетә (юкка чыга) торган, югала торган. 2) Үтә (уза) торган. Яшьлек тиз заил була. 3) Үткән, булып узган. Мөхарәбәи заилдә батырлык күрсәткәннәр. (К. Нас.) 4) Язу. Акылдан заил булу — акылдан язу.

пр. д. 1) Захрдящий, исчезающий, перестающий, прекращающийся. 2) Преходящий, кратковременный. 3) Прошедший, исчезнувший. 4) Потерять рассудок.


Заир ф. Хәл белә килүче, күрергә килүче, күрешергә килүче. кайттым, үзем заирләр көтә башладым. (Ф. Әмир.)

пр. д. Посетитель, 2. Навещающий, наведывающий.


Зайг* ф. Югалту, әрәм итү, бушка уздыру.

сущ. Потеря, утрата; напрасная трата.


Зайичә ис. 1) Астрономик җәдвәлләр. Гыйльме нәҗүм үзрә зайичә тәхрир кылды. (К. Нас.) 2) Метрика таныклыгы.

п. сущ. Астрономические та блицы. 2) Метрическое свидетельство.


Зайк м. I. I) Тарлык, тыгызлык, кысылу. 2) Шик, шикләнү. Бу ни дигән, сүз?— дип зайк күрсәтте. (М. Гаф.)

м.1. 1) Узость, теснота; стеенение. 2) Сомнение.


Зайкыннәфес из. Сулыш тарлыгы, сулыш кысылу.

из. Стеснение дыхания.


Зайкылкальб из. Йөрәк кысылу.

из. Боль сердца.


Закир сф. 1) Телгә алучы, телгә алып сөйләүче, искә алучы. 2) дини Догалар укучы; алланы мактап зикер әйтүче.

пр. д. 1) Упоминающий, называющий, вспоминающий. 2) рел. Восхваляющий, славословящий (аллаха в своих молитвах).


Заликалм. Шул, теге

мест. Тот.


Залил с. Күләгәле, ышык, күләгәләнгән.

прил. Тенистый; затенённый.


Залим* сф. 1) Җәберләүче. 2) Мәрхәмәтсез, каты күңелле кеше. Бүген булды залимнәрнең йөзе кара. (М. Гаф.)

пр. д. 1) Несправедливый, жестокий. 2) Притеснитель, тиран.


Залима сф. Залим-ныңк. Сез рәисе залимани „Йолдыз"ә хибес иттеңез (Сез җәберләүчеләр башлыгын (төрек солтанын) „Йолдызага — сарай төрмәсенә ябып куйдыгыз.) (Г. Тук.)

сущ. мн. от залим.


Залиманә гф. р. Залимнәрчә, хаксызлык белән.

ар.-п. н. Жестоко, тиранически, несправедливо.


Залл сф. Бозык юлга керүче, азгын, бозык, начар.

пр. д. 1) Заблуждающийся, заблудившийся, сбившийся, сошедший с пути истинного. 2) Развращённый.


Заляль, заляләт м. I. Туры юлдан язу, начар юлга керү, ялгыш юлга керү; азгынлык. Һава (теләк) вә һәвәскә ияргән кеше заляләттәдер. (К. Нас.)

м. I. Заблуждение, ошиб-ка,отклонение от истинного пути.


Зам м. I. 1) Тоташтыру, берләштерү, кушу, өстәү, арттыру. Җөзә әүвәлләрени тәгъйин өчен зам кылыныр. (К. Нас.) 2) грам. Хәрефнең өтер белән укылуы.

м. I. 1) Прибавление, сложение, присоединение. 2) грам. Дамма (диакритический знак для звука о — ө).


Замане мазый ст. грам. Үткән заман.

сс. грам. Прошедшее время.


Замане мөзаригъ ст. грам. Хәзерге-киләчәк заман.

сс. грам. Настояще-будущее время.


Замане мөстәкъбәл ст. грам. Киләчәк заман.

сс. грам. Будущее время.


Замане халь ст. грам. Хәзерге заман.

сс. грам. Настоящее время.


Замани с. 1) Вакытлы. 2) Вакытлыча.

прил. 1) Временный. 2) Временно.


Заманә ис. кара: заман.

сущ. см. Заман.


Заманән р. 1) Вакыт-вакыт. 2) Хронологик рәвештә.

н. 1) По временам. 2) Хронологически.


Замимә ис. 1) Өстәмә, кушымта. 2) Китапның азагына өстәлгән өстәмә.

сущ. 1) Добавление, прибавка. 2) Дополнение (в конце кийги).


Замин сф. 1)Бер кешенең бурычын түләүне үз өстенә алучы, түләүче.

пр. д. 1. Ручающийся. 2. Поручитель.


Замир сф. 1) Эч, һәр әйбернең эчке ягы. 2) Йөрәк, вөҗдан. 3) грам. Алмашлык сүзләр; тартым һәм зат кушымчалары.

сущ. 1) Содержание. 2) Совесть. 3) Помыслы. 4) Смысл. 5) грам. Местоимение; притяжательиый и личный местоименный аффикс.


Замиры изафи ст. Исемнәрдә тартым кушымчасы.

сс. Притяжательный аффикс имен.


Замиры фигъли ст. Фигыльдә зат кушымчасы.

сс. Личный аффикс глагола.


Заммә ис. грам. Өтер (тартык авазның „ой яки „өй сузыгы белән укылырга тиешлеген күрсәтә торган диакритик билге).

сущ. грам. Дамма (диакритический знак, обозначающий звуки ө—о).


3ан ис. 1) Анык (ачык) булмаган, якынча? гына булган уй. Гайбем җиңел улыр зан кылмыш исә дә... (3. Биг.) 2) Берәр нәрсә турында шикләнеп карау. Хөсне зан— яхшы уйда булу, яхшы уй тоту.

сущ. грам. 1) Предлолюжение, мнение, мысль. 2) Сомнительное отношениеё к чему-либо.


3ани ис. сф. Уйнашчы ир.

пр. д. Развратник.


Зания ис. Уйнашчы хатын. Зани белән заниянең эшләрен дүрт кеше бердән күргән булырга тиеш. (М. Гаф.)

пр. д. Развратница.


Занун ис. Зан-ның к.

от зан.


Зар I ф. с. ис. 1. Тавыш белән елаучы, иңелдәп, үкереп елаучы. 2. Тавыш белән елау, иңелдәп, үкереп елау. 3. Дәрмансыз, көчсез, зәгыйфь.

п. сущ. прил. 1.1) чущий, рыдающий, вздыхающий. 2) Тощий, бессильный, слабый. 3) Ничтожный. 2. Плач, рыдание.


Зар II ф. кис. грам. Үзе кушылган исем белдергән әйбернең күп була торган урынын белдерүче кушымча („лык, сар" мәгънәсендә), мәс., гөлзар — чәчәклек.

п. част. грам. Суффикс, обозначающий место изобилия, напр., гөлзар — место, где много роз; цветник.


Зарар* ис. Зарар, зыян.

сущ. Повреждение, вред, потеря, убыток.


Зарафәт ис. 1) Үзен тотуда; кеше белән мөгамәләдә нәзакәтлек, тәрбиялелек, ягымлылык. 2) Сүздә, сөйләшүдә ягымлылык.

сущ. 1) Элегантнбсть, изящеетво, грация, хорошие манеры. 2) Нежность, утончённость. 3) Остроумие, юмор.


Зарб м. I. 1) Сугу, кыйнау, ору. 2) Акча сугу. 3) мат. Тапкырлау.

м. I. 1) Удар, избиение, 2) Чеканка, 3) мат. Умножение.


Зарбе мәсәл из. Күп очракта мисал итеп китерергә яраган сүз әйтү, гыйбрәтле кыска хикәя әйтү, мәкаль әйтү. „Йөргән таш шомарыр, яткан таш тутыгыр" гавам арасында зарбе мәсәлдер. (К. Нас.)

из. Употребление пословицы, поговорки, нравоучительной басни.


Зарбә ис. 1) Бәрү, бер сугу, кыйнау. Залим фәләкнең һәрбер зарбәсенә каршы, мин үз тарафымнан берәр химая итенү коралы уйлап чыгара торган идем.(Ф.Әмир.) 2) Бәхетсезлек. зыян.

сущ. 1) Удар. 2) Бедствие, несчастье.


Заргирьян ф. с. Акырып елаучы.

п. прил. Рыдающий, вопящий, плачущий навзрыд.


Зар-зар ф. р. Акырып, кычкырып-кычкырып (елау).

п. н. Навзрыд.


Зариб сф. 1) Сугучы, кыйнаучы, оручы. 2) мат. Тапкырлаучы.

пр. д 1) Наносящий удар, бьющий. 2) мат. Множитель.


Заригъ сф. Игенче.

пр. д Земледелец, пахарь.


Зари-зари ф. р. кара: зар-зар. Зара-зари еглады шәмче Гали. (Г. Тук.)

п. н. см. Зар-зар.


Зар-интизар гф. ст Елап көтеп тору.

сс. Рыдающий, вздыхающий в ожидании.


Зариф с. 1.) Ягымлы, нәзакәтле, чибәр. 2) Күңелне табарлык итеп ягымлы, сөйләүче кеше, оста сүзле кеше.

прил. 1) Красивый, элегантный. 2) Остроумный, красноречивый.


Зарифанә гф. р. Ягымлы итеп, ягымлылык белән; юаш (ягымлы) табигать белән; нәзакәт белән.

ар.-п. н. 1) Элегантно, красиво, изящно. 2) Остроумио, красноречиво.


Зарсәргәрдан ф. ст. Елый-елый баш әйләнү.

п. сс. Головная боль от того, что человек плакал.


Зарур* с. Тиеш, кирәк, тиешле, кирәкле, чарасыз, котылгысыз.

прил. Необходимый, нужный, обязательный. 2. Необходимо, нужно, обязательно.


Зарури с. 1) кара: зарур. 2) Булмый калуы мөмкин булмаган, бик кирәкле, котылгысыз.

прил. см. Зарур. 2) Самый (крайне) необходимый.


Заруриять, зарурәт ис. Чарасызлык, котылгысызлык, ирексезлек, үтә кирәклек, мохтаҗлык. Менә зарур эт буенча алган кисәкләрне ашаттым. (М. Гаф.)

сущ. Необходимость, крайность; неизбежность, нужда.


Зарф ис. 1) Савыт. 2) Футляр. 3) Конверг.4) Дәвам, эч. Ике атна зарфында. 5) Шарт. 6) грам. Рәвеш. Зарфе заман — вакыт рәвеше. Зарфе мәкян — урын рәвеше.

сущ. 1) Сосуд. 2) Футляр. 3) Конверт. 4) Продолжение. 5) Обстоятельство, условие. 6) грам. Наречие.


Зарәбә ис. кара: зарбә.

сущ. см. Зарбә.


Зат алм. 1) За-ның мнс. 2) Әйбер, нәрсә. 3) Шәхес, аерым кеше. Мәхәббәт орлыгын чүпли әтәч кебек усал затлар. (М. Гаф.) 4) Яратылыш, нигез, үзлек.

мест. 1) жен. от За. 2> Вещь, предмет. 3) Личность, особа, субъект. 4) Сущность, суть, существо.


Зате галиф. из. Югары дәрәҗәле, яратылышы югары булган, аксөяк.

п. из. Знатный, знатного происхождения.


Зате пакь гф. ис. Алла. Һәм тәбәррекләп боларны (шайтан сакалын) зате пакь алды бер кодрәт кулы серләп сыйпап. (Ш. Баб.)

ар.-п. сущ Аллах.


Зати с. 1) Зат(ка бәйләнешле), 2) Яратылышына бәйләнешле, табигый. Яз башында агачларның яфрак яруы зати бер халәттер.

прил. 1) Личный, персональный. 2) Естественный, обусловленный самой природой.


Затән р. 1) Нигездә, төптә, яратылышта. Затән моның Зыяга кирәге дә юк. (Г. Ибр.) 2) Үзе.

н. 1) По природе, в сущности. 2) Лично, сам (сама).


Зафәр ис.Өстен булу, өстенлек табу, җиңеп чыгу, теләккә ирешү. Җөрьәт дигән нәрсә әсбабы зафәрдәндер. (К. Нас.)

сущ. Победа, успех, достижение цели.


Зафәриять ис.Өстен чыгучылык, җиңеп чыгучылык, теләккә ирешүчелек.

сущ. Победоностность, успешность.


Зафәръяб ф. с. кара: зофыръяб.

п. прил. см. Зофырьяб.


Захик сф. Көлүче.

пр. д. Смеющийся.


Захикән р. Көлеп, көлгән хәлдә.

н. Смехом, в шутку, смеясь.


Заһиб сф. Йөрүче, баручы, китүче

пр. д. Идущий, уходящий, исчезающий.


Заһид ис. дини Дөнья эшләреннән ваз кичеп, гыйбадәт белән генә шөгыльләнүче ир кеше, монах. Таза бер мужик чаклы эш эшли... чын бер заһид кадәрле динен, гыйбадәтен үти иде. (Г. Ибр.)

сущ. рел. 1. Монах, отшельник, 2. Набожный; отрекшийся от мира сего.


3аһидә ис. Дөнья эшләреннән ваз кичеп, гыйбадәт белән шөгыльләнүче хатын кеше, монах хатын.

сущ. жен. 1. Монахиня. 2. Набожная.


3аһир I сф. 1. 1) Ачык булучы, күренеп торучы. 2) Ачык билгеле, күренеп торган. Гайбенә күз салма дустым гыйсмәте мәнзур имәс, гаибе заһир улса — улсын, гаибе мәзъһәр улмасын. (Ак.) 2. Тыш, тышкы күренеш.

пр. д. 1. 1) Ясный, явный, очевидный, видимый. 2) Наружный, внешний. 2. Внешность, внешняя сторона.


Заһир II с.1) Ярдәмче, булышчы. 2) Берәүне үз карамагына алучы.

прил. 1) Помощник, пособник. 2) Покровитель.


Заһир III сф. 1) Якты нур чәчүче, ялтырап тора торган. 2) Бик матур.

пр. д. 1) Блестящий, яркий. 2) Цветущий, прекрасный.


Заһири с. Тышкы, тыштагы, күренеп торган, тышкы якка караган, тышкы күренешкә бәйләнешле). Бу, икенчедән, мәйданга заһири шатлык бирә. (Г. Ибр.)

прил. Внешний; видимый; очевидный.


Заһирән р. 1) Тыштан, тыштан караганда. Инсан улан өстенә таш төшсә дә хәүф итмәсен, батыйнән хәүф итсә итсен, заһирән белгертмәсен. (М. Гаф.) 2) Ачыктан-ачык.

н. 1) Внешне, снаружи. 2) Явно, очевидно.


Заһыр ис. 1) Арка. 2) Әйбернең өске ягы.

сущ. 1) Спина. 2) Поверхность.


Заһыри с. 1) Аркадагы. 2) Өстәге, өске як(ка бәйләнешле). 3) Арт яктагы.

прил. 1) Относящийся к спине. 2) Поверхностный. 3) Тыльный, задний.

 


Өскә
А Б В Г Д =>Зa<= Зи Зо Зу Зы Зә Зө Зү И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ